Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Мин – табигать баласы

    Ул кечкенәдән гөлләр үстерергә ярата. Хәзер дә бакчалары иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Әле шушы көннәрдә генә 50 яшьлек юбилее уңаеннан да кочак-кочак гөл-чәчәкләр бүләк иткәннәр аңа. "Миңа башка бүләк кирәкми дә. Мин - табигать баласы", - ди Гөлнар СӘЛӘХИЕВА. Туган ягым - гөлләр иле.... Туган...

    Ул кечкенәдән гөлләр үстерергә ярата. Хәзер дә бакчалары иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Әле шушы көннәрдә генә 50 яшьлек юбилее уңаеннан да кочак-кочак гөл-чәчәкләр бүләк иткәннәр аңа. "Миңа башка бүләк кирәкми дә. Мин - табигать баласы", - ди Гөлнар СӘЛӘХИЕВА.
    Туган ягым - гөлләр иле....

    Туган авылы Исәнбайда укыганда ук мәктәп яны бакчасында эшләргә, бигрәк тә гөлләр үстерергә ярата ул. "География, биология, хезмәт укытучыларбыз Лилия апа Шәрәфиева, Гөлфидә апа Закирова, Рәшидә апа Сираева ярдәме белән бакчада эшләүнең бик күп серләренә төшендем. Хәзер дә рәхмәтле мин бу укытучыларыма", - ди Гөлнар ханым. Мәктәптән кайткач, үз йортларын, бакчаларын гөл-чәчәкләр иленә әйләндерү белән мәш килә кыз. "Әнием Фәридә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, аннан озак еллар уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Әтием Нәҗип 25 елдан артык участок милиционеры булды. Аларның өйгә кайтып керергә дә вакытлары юк иде. Ә мин моңа сөенә генә идем. Чөнки, беренчедән, бакчада эшләү миңа рәхәтлек бирә, икенчедән, үземне әти-әниемнең олы ярдәмчесе итеп тоя идем", - дип сөйли ул. Мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга дигән сорау борчымый кызны: әнисе - Халык мәгарифе отличнигы, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры үрнәгендә укытучы булырга карар кыла. "Кайсы фән укытучысы?" дигән сорауга да кечкенәдән табигать серләре белән кызыксынган кызның җавабы әзер була, география һәм биология фәннәре укытучысы. "Казан дәүләт педагогика институтында укыганда шушы һөнәрне сайлап ялгышмаганыма тагын бер кат инандым. Җәй көннәрендә Казанга Красный бор аша метеор белән йөрдек. Каманың, су буйларының гүзәллеге мине әсирләндерә иде. Ә укыганда кайларда гына практикада булмадык: Казан тирәсендәге бөтен районнарда, Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә... Һәр төбәкнең табигать серләрен өйрәнү мине табигать-анабызга якынайтты гына", - ди ул.
    Бәхетемне Кодашта таптым
    Югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә барыр өчен Салагыш һәм Кодаш мәктәпләрен тәкъдим итәләр. "Район үзәгенә якын дип, мин Кодашны сайладым. Мәгариф бүлегендәге белгечләрне "Минем анда егетем бар" дип алдарга туры килде", - ди Гөлнар, елмаеп. Бу вакытта насыйп ярын нәкъ менә биредә очратачагын уйламагындыр да яшь кыз. Сәүдә апа һәм Илдархан абыйларга фатирга урнашкан чибәр, тыйнак, мөлаем кызга "Алга" колхозына инженер-механик булып кайткан шушы авыл егете Фирдәвес күз салып куя. Бер ел очрашып йөргәннән соң яшьләр бергә булырга карар кылалар. Менә 26 ел шатлыгын-борчуын уртак итеп, иңне-иңгә куеп атлыйлар алар. Мәхәббәт җимешләре Марат белән Алсу инде үсеп буйга җиткәннәр. Марат Әгерҗе электр челтәрендә инженер булып эшли, Алсу - Казан финанс-икътисад институты студенты.
    "Тормышымнан канәгать мин. Бары бер яклап кына күңелем китек", - ди Гөлнар Нәҗиповна. Балалар аз булу сәбәпле, 2006 елда Кодаш урта мәктәбе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Ә җитәкчелек итү нәкъ менә аңа тапшырыла. "Мәктәбемдә калсам да, инде яраткан фәннәремне укыта алмау күңелемә бик авыр тәэсир итте. Баштагы елларда башка мәктәпләрдә белем бирүче биология, география укытучыларын - ничә еллар тәҗрибә уртаклашып эшләгән хезмәттәшләремне күрсәм, күзләремә яшьләр килә иде. Мөмкинлек булса, әле хәзер дә шушы фәннәрне укытыр идем", - ди ул, уфтанып. Хәер, кечкенә сабыйларны да табигатькә якынайту җаен таба ул: мәктәп яны участогында бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер, кыяр, помидор үстерәләр. Балалар белән бергәләп табигать кочагына чыгалар.
    Гөлнар үзе дә урманда, басу-кырларда йөрергә ярата. "Җиләк, гөмбә җыяр вакытларны көтеп алам. Кайчак берни җыймыйча урманда табигать матурлыгына сокланып, уйланып йөрим. Бигрәк матур бит безнең як табигате", - дип сөйли ул, хозурланып. Гаиләләре белән дә табигать кочагында еш булалар: кышын җәмәгате белән бергәләп чаңгыда йөриләр, җәен палаткалар белән Иж, Кама буена ял итәргә чыгалар. "Төнге табигатьнең серлелеген сүзләр белән аңлатып булмый, аны тоярга, күрергә кирәк", - ди ул. Ә үзе, табигатьнең бер генә гүзәл мизгелен дә күз уңыннан ычкындырмас өчен, кулына бик еш фотоаппаратын ала. Әнә, сарайларына оялаган карлыгачларны, алар кошчык чыгарган мизгелдән алып очырганчыга кадәр ничә тапкыр фотога төшергән. Әнә, күптән түгел генә алар йорты янына кунак булып килгән тукран... Алар йортындагы фотоальбомнар да, компьютер да табигать күренешеләрен тасвирлаган фотолар белән тулган. Менә шулай, кайбер кешегә бик гади кебек тоелган күренешләрдән дә кабатланмас гүзәллек таба белә ул. Һәм бу аңа әйтеп бетергесез ләззәт, рәхәтлек бирә.
    "40 яшем тулган көнгә бакчабыздан 40 төрле чәчәк өзеп бүләк иткәч, бу матурлыкка мин "телсез" калдым", - ди ире Фирдәвес абый. Ә Гөлнар ханымның яраткан чәчәкләре - ромашкалар. Бу да юкка гына түгелдер. Аның үзе кебек гади, серле, яктылык, иркенлек, кояш яратучы, ак-пакь чәчәкләр бит алар....
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: