Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мин – күрәзәче түгел

    Аның янына нинди генә язмышлы кешеләр кайлардан гына ярдәм сорап килмиләр?! Кырынды авылында яшәүче 81 яшәлек Кадерниса әби Әхмәтшина-Гайфуллинаның даны хәзер Әгерҗе районына гына түгел, күрше Удмуртиягә дә таралды. - Мине кайберәүләр күрәзәче, хәтта сихерче, бозымчы дип тә йөртәләр икән. Ләкин бу сүзләр миңа һич тә туры килми. Мин гомумән...

    Аның янына нинди генә язмышлы кешеләр кайлардан гына ярдәм сорап килмиләр?! Кырынды авылында яшәүче 81 яшәлек Кадерниса әби Әхмәтшина-Гайфуллинаның даны хәзер Әгерҗе районына гына түгел, күрше Удмуртиягә дә таралды.
    - Мине кайберәүләр күрәзәче, хәтта сихерче, бозымчы дип тә йөртәләр икән. Ләкин бу сүзләр миңа һич тә туры килми. Мин гомумән сихер белән шөгыльләнмим, Аллам сакласын. Күрәзәчелек тә итмим. Миңа Ходай фәкать тумыштан башкалар белми торганны белү сәләте биргән. Мин Аллаһы Тәгалә түгел, бөтен нәрсәне фәкать Ул гына белә. Ә мин аның колы һәм үземне аның ярдәме белән белүче дип йөртәм, -дип башлады сүзен Кадерниса әби.
    81 яшенә кадәр нишләп бу әби турында районда белүче булмады соң диярсез. Бу сорауга ачыклык кертү өчен сүземне ерактанрак башлыйм әле.
    Кадерниса апа Кырынды авылында Шакирҗан ага һәм Гөлзифа апаның сигез балалы ишле гаиләсендә дөньяга килгән. Ижауда фрезеровщик-слесарь һөнәрен үзләштереп, заводта эшләгән. Ул заманнарда бәхет эзләп бик күп татарлар Урта Азия ягына чыгып китәләр. Кадерниса да 20 яшендә бер туганына ияреп Ташкентка китә.
    - Чыннан да бәхетемне шунда таптым. Партия мәктәбен тәмамладым, читтән торып педагогия институтына укырга кердем. Дин юлына басып, данлыклы Бохара мәдрәсәсендә укыдым. Башкорт егетенә кияүгә чыктым. Тик гаилә тормышыбыз гына кыскарак булды, иремнең гомере яшьли өзелде. Озак еллар заводта техника куркынычсызлыгы буенча инҗенер булып эшләдем, - дип хәтер йомгагын сүтә башлады Кадерниса әби.
    Гомеренең 55 елы Ташкентта уза аның. Олыгая барган саен күңеле туган якларга тарта. Кырындыдагы Нәзифа апасын паралич сугып, урын өстенә егылгач, Кадерниса апа, бар мал-мөлкәтен кызына калдырып, туганын тәрбия кылырга авылга кайта.
    - Россия гражданлыгы алганчы дүрт ел пенсиясез яшәргә туры килде. Паспорт өстәле начальнигы Елена Шадринага рәхмәт, документлар артыннан йөргәндә ул бик булышты. Аннан соң мәрхәмәтле күршеләремә, авылдашларыма рәхмәт. Бигрәк тә Суфия, Рәйсә-Мөбин, Мәгъфия, Салисә, Светлана, Фәрдәниянең изгелекләрен гомергә онытасым юк. Барысы да бик ярдәм иттеләр, дүрт ел пенсия алмасам да бернигә йөдәмәдем. Дүрт ел урындагы апамны тәрбия кылдым, аның хәер-догасын алып калдым, - ди Кадерниса әби. Ул социаль хезмәткәр Зөлфия Закировага да бик рәхмәтле.
    Дин юлындагы Ак әбине Кырындыда гына түгел, күрше-тирә авылларга да дини ашларга чакыралар, атнакич-җомга көннәрендә кемнәр генә сәдака китерми аңа... Ак яулыклы, сөйкемле йөзле, йомшак тавышлы Кадерниса әби мәрхүм якыннарың рухына дога кылганда күңелгә шундый рәхәтлек иңә. Аның ихластан сөйләшүе, кайгы-хәсрәтеңне аңлавы, киңәшләре белән булса да ярдәм итәргә тырышуы авыр хәләтеңне җиңеләйтеп җибәргәндәй була. Өлкән яшьтә булса да, Кадерниса әбинең берничә ел элек туганының улы Сашаны 11 яшендә үзенә тәрбиягә алуы да аның изге күңелле булуы турында сөйли. Малайга аның тәрбиясе бик нык йогынты ясый.
    - Саша Кырынды мәчетендә дин сабагы алды, минем белән бергә намазга басты, бик әдәпле, тырыш, хәзер машинист ярдәмчесенә укый. Җәен басуда җиләк җыеп-сатып үзенә кием-салымга акча эшли, миңа да йорт эшләрендә бик булыша, - дип сөенә Кадерниса әби.
    Кызыклы әңгәмәдәшемнән халык арасында ничек танылуы, аны хәзер Удмуртиядән дә, Чаллыдан да эзләп килүләренең сәбәбен сорамый кала алмадым.
    - Бер елны авылда тәрбиягә бала алган гаиләдәге малай югалды. Миңа килделәр. Малаегызны Чаллыдан эзләгез, дидем. Шулай булып чыкты да, малай табылды. Икенче тапкыр урманга киткән малайларны табарга булыш әле, әбекәй, дип килделәр. Алар адашканнар, туңганнар, су агымына таба барыгыз, шунда булырлар дидем. Сүзләрем хак булып, малайлар табылгач, үзем дә сөендем. Шул хәлләрдән соң халык бик еш килә башлады миңа. Беркемне дә чакырып китермим, реклама таратмыйм. Ярдәм сорап килгән кешенең күңелен булса да тынычландырып җибәрергә тырышам. Беркемнән дә бер тиен дә акча сораганым юк. Сәдака бирсәләр, чын күңелемнән дога кылам. "Сабыемны өшкерүегезнең файдасы булды", дип рәхмәт әйтсәләр, үзем дә шатланам, - ди әңгәмәдәшем.
    Кадерниса әби бик еш кына иремнең сөяркәсе бармы, булса, аңа бозым ясагыз әле дип килүчеләрне ачуланып чыгарып җибәрүен дә яшерми.
    - Мин, гомумән, бозым белән шөгыльләнмим. Моңа кулым да , телем дә бармый. Мин аның нәрсә икәнен үзем дә белмим. Мөрәҗәгать иткән кешеләр арасында беркем дә бу әби миңа бозым ясап бирде димәс, Аллам сакласын. Минем өемә килеп бозым дигән сүзне авызыгыздан да чыгармагыз. Андый начар ният белән килүчеләргә капкам ябык минем, - ди әбекәй. Саубуллашканда Кадерниса әби үзенең күрәзәче дә, сихерче дә түгеллеген кат-кат кабатлады.
    - Бу сүзләрне әйтеп мине рәнҗетмәсеннәр иде. Мин гомерем буе кешеләргә фәкать яхшылык кылырга тырышып яшәдем. Хәзер дә фәкать белгәнемне генә әйтәм. Файдам тисә, ихлас сөенәм, - диде ул.
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: