Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Монда тудым, монда үстем

Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагындагы мөһим эшләр, ел әйләнәсе алны-ялны белми ил табынын баетучы тынгысыз хезмәтчәннәр турында газетабыз битләрендә даими язып торабыз. Бүген исә редакциябез кунагы - шушы бик тә катлаулы тармакны җитәкләүче, 30 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Дилүс ГАТАУЛЛИН. - Дилүс Гаскәрович, алтын көз авыл хуҗалыгында чебешләрне санар чак...

Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагындагы мөһим эшләр, ел әйләнәсе алны-ялны белми ил табынын баетучы тынгысыз хезмәтчәннәр турында газетабыз битләрендә даими язып торабыз. Бүген исә редакциябез кунагы - шушы бик тә катлаулы тармакны җитәкләүче, 30 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Дилүс ГАТАУЛЛИН.
- Дилүс Гаскәрович, алтын көз авыл хуҗалыгында чебешләрне санар чак булса да, бүген без Сезнең белән "галстуксыз" әңгәмә корырга булдык. Сәбәбе дә бар. Быелгы алтын көздә алтын юбилеегызга да килеп җиткәнсез. Гомернең кыл уртасы - артка борылып карар чак бит ул...
- 2015 - минем өчен аеруча истәлекле һәм кадерле ел ул. Үземә - 50, авыл хуҗалыгында эшли башлавыма - 30, җәмәгатем Алия белән гаилә корганга - 25 һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы кәнәфиен ышанып тапшыруларына 5 ел.
- Сез - бернинди "йонлач" кулларсыз, фәкать үз тырышлыгыгыз белән түбәннән күтәрелеп, төрле җаваплы урыннарда эшләп җитәкче булган авыл малае. Сезнең өчен тормышта бөек кешеләр кемнәр булды?
- Гап-гади терлекчеләр булсалар да, әти-әни - минем өчен әлегәчә иң бөек кешеләр. Без үскән чорда күп яшьтәшләрнең бәхет эзләп калага тайган чагы иде бит. Әти исә безгә - дүрт баласына "ялкау булмасагыз, кулыгыздан эш килсә, авылда да менә дигән итеп яшәрсез. Озын берлек шәһәрдә дә күктән яумый. Иң мөһиме, Кеше булыгыз, йөзгә кызыллык китермәгез, туган нигезне ташламагыз", дип үстергәнгәдер инде, барыбыз да туган авылда төпләнеп калдык. Мактанып әйтүем түгел, дүртебезнең дә тормышы тел-теш тидерердәй түгел. Әллә ни укымышлы булмаса да, әткәйнең тирән тормыш фәлсәфәсен, киңәшләрен мин әле дә бик еш искә алам. Дөресен әйтим, Әсән техникумында укыганда да, соңыннан Казан авыл хуҗалыгы институтына кергәч тә, җаваплы урыннарда эшләгәндә дә гел әти-әнинең йөзенә кызыллык китермәскә дигән максат куйдым. Хәзер дә шулай.
- 50 яшькә килеп җиткәндә гомерегезнең кайсы чоры аеруча кадерле дип саныйсыз?
- Һәр чор үзенә күрә матур, кадерле булса да, техникум тәмамлап әткәй-әнкәй янына кызыл диплом тотып кайтуым, аларның ничек шатланганнарын күрү - әле дә күз алдымда. Икенче көнне колхоз рәисе Әмирулла абый Төхфәтуллинның идарәдә мине яшь белгеч итеп таныштыруы иң бәхетле көнем булгандыр. Шушы остазымның киңәшләрен, бай тәҗрибәсен, эш алымнарын мин экономист, колхоз рәисе, орлыкчылык инспекциясе начальнигы булып эшләгәндә дә бик еш куллана идем.
- Мин Сезнең киңәшмәләрдә, планеркаларда телгә осталыгыгызга, нинди генә сорау бирсәләр дә югалып калмавыгызга, фикерегезне дәлилләп гади генә аңлата, авыл хуҗалыгы тармагындагы саннар-фактларны теләсә кайчан шартлатып әйтә белүегезгә сокланам. Башкаларны үз авызыңа карата белү җитәкче өчен бик тә кирәк ул. Телгә осталык кайдан килә?
- Колхозда экономист булып эшләгәндә Әмирулла абый бик еш экономик анализ бюросы утырышында миңа чыгыш ясарга куша иде. Эшкә тирән анализ ясап терлекчеләр, механизаторлар алдында чыгыш ясау тел байлыгымны шактый баетты. Аннан соң ул чорларда агитатор булу, клуб мөдире Сәгыйть абыйның мине сәхнәгә тартуы, авылдагы җирле радиодан чыгышлар ясау, гел халык арасында кайнау күп нәрсәгә өйрәтте.
- Сәхнә дигәннән, Сезнең бик оста биюче икәнлегегезне дә беләбез. Монысы кайдан килә?
- Биюгә мәхәббәтне беренче укытучым Маһирә апа Фәтхуллова уятты. Шуннан бирле бию көе ишетүгә аякларым үзеннән-үзе бии башлый.
- Сез 8 ел инде Әгерҗегә килеп эшләп йөрисез. Нигә инде Әгерҗедә бер йорт салып кермәскә?
- Юк, миңа шәһәрдә фатир да, йорт та кирәкми. Мин туган авылым Көчектә әткәй-әнкәй нигезен саклап яшим. Тукай әйтмешли, шунда тудык, шунда үстек, шундадыр безнең әҗәл... Иллегә җиткәндә дә әнкәй белән бергә туган нигездә гомер итүебезне зур бәхет дип саныйм. 82 яшьлек әнкәемнең мине һәр иртәдә изге теләкләр белән озатып калуы, кичен каршы алуы, өч туганымның да туган нигезгә бик еш килеп йөрүләре күңелгә бик рәхәт.
- Җитәкченең эштән борчылып, бер кочак проблемалар белән кайткан, кайчак сүгелгән чаклары да буладыр. Стресстан ничек бушанасыз?
- Хатыным Алия бакча тутырып чәчәкләр үстерә. Эштән кайткач, барысын да беразга гына булса да онытып торыйм дип шул гүзәллеккә карап утырырга яратам. Аннан соң, авылда без алты гаилә күп еллар инде бер ана балалары кебек бик дус, гел аралашып яшибез. Шатлыкта да, кайгыда да без гел бергә. Менә шушы дусларыбыз белән очрашып- гөрләшеп утыру да ял була миңа.
- Җитәкче кешегә хатыннан уңу аеруча кирәк, диләр. Алиянең Сезнең ныклы тылыгыз икәнлеген күпләр белә...
- Хатыныма барысы өчен дә бик рәхмәтлемен. Менә 25 ел инде алар әнкәй белән әниле-кызлы кебек бик тату яшиләр. Алия аш-суга да бик оста, минем күпсанлы туганнарымны да һәрчак елмаеп каршы ала, кунак итә.
- Сез үзегез авыл халкын мал асрарга өндисез. Ә үзегезнең терлек асрарга вакытыгыз җитәме соң?
- Ничек инде авылда яшәп абзарыңны буш тотасың ди. Симертүдәге үгезләрне биштән дә киметкән юк. Ай саен бер үгез суеп сатабыз. Кырыклап куяныбыз да бар. Һәр иртәм шул малларны карап керүдән башлана. Терлекләр белән сөйләшеп, аларны сыйпап үтүләр дә таңнан кәефне күтәреп җибәрә.
- Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының хыялы...
- Кибет-базарларны үзебездә җитештерелгән свежий экологик чиста азык-төлек белән тутырасы иде. Фермерларның үзләре җитештергән продукцияне эшкәртеп үз кибетләрендә халыкка сатканын күрергә язсын иде дигән хыял белән яшим. Моның өчен авыл халкына яңа дәүләт программалары, матди ярдәм һәм зур теләк, тырышлык кирәк. Әткәй әйтмешли, тырыш авыл кешесе шәһәрдәгегә караганда мең тапкыр яхшырак яши. Әнә, эш атлары булган фермерлар Сәхиповлар, Мөхәммәдиевлар, Алнур Азиев, Рамил Исмәгыйлевны гына алыгыз. Ә ата ялкау "эш юк" дип, Хөкүмәтне сүгеп йөрүдән ары китә алмый...
- Галстуксыз әңгәмәбез ахырында Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез, Дилүс Гаскәрович. Гаиләгездә дә, табигатьтә дә яхшы һава торышы телибез.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев