Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Музей чире йоктырган

Мондый чир бармыни диярсез? Бар икән шул. Тәбәрле мәктәбен 30 ел җитәкләгән Хәмит ага Абдуллин үзе дә авырган бу чир белән, балаларга да йоктырган. Авыл тарихы музее оештырып, исән чакта ук үзенә һәйкәл салган мөхтәрәм шәхес ул Хәмит ага. 50 еллык юбилеена килеп җиткән Тәбәрле музеен бик күпләр аңа һәм...

Мондый чир бармыни диярсез? Бар икән шул. Тәбәрле мәктәбен 30 ел җитәкләгән Хәмит ага Абдуллин үзе дә авырган бу чир белән, балаларга да йоктырган. Авыл тарихы музее оештырып, исән чакта ук үзенә һәйкәл салган мөхтәрәм шәхес ул Хәмит ага. 50 еллык юбилеена килеп җиткән Тәбәрле музеен бик күпләр аңа һәм ул вафат булганнан соң иренең изге эшен дәвам итү, музейны саклап калу өчен җан-фәрман тырышып йөргән җәмәгате Гүзәл ханымга һәйкәл дип саный.
Авыл музее өчен 50 ел - шактый саллы гомер. Сер түгел, заманында күп кенә мәктәпләрдә тарих музейлары бар иде. Әмма аларны оештырган фидакарь затлар вафатыннан соң бөртекләп җыйган күпме кыйммәтле тарихи материаллар, экспонатлар юкка чыкты. Ә Тәбәрледә Хәмит аганың эшен дәвам итүчеләр булуына, музейны саклап калуларына ничек сөенмисең инде?! Хәзер бу музей белән ветеран мөгаллимә Фәнзилә Гомәрова җитәкчелек итә. Узган ел Тәбәрле музееның Әгерҗе тарихы музее филиалы итеп раслануы тагын да шатлыклы хәбәр булды.
Фәнзилә ханым белән музей экспонатларын карый-карый үткәннәргә кайтабыз. "Хәмит абый безнең мәктәп өчен күктән төшкән бәхет булган ул. Белмим, ул булмаса, авыл тарихын өйрәнеп, аны киләчәк буыннарга истәлек итеп калдыручы булыр идеме икән? Якташыбыз Раиф Мәрдановның Тәбәрле тарихы турында саллы, затлы китап язуы да Хәмит абыйдан башланган бит. Нәкъ менә ул Раиф кебек авыл малайларында тарихка кызыксыну уяткан, алар күңеленә балачактан ук тарих чире йоктырган", - дип сөйли музей җитәкчесе. Әйе, музей 1960 елда Хәмит ага оештырган туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгеннән башлангыч ала. Ул елларда авыл тарихы турында материаллар, экспонатлар җыю эшенә укучылар гына түгел, бөтен авыл алына. Чормаларда тузан җыеп яткан бик күп кадерле тарихи экспонатлар мәктәпкә күчә. Түгәрәк әгъзаләре мәктәпне төрле елларда тәмамлап, чит җирләргә таралган авылдашларына хатлар язалар. Алардан килгән хатлар, фототсурәтләр елдан-ел арта. Иске мәктәп бинасыннан музей ачу өчен кечкенә генә бүлмә бирелә. Тарихи материллар бик күп җыелу сәбәпле, тиздән анда басып торырдай да урын калмый. Балаларның туган төбәкләре белән кызыксынуы шулхәтле көчәя, алар "Көл тавын" актарып, элекке пыяла заводы калдыкларын мәктәпкә алып киләләр, малайлар хәтта сугыш кораллары да табалар. Кызлар әбиләренең сандык төбендә яткан бизәнү әйберләрен, милли киемнәрен, борынгы йорт кирәк-яракларын да кызганмыйлар, музейга тапшыралар. Хәмит ага 40 ел бу мәктәптә эшләү дәверендә музейны бик нык баета, анда төрле бүлекләр оештыра. Борынгы көнкүреш әйберләре, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы чорлары, мәктәп, пионерия тарихы, нумизматика бүлекләрендәге материаллар белән танышып йөргәндә нәкъ шул чорга кайткан кебек буласың. Саргайган газета битләре дә бик күп хатирәләрне саклый.
Бу музейның да авыр чорлары булды. Гүзәл ханым Чаллыга киткәч, су үтеп, күп кенә экспонатлар бозылды, музей ташландык хәлгә килә язды. Иренең кадерле истәлеге булган музейны яңарту өчен Гүзәл ханым балалары, авыл Советы, мәктәп хезмәткәрләре ярдәме белән тагын зур көч куйды. Тәбәрленең 450 еллык юбилей тантанасына музей икенче яшьлегенә кайткандай булды.
"Музеебызда укучылар да, студент авылдашлар да, читтән кайткан кунаклар да еш булалар. Батырлык дәресләре, төрле кичәләр уздырганда балалар музейдагы материаллар белән аеруча кызыксыналар. Укытучыларга дәресләргә, төрле чараларга әзерләнгәндә музеебыз - зур хәзинә ул. Бу экспонатларның теле булса, бик күп нәрсә сөйләрләр иде. Аларның һәрберсенең кызыклы тарихы бар. Хәзер менә шул экспонатларның тарихын туплау белән дә шөгыльләнә башлыйбыз", - ди музей җитәкчесе.
...50 ел Тәбәрле төбәгенең бай тарихын саклап баручы бу музейның ишекләре һәркем өчен ачык. "Балалар-оныкларыгыз, туганнарыгыз, кунакларыгыз белән килеп, үткәннәребезгә бергәләп сәяхәт кылыйк. Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар диләр бит", - дип мөрәҗәгать итә Фәнзилә ханым һәм райондашларны да музей буйлап сәяхәткә чакыра.

Ә без туган төбәгебез тарихы сагында торучы музей хезмәткәрләрен Музейлар көне белән белән котлыйбыз. Бу эшкә фанатларча бирелгәнегез өчен рәхмәт сезгә!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев