Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Мировой“ карчык

    "Безнең әни яшьрәк чакта да, хәзер дә күңеле белән коммунист булып калды. Аңа каршы сүз әйтү, ул кушканны үтәми калу, гомумән, ул дигәнчә эшләмәү безгә хас түгел", - ди 95 яшьлек каенанасы Зифа ГАЛИМБАЕВАны тәрбияләүче Дилбәрия ханым. Килененең сүзләренә җавап итеп: - Безне тормыш шулай өйрәтте. Авызыбыз тулы кара кан...

    "Безнең әни яшьрәк чакта да, хәзер дә күңеле белән коммунист булып калды. Аңа каршы сүз әйтү, ул кушканны үтәми калу, гомумән, ул дигәнчә эшләмәү безгә хас түгел", - ди 95 яшьлек каенанасы Зифа ГАЛИМБАЕВАны тәрбияләүче Дилбәрия ханым.
    Килененең сүзләренә җавап итеп:
    - Безне тормыш шулай өйрәтте. Авызыбыз тулы кара кан булганда да кеше алдында төкермәдек. Нинди генә сынаулар кичерергә туры килсә дә, теш кысып түзә белдек, кайгы-хәсрәтләрне дә эчкә йоттык, - ди Зифа әби.
    Чынлап та, гомер юлы җиңелләрдән булмаган аның. Дәһшәтле сугыш елларында Иске Акхуҗада укытучы булып эшләгән кызга нинди генә җәмәгать эшләре йөкләмиләр. Чиләк тотып өйдән-өйгә йомырка, май, йон җыеп йөрүләрне ул бүген дә оныта алмый. Ә онытырлыкмы соң? Әнисенә сарылган 3-4 ятим баланың авызыннан өзеп соңгы әйберләрне ничек алырга батырчылык итәсең? Ачлыктан шешенгән сабыйларны кызганып күп вакыт әйбер сорарга дә базмый ул. Ә планны үтәргә кирәк.
    - Аны үтәмәсәң, безгә каты эләгә иде. Мине хәтта әти авырып киткәч тә авылга җибәрмәделәр. Башта планыңны үтә, аннан кайтырсың диде ул вакыттагы сельпо рәисе. Барыбер өлгермәдем. Әти вафат булган иде. Әни шул вакытта: "И әтиең сине көтте инде, кызым. Ишектән кергән һәркемгә: "Зифа балам, синме?" дип сорады, - диде. Шул сүзләр искә төшсә, хәзер дә елыйсым килә, - ди Зифа әби.
    Бер елны Иске Акхуҗада ике малайның шуклыгы аркасында 24 йорт кара күмергә әйләнә. Алар арасында Зифаларның да йорты була. Ярты авыл өстенә кигән кием белән кала. Аннан соң да ике янгын фаҗигасен кичерергә туры килә әле алар гаиләсенә. Моннан ике ел элек Рус Шаршадысында өйләре янып иң кадерле әйберләре - көндәлекләре юкка чыга Зифа әбинең.
    - Гомере буе көндәлек язган ул. Ул дәфтәрләр бер кочак иде. Аларны үзебез дә бик яратып, кызыксынып укый идек, әрәм булдылар, - ди килене дә.
    Хәзер Зифа әби улы һәм килене белән Көчек авылында яши. Алмаз абый белән Дилбәрия апа бик кешелеклеләр. Күршеләре, туганнары Вәзилә Минханова, Гөлсинә Газизова, Мансура Шәехова белән бер гаиләдәй дус, тату яшиләр. Әнә, Зифа әбинең олуг юбилеена да нинди бай табын әзерләгәннәр.
    Ижаудагы йортларын калдырап үзен карарга авылга кайткан улы белән килененә бик рәхмәтле Зифа әби.
    - Улым Делисвир һәм аның хатыны вафат булгач, бу балаларыма гел Ходайдан озын гомер, сәламәтлек сорап яшим. Ярый әле, алар бар. Баласы булмаган, олыгайган көнендә дөм сукыр калган апамны да ничә еллар буе алар тәрбияләделәр. Хәзер мине карыйлар. Картлык көннәрендә үзләре дә балаларыннан игелек күреп яшәсеннәр, - ди әби.
    Хөкүмәткә дә рәхмәтле ул. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак Әгерҗедә фатир биргәннәр, әле менә юбилее уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов алып килгән котлау-күчтәнәчләргә дә күңеле булды.
    - Зифа әби - ул "мировой" карчык. Күрше Рус Шаршадысына кадәр җәяү барып кайта, кибетләргә чыгып йөри. Яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдар. Әле безгә дә киңәшләрен әйтеп тора, - диде Рөстәм Әмирович.
    Бу яшьтә, әнә шулай, яшьнәп яшәгәнгә күрәдер сәламәтлегенә дә әллә ни зарланмый 95 яшьлек юбиляр. Ә иң мөһиме, картлыгы бәхетле узуына сөенеп туялмый ул.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: