Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мошенниклар, приз оту белән котлап, “төп башына“ утырталар

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, ни кызганыч, райондашлар арасында кырыгалдарлар “кармагына“ эләгүчеләр әледән-әле очрап тора.

Социаль челтәрдәге битләргә кереп акча сорап язу очракларына үзегезнең дә тап булганыгыз бардыр. Мондый очракта һич кенә дә күрсәтелгән банк картасы счетына акча күчерә күрмәгез. “Телефонга акча салам дип ялгыш сезнең номерга җибәргәнмен, миңа ул акчаны кире салыгыз“ дигән сүзләр дә – ялган. СМС-хәбәр җибәрүченең сүзләре хаклыгына инанганчы, башта телефоныгыздагы акчаны тикшереп карагыз. Әгәр ышанып саласыз икән, телефоныгыздагы акчалардан “җилләр исәчәген“ көтегез дә торыгыз.

Мошенниклар халыкны тагын нинди юллар белән алдый соң? Әйдәгез, аларны тагын бер кат күздән уздырыйк.

ПРИЗ ОТУ. Еш кына мошенниклар, телефонга шалтыратып, үзләрен популяр радиостанция яки телевидение хезмәткәре итеп таныштыра һәм “корбанын“ кыйммәтле приз отуы белән котлый. Приз урынына акча алырга мөмкин булуын да әйтә һәм карта номерын сорый. Әгәр бу ялганга ышанып, номерыгызны әйтсәгез, “Мобиль банк“ ярдәмендә картадагы акчагыздан “җилләр исә“чәген көтегез дә торыгыз.

Икенче очракта телефонга автомобиль оту турындагы СМС-хәбәр килә. Анда элемтәгә чыгу өчен телефон номеры яки бер көнлек сайт адресы күрсәтелә. Сайтка кергәч, чынлап та, бүләк отуыгыз турында беләсез. Ә аны алу өчен бүләк бәясенең 13 процентын түләргә кирәклеген искәртү турында язу да була. “Төп башына“ утыртмасыннар дисәгез, бу ялганга да ышана күрмәгез.

“МИН АВЫР ХӘЛДӘ“. Телефон аша алдаучылар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, корбанын “шок“ хәлендә калдырырга мөмкин. Мошенник сезнең танышыгыз яки туганыгыз булып шалтырата да, калтыранган мескен тавыш белән берәр җиянать кылуы турында хәбәр итә һәм фәлән суммада акча түләгән очракта бу мәсьәләне хәл итеп була дип алдый. Мондый вакытта “акча түләргә риза, кая китерим“ дип әйтә күрмәгез. Иң беренче якыныгызга шалтыратыгыз! Аннан полиция номерын җыегыз.

БАНК КАРТАСЫННАН УРЛАУ. Абонентка сезнең банк картасы “заблокирована“ дигән СМС-хәбәр килә. Анда телефон номеры да күрсәтелә. Мошенник шул номерга шалтыратырга кирәклеген әйтә. Карта хуҗасы әлеге номерга шалтыратканнан соң “сервер эшләми, “оператор“га мәгълүматларны калдырыгыз“ дип җавап бирәләр. Банкоматка барып яңа пароль алу өчен махсус “команда“ үтәргә кирәк дип тә әйтергә мөмкиннәр. Зыян күрүче кулына сер итеп сакланырга тиешле пароль язылган чек килеп кергәч, кырыгалдар анда язылган махсус парольне хәбәр итәргә куша. Бу кәрәзле телефонга акча күчерү өчен кирәк дип аңлата. Алынган мәгълүматлар ярдәмендә алар сезнең картадагы акчаны үзләренә күчерәләр. Исегездә тотыгыз: банк хезмәткәрләре бервакытта да кешенең шәхси мәгълүматларын, ПИН-кодны сорамыйлар.

РОССИЯ ЭЧКЕ ЭШЛӘР МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ БУЕНЧА БҮЛЕГЕ КИСӘТӘ:

Телефон аша таныш булмаган кешедән килгән һәр мәгълүматны җентекләп тикшерегез. Туганнарыгыз, күршеләрегез, хезмәттәшләрегез белән элемтәгә керегез, аларның фикеренә колак салыгыз.

Таныш булмаган номерга акча күчерә күрмәгез.

Банктан СМС-хәбәр килгән очракта, банкка барып бу турыда белешегез.

Сезне алдарга җыенуларын сизеп алсагыз, тиз арада полициягә – 02 номерына шалтыратыгыз.

Хөрмәтле райондашлар! Мошенниклар яхшы психолог кебек. Алар бик тиз фикер йөртә, уйларга вакыт калдырмый. Шуңа күрә беркатлы булмагыз, аек фикер йөртегез.

Финарис ГӘРӘЕВ,

балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок уполномоченныйлары бүлекчәләре начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев