Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Мин әле кызлар кебек

    Шушы көннәрдә 100 яшен тутырган Хәдичә әби ХӘЛИУЛЛИНА әнә шулай дип көлдереп каршы алды безне. Күз генә тимәсен үзенә. Аның барыбызны да үз авызына каратып сөйләү осталыгына да, юмор хисенә дә, күзлексез дини китаплар укуына да, хәтеренең яхшылыгына да таң калып утырдык. Моннан 70-80 ел элек булган вакыйгалар бүгенгедәй исендә...

    Шушы көннәрдә 100 яшен тутырган Хәдичә әби ХӘЛИУЛЛИНА әнә шулай дип көлдереп каршы алды безне. Күз генә тимәсен үзенә. Аның барыбызны да үз авызына каратып сөйләү осталыгына да, юмор хисенә дә, күзлексез дини китаплар укуына да, хәтеренең яхшылыгына да таң калып утырдык. Моннан 70-80 ел элек булган вакыйгалар бүгенгедәй исендә аның.
    Бу якты дөньяда бер гасыр гомер кичергән әбине тәбрикләргә, аңа Россия Президенты Владимир Путинның да котлавын җиткерергә юбиляр янына район башлыгы Фәрит Габбасов үзе килде. Хәдичә әби белән аның авыр да, катлаулы да тормыш юлларын искә алып чын күңелдән сөйләшеп утырганнан соң, Фәрит Гарифович күңелендәгесен яшерә алмыйча: "Күз генә тимәсен, бер дә 100 яшьлек әбигә охшамагансыз. Югыйсә, балачактан ук нинди авыр гомер юлы узгансыз, газиз балагызны югалту хәсрәтен дә кичергәнсез. Ә шулай да бер дә бирешмәгәнсез. Озак яшәвегезнең сере нәрсәдә?" - дип сорамый кала алмады. Юбиляр исә: "Нинди әби булыйм әле мин?! Мин әле кызлар кебек! Башкаларга да Хәдичә апа дип әйтергә кушам, оныкларым да "дәү әни", диләр, - дип көлдереп алды. - Ә озак яшәвемнең серен үз гомеремдә дару эчмәүдә дип саныйм. Сез менә башыгыз авыртса да тизрәк даруга тотынасыз. Бер җирегезгә дару булса, икенче җирегезгә агу бит ул. Мин менә хәзер дә баш авырта башласа, куе итеп биш стакан кайнар чәй эчәм дә ятып торам. Бал белән эчкән мәтрүшкәле чәйдән дә бик файда күрәм. Үз гомеремдә дару сатып алганым булмады. Кулым сынып, бүлнистә ятканда да биргән даруларын эчмәдем, ташлап бардым. Беркайчан да колбаса, маргарин ашаганым булмады. Маргаринны камырга да салмадым. Гомер буе сыер тоттык, сыер туендырды безне", - дип Хәдичә апа тагын бер тапкыр шаккатырды безне. Аның сүзләренә өстәп, Фәрит Габбасов: "Олыгайган көнегездә яхшы тәрбия булганга, кадер-хөрмәттә яшәгәнгә дә 100 яшькә җиткәнсез, Хәдичә апа", - дигәч, юбилярыбыз бик озаклап кызы Гөлсирә белән кияве Дилүсне мактап туялмады. "Күпләр үз улларыннан да бу кадәр кадер-хөрмәт күрмидер. Киявем кызыма караганда да әйбәтрәк. Минем кияү - ми-ро-вой! Аннан соң ул бөтен яктан да 64 яшендә үлгән олы улыма охшаган. Шуңа да үз улым кебек яратам Дилүс киявемне", - диде.
    ...Хәдичә апаның безнең районга күчеп килүенә әле алты ел гына. Тумышы белән Сарман якларыннан ул. Өч яшендә әнисез кала. Үги әнинең каты кулы астында үскән кызга иркәләү-назлау да, мәктәптә уку да насыйп булмый. Бик тә укырга теләгән кыз үзлегеннән гарәпчә дә, латинча да, соңрак хәзерге язуны да өйрәнә. Казанга китеп, уку яки эшкә керү теләге дә көчле була аның. Олы юлга чыгу өчен акча эшләү ысулын да таба бу үткен кыз. Авылдагы җиткән кызларга егетләренә бүләк итү өчен тәмәке янчыклары, кулъяулыклар, бирнәгә мендәр тышлары, эскәтерләр, сөлгеләр чигә һәм шуның белән бераз юллык акча эшли. Аннан Казан тормышы башлана. Тегү фабрикасында эшләп, үз көнен үзе күрә башлаган кызга әти-әнисез калып, әби-бабай тәрбиясендә үскән Әлки егете Әсәдулланың күзе төшә. Ике ятим гаилә корып, нәниләре туганга сөенеп, бераз тернәкләнеп кенә яши башлаганда сугыш башлана. Яшь ир фронтка китә. Ни кызганыч, Хәдичәнең беренче баласының гомере кыска була. Үзе генә калган киленнәрен Әсәдулланың әбисе белән бабасы үзләре янына - Әлки районы Карамалы авылына чакыралар. Менә шуннан бу авылда төпләнеп кала да инде ул. Һәр эшкә кулы ята торган, тырыш, уңган киленне бик тиз яраталар авылда. Иренең каты яраланып, Горькийда госпитальдә ятуы турында хәбәр алгач та Хәдичә җыенып, юлга чыгып китә. Кайда җәүяләп, кайда атка утырып, кайда паром белән барып, тәки ирен эзләп таба. Үлгән дип моргка чыгарып куйган җиреннән кемдер исәнлеген сизеп, кире палатага алып кереп куйганнан соң әкрен генә күзләрен ача башлаган ире, хатынын күреп, өнсез кала...
    Әсәдулла ага сугыштан исән-сау кайтып, 58 ел парлы гомер кичерәләр. Хәдичә апа колхозда төрле эшләрдә эшли. Зирәклеге, үҗәтлеге, уңганлыгы, шаян сүзгә осталыгы, кирәк чакта усал да, кырыс та була белүе белән ул Карамалыда олысының-кечесенең ихтирамын казана. Ил-көнгә лаек 4 бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгаралар. Әлкидә социаль тармакта җавалы урыннарда эшләгән Ринатларын гына каты авыру вакытсыз алып китә. Ришатлары Әлкидә озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән. Ә менә Гөлсирәләре бәхетен безнең районда таба. Иж-Бәйки егете Дилүс Камалетдинов колхозга бәрәңге җыярга килгән студент кызга бер күрүдә гашыйк була. Шулай итеп, мишәр кызы безнең якларда төпләнеп кала һәм ул гомере буе районга намус белән хезмәт итте. Хәдичә апа бүген менә шушы кызы-кияве тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. 6 яшеннән әтисе белән ураза тоткан, биш вакыт намазын калдырмаган бик дини карчык ул. Безне озатканда "101 яшемә килергә онытмагыз. Үзем әзерләнеп көтеп торырмын", дип калды Хәдичә апа. Ходай 101, 102 һәм аннан соң да гомер бәйрәмнәрегезне балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә каршыларга язсын Сезгә, Хәдичә апа!
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: