Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мордыбыйда яшәүче Фирдәвес–Люция Хәмитовлар - матур яшәү үрнәге

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Мордыбыйда яшәүче Фирдәвес–Люция ХӘМИТОВлар узган ел рубин туйларын билгеләп үткәннәр. Алар турында авылдашлары “Иң үрнәк, иң тату, эш сөючән гаилә”, диләр.

Ике авылдаш балачактан ук бергә уйнап үсәләр, Тирсә мәктәбенә укырга йөриләр, каникул вакытларында бергәләп колхоз басуында эшлиләр. Дуслык мәхәббәткә әверелеп, егет армия хезмәтенә киткәч тә арада сагыну тулы хатлар йөри. Фирдәвес, Чистай совхоз-техникумында укып, колхозда баш энергетик булып эшли башлагач, яшьләр кавышалар. Әдәпле, итагатьле, тыйнак киленнәрен бик яратып кабул итә каенана-каенатасы. Арча педучилищесын тәмамлаган яшь килен Казан дәүләт университетында читтән торып укуын дәвам итә. Бер-бер артлы Рөстәм, Гөлназ, Рамил дөньяга аваз салалар. Алар, әти-әниләренең өлкәннәргә мәрхәмәтле мөнәсәбәтен күреп, рәхим-шәфкатьле булып үсәләр.

Каенанасының абыйсы Наҗи бабайны да үзләре янына яшәргә алып кайталар игелек ияләре. Ике бабайны, өч баласын эшкә йөри-йөри тәрбияләргә туры килсә дә, мәктәптә генә түгел, районда да алдынгы мөгаллимә була Люция. Биш ел Тирсә мәктәбендә һәм балалар бакчасында эшләгәннән соң 35 ел Сарсак-Омга лицеенда тарих, җәмгыять белеме, аннан соң татар теле укыта ул. Хезмәттәге уңышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, Татарстанның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә, “Иң яхшы укытучы” Бөтенроссия бәйгесендә грантка лаек була.

Колхозлар таралгач, Фирдәвес тимер юлда электрик булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшеннән китми. Кайда гына эшләсә дә җирдән аерылмый авыл уңганы. Әле хәзер дә үзләренең 11 гектар җирләрендә печән үстерә. Тракторы да, печән чапкыч һәм җыйгычы да үзенеке. Техника “җене” кагылган җир улы бу шөгылен үзе кебек тимер юлда хезмәт куючы уллары Рөстәм белән Рамилгә дә күчергән.
Кызлары Гөлназ Казанда яши, туризм өлкәсендә эшли.

Балаларының барысы да югары белемле. Әти-әниләре үрнәгендә матур гаиләләр корып, балалар үстереп сокланырлык итеп яшиләр.
Люция – оста бакчачы, умартачы, аш-су остасы да. Уразасын калдырмый, биш вакыт намаз укый. Уллары Рөстәм, киленнәре Айгөл дә – биш вакыт намаз ияләре, мәдрәсәдә укыганнар. Оныклары да мәдрәсәдә дини белем алган.

Фирдәвес электр эшләрендә авылдашларына да эчкерсез ярдәм күрсәтә. Авылны су белән өзлексез тәэмин итү буенча башняны күзәтеп тору да – аның җаваплылыгында. Мәчеткә җомга намазларына да йөри ул.

Хәмитовлар элек-электән ике-өч сыер асраганнар. Көтү булмаганлыктан, сөтлебикәләрен бетерсәләр дә, хәзер дә абзар тулы мал әле. Кош-кортның да исәбе-саны юк. 

Аларның йорты – ике якның да нәсел-нәсәбе өчен төп җыелу, аралашу мәйданы да. Бәйрәмнәрдә Хәмитовларның киң-иркен йортында алма төшәрлек урын да булмый. Алты онык та, әби-бабай янәшәсендә эшкә өйрәнеп, шатланып җәй үткәрә аларда.

А.Корбангалиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев