Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мин әле оныкларыма кирәк

"2015 истәлекле бәйрәмнәр елы булып күңелдә калыр. Ходай насыйп иткәч 90 яшьлек бик олы юбилеема да килеп җиттем. Тиздән Җиңүнең 70 еллыгы. Җиңүне якынайтуга без дә бик зур өлеш керттек бит. Тылда эшләгәннәргә дә һәйкәл куярлык", - ди 56 ел Үтәгәндә яшәгән, хәзер гомер көзен Әгерҗедә уздыручы Гәүһәрия апа СИБГАТУЛЛИНА....

"2015 истәлекле бәйрәмнәр елы булып күңелдә калыр. Ходай насыйп иткәч 90 яшьлек бик олы юбилеема да килеп җиттем. Тиздән Җиңүнең 70 еллыгы. Җиңүне якынайтуга без дә бик зур өлеш керттек бит. Тылда эшләгәннәргә дә һәйкәл куярлык", - ди 56 ел Үтәгәндә яшәгән, хәзер гомер көзен Әгерҗедә уздыручы Гәүһәрия апа СИБГАТУЛЛИНА.
1943 ел. Җир-Ана кардан ачылып килә, инде язгы чәчүгә дә төшәр вакыт җитә. Ындыр табагында күптән инде чәчүлек орлыклар әзерләп куелган. Әнә, 19 яшьлек бригадир кыз Гәүһәрия атын җигеп чәчүлек җирләрен карап йөри. "Әһә, бу тирәдә җир җылынып килә, иртәгә үк басуга чыгарга була", дип уйлап, сөенеп кайтып китә. Икенче көнне авылда калган ир-атлар, хатын-кызлар басуга ашлык чәчәргә чыгалар.
- Ул елны солыдан бик күп уңыш алдык, - дип хатирәләргә бирелә Гәүһәрия апа. - Минем агрономлыкка укуым да ярдәм итми калмагандыр. Көн-төн хезмәт куюның да нәтиҗәсе булды. Аннан сугыш елларында халыкның бердәмлеге соң... Тәүлекнең кайсы вакытында эшкә чакырсаң да, беркемнең дә каршы килгәне булмады бит.
Аннан соң Комсомолка урманнарын иңләп-буйлап йөрү... Кышкы ачы салкыннарда агач кисүдә эшләүләрне, урманнан Девәтернәдә яшәгән хуҗабикәгә утын күтәреп кайтуларны ничек онытасың?!
- Илгә килгән кайгыны бергәләп күтәреп була, ә менә ялгыз башка килгән кайгыга ничек чыдарга? Ике улым бик яшьли гүр ияләре булдылар, бер кызым хәбәрсез югалды. Әле ярый, гомер көземдә таянычым Земфирам бар, - ди ул.
Сугыштан яраланып кайткан Габдрахманы белән бик матур яшиләр. Дүрт балага гомер бүләк итәләр. Ире Иске Эсләктә сельпо рәисе булып эшли, Гәүһәрия сәүдә системасында да хезмәт куя, берара җыештыручы булып та эшли. Тырыш гаиләнең хуҗалыгы да нык була.
1980 елда Габдрахман абыйны Әгерҗегә хәзерләүләр конторасына директор итеп билгеләгәч шәһәргә күченәләр. Райпо фатир бирә. Авылдан килгән гаиләгә шәһәр тормышына ияләшү бик җиңел булмый. 35 ел узса да, Гәүһәрия апа туган Үтәгәнен, авылдашларын сагынып яши.
- Ике ел кайткан юк инде авылга. Минем кебекләр дә бик аз калгандыр инде Үтәгәндә. Әмма кайтып авыл урамнарын бер әйләнеп килсәм, кордашлар белән очрашсам, сагынуларым бераз басылыр иде, - ди ул.
Әле Гәүһәрия апага күз тимәсен. Кибетләргә үзе чыгып йөри. Юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевны, райпо хезмәткәрләрен, күршеләрен якын туганнарыдай каршы алды.
- Бу кадәр зурлауга ничек сөенмисең инде... Путин үзе котлап открытка җибәргән бит хәтта, - диде ул.
Ул арада юбилярны кызы Земфираның өч сабые урап алды.
- Әби, без дә сине котлыйбыз. Син безгә бик кирәк, берүк, яшә генә әле, авырма, - дигәч, Гәүһәрия апаның күзләре яшьләнде.
Ул үзе дә шушы балаларның бераз үсүен генә күрсәм ярар иде дип тели.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев