Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мин – иң бай карчык

"Тәгәрәткән бәрәңгедәй тәгәрәп үстек без дә". Бу җыр сүзләре Хәтимә апаның сигез баласы турында язылган кебек. "Мин - авылда иң бай карчык", - ди ул, газизләре белән горурланып. Имче әбинең файдасы тиде Хан сарайларында алтын-көмешкә күмелеп яшәмәсәм дә, миннән дә бай кеше юк кебек тоела. Картлыгыңда менә шул балаларыңның кадерен,...

"Тәгәрәткән бәрәңгедәй тәгәрәп үстек без дә". Бу җыр сүзләре Хәтимә апаның сигез баласы турында язылган кебек. "Мин - авылда иң бай карчык", - ди ул, газизләре белән горурланып.
Имче әбинең файдасы тиде
Хан сарайларында алтын-көмешкә күмелеп яшәмәсәм дә, миннән дә бай кеше юк кебек тоела. Картлыгыңда менә шул балаларыңның кадерен, ярдәмен тоеп яшәүдән дә олырак бәхет юктыр ул, - ди Нарат авылында яшәп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Хәтимә апа Хөснетдинова.
Шул юклык заманында да сигез бала табарга ничек җөрьәт иттегез? - дип сорамый кала алмадым.
И-и, кызым, һәр бала үз ризыгы белән туа ул. Серемне чишим инде. Кияүгә чыккач, озак вакыт балабыз булмады. Иремә күрсәтми генә елаганда: "Күпме була, барысын да табар идем", - дип Ходайга ялвардым. Элек авылларда имче әбиләр була иде бит. Рәхмәт яусын, менә шул имче әбекәйнең файдасы тиде. Дүрт малай, дүрт кыз бүләк итте миңа Ходай, - ди Хәтимә апа.
Без сигез бала булсак та бер дә ач үсмәдек. Әни өйдә колхозга, урманчыларга ипи пешерә иде. Иртәнге өчләрдә торып, без мәктәпкә киткәнче шәңгә, аннан соң көнгә өчәр тапкыр мичкә ягып ипи пешерүләре бүгенгедәй күз алдымда. Шул кайнар шәңгәне сыер маена манып ашауның тәмлелеген белсәгез иде сез... Әнкәй менә шулай сигезебезне дә иртән үк кайнар шәңгә белән сыйлап мәктәпкә озата иде, - дип әңгәмәгә кушылды Сарапулдан Хәтимә апаның юбилеена әзерләнергә кайткан кызы Роза.
Ул безгә ишле гаиләнең бик күңелле чакларын искә алып та сөйләде. Әгерҗедән урманга эшкә килгән эшчеләр бик еш шушы ишле гаиләдә тукталалар. Нәкъ җырдагыча, тәгәрәткән бәрәңгедәй идәндә тәгәрәшеп үсәләр Садыйк ага белән Хәтимә апаның балалары. Малайлары җәй буе печәнлектә йоклыйлар. Җиләк исе аңкып торган хуш исле печәнлектә йоклауларның рәхәтлеген ул заман балалары гына беләдер.
Гомумән, Хөснетдиновлар йортыннан көне буе кеше өзелеп тормый. Элек авылда сепаратор берничә генә йортта гына иде. Хәтимә апаларга да күрше-күлән хатыннар сөт аертырга җыелалар. Үзләренең дә абзар тулы мал-туар була. Балалар мәктәптән кайткач, йорт эшләренә чумып, бик тырыш булып, эшкә өйрәнеп үсәләр.
Вәгазь укып түгел, эш белән тәрбияләдек ул-кызларыбызны. Йортта һәрберсенең билгеләнгән эше бар иде. Аларга әйтеп тору булмады, үзләре белеп эшләделәр. Балаларымны чиста йөртергә, аларны кечкенәдән пөхтәлеккә өйрәтергә тырыштым. Һәр кичне мунча ягып, төнлә киемнәрен юып куя идем, - дип искә ала Хәтимә апа.
Сабырлык бир, Ходаем, бу Анага
Шөкер, менә шундый тәрбиянең җимешләре дә сөенечле. Кайсына гына барса да, өрмәгән урынга да утыртмыйлар әниләрен. Тик менә ике улының яшьли мәңгелеккә китүләре генә гомерлек йөрәк ярасы инде Хәтимә апаның.
21 яшьлек улы Рафисның Әфган җирендә гомере өзелү хәсрәте генә җитмәгән, моннан өч ел элек 56 яшендә Сәетҗанының да китеп баруы ана йөрәген ничек телгәләмәсен инде...
- Бу югалтуларга ничек йөрәгем чыдый икән дип аптырыйм инде кайчакта. Киленем белән оныгым доктор минем. Менә шулар гел карап, дәвалап тормасалар, туксанга да җитмәгән булыр идем. Авылыбыз башлыгы Фәнис юбилеең белән котларга "глава" килә дигәч ышанмаган идем. Шундый олы кешенең үзе килеп котлавына ничек сөенмисең инде, - диде юбиляр әбиебез район башлыгы Валерий Макаров һәм башка кунаклар ишектә күренгәч. "Хәрби туганлык" оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе егетләре Илфат Ямалиев белән әфганчы Әнвәр Шәрәфиев мәрхүм әфганчы Рафисның әнисен бер дә онытмыйлар. Ел саен күчтәнәчләр белән килеп хәл-әхвәлен белешеп торалар. Менә бу юлы да алар батыр дусларының әнисен бик зурладылар.
И-и, бу кадәр җылы котлауларыгыздан, теләкләрегездән соң тагын да яшиселәр килеп китте бит әле, балакайларым. Үзегезнең дә йөргән юлларыгыз гел уң булсын, - дип капка төбенә кадәр чыгып озатып калды безне юбилярыбыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев