Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мөхлисә Бубый халыкка кайтты

Иж-Бубый авылында Рөстәм һәм Әлфия Җиһангәрәевлар гаиләсендә туып-үскән мәрхәмәтле Казан эшмәкәре Искәндәр туган мәктәбендәге алдынгы укучыларга бик зур Яңа ел бүләге ясады. Бу атнада ул аларны Казанга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кунакка дәште. Биредә исә бу кичне гади генә әсәр түгел, ә исеме татар дөньясына танылган мәгърифәтче, беренче...

Иж-Бубый авылында Рөстәм һәм Әлфия Җиһангәрәевлар гаиләсендә туып-үскән мәрхәмәтле Казан эшмәкәре Искәндәр туган мәктәбендәге алдынгы укучыларга бик зур Яңа ел бүләге ясады. Бу атнада ул аларны Казанга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кунакка дәште. Биредә исә бу кичне гади генә әсәр түгел, ә исеме татар дөньясына танылган мәгърифәтче, беренче хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның ачы язмышы сурәтләнгән "Үлеп яратты" әсәренең премьерасы булды.
Иж-Бубый мәдрәсәсенең - 230, абыйлары Гобәйдуллага - 145, Габдуллага 240 ел тулган аеруча истәлекле елда кызлар гимназиясенә нигез салган мәгърифәтче якташыбыз Мөхлисә Бубыйның татар сәхнәсенә менүенә ничек сөенмисең инде?! 74 ел элек жандармерия тарафыннан гомере фаҗигале төстә өзелгәннән соң танылган яшь язучы Ркаил Зәйдулланың Мөхлисә Бубый турында тарихи әсәр иҗат итүе, режиссер Илгиз Зәйниевның аны сәхнәләштерүе - зур батырлык һәм, рәхмәт әйтеп, алар алдында баш ияргә кирәк. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр күңелдә Иж-Бубый мәдрәсәсен дөньяга таныткан көчле, батыр якташыбыз белән горурлык хисләре булды. Зал тутырып килгән тамашачыларга "Ул бит - безнең Иж-Бубыйныкы! Ничә еллардан соң урау юллар белән Мөхлисә Бубый халкыбызга кайтты!" дип кычкырасы килде.
... Әсәрдә 1937 елда Уфада булган вакыйгалар тасвирлана. Автор Үзәк Диния нәзарәтендә казыя булып эшләгән Мөхлисә Бубыйның фаҗигале язмышын тетрәндергеч итеп ачып бирә алуы, ә Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина бу образны бик үтемле итеп тудыра алуы белән тамашачыны елаттылар да инде. Быел бердәнбер газиз кызын фаҗигале төстә мәңгелеккә югалтканнан соң, Дания Нурлының Мөхлисә образын шулай йөрәге аша үткәреп, күз яшьләрен күрсәтми тулысынча ачып бирә алуына тамашачы таң калып утырды. Ана буларак та язмышлары охшаган бит аларның: Мөхлисә абыстай да, Дания ханым да - чын тормышта газиз кызларын югалткан әниләр. Пәрдә ачылып, спектакль башланганда ук Мөхлисә абыстайның өзгәләнеп, "Кызым!.." диюе үк йөрәкләрне тетрәндерде.
...Намазлык өстендә намаз укып утырганда НКВД хезмәткәрләре Мөхлисә Бубыйның өенә бәреп керәләр. Ике яктан умырып алалар да төрмә камерасына илтеп ябалар. Аны контрреволюцион эшчәнлек алып баруда гаеплиләр. Сорау алулар, сындырырга тырышулар башлана. Ул заманда халыклар атасы булган Сталинга табынган хезмәткәрләрнең максатлары бу көчле хатынга яла ягу, аннан Рәсәйнең иң зур халык дошманы ясау, мин шулай эшләдем дип көчләп кул куйдыру була. 68 яшьлек хатынны кыйнап та җиңә алмыйлар. Мөхлисә абыстай шундый мәсхәрәләүләргә, кыйналуларга дучар булса да жандармнарга бер бөртек күз яшен дә күрсәтми, күкрәк киереп горур басып тора ала. Аллаһка чын күңелдән ышанган ханымның рухы сынмый. Шул чагында да ул, НКВД хезмәткәрләренә туры карап, "Гүзәл затларыбыз милләт җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк!" дигәч, зал гөрләтеп кул чапты. Мөхлисә абыстайның бу сүзләре - бүген дә бик актуаль. Әниләре кебек кенә түгел, әбиләре кебек булган абыстайга камчы белән сугарга яшь татар жандармнарының куллары ничек күтәрелде икән?! Хәер, безнең халыкка куш кына, үтәүчеләр һәрвакыт табыла, бу хәзер дә шулай.
Спектакльгә килгәндә, күпләрнең күңелендә автор бу әсәренә нигә "Үлеп яратты" дигән баш куйды икән дигән сорау булгандыр, мөгаен. Кайберәүләр мәхәббәт драмасы карарга дип тә килгән булганнар. Ә менә спектакль барышында шулхәтле газаплаулардан соң да Мөхлисә Бубыйның "Мин тормышны өзелеп яратам!"дигән сүзләрен ишеткәч, күңелдәге сорауларның эзе дә калмады. Аның кебек көчле рухлы, беркем алдында да тез чүкмәүче, тормышны өзелеп яраткан якташыбызны онытырга хакыбыз юк.
Бу спектакльдән алган тәэсирләрне сүзләр белән генә җиткереп булмый. Аны елый-елый карарга кирәк. Спектакль тәмамлангач та, тамашачы күз яшьләрен сөртә-сөртә артистларны бик озак басып алкышлады. Безнең район делегациясе дә сәхнәгә менеп, Мөхлисә Бубыебызны халкыбызга яңадан кайтарган өчен Ркаил Зәйдуллага, Илгиз Зәйниевка, Дания Нурлыга район башлыгы Фәрит Габбасовның Рәхмәт хатларын, чәчәкләр тапшырды.
Хөрмәтле якташларым, "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә "Гражданлык батырлыгы өчен" дипломына лаек булган "Үлеп яратты" спектаклен Казанга барып, коллективыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз белән карау мөмкинлеге бар. Январь аенда булачак спектакльгә билетларга район мәдәният бүлеге аша (тел. 21746) заявка бирергә мөмкин. Бу әсәрне күрми калу - зур югалту ул. Барыгыз, һич тә үкенмәссез!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев