Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Таҗи Гыйззәтнең улы вафат

Баржы-Умга авылында туып-үскән күренекле якташыбыз, татар драматургиясенә, әдәбиятына мәңге үлмәс әсәрләр язып кадырган Таҗи Гыйззәтнең Казанда яшәгән улы, сугыш ветераны, философия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Казбек ГЫЙЗЗӘТОВның 88 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Кичә Казан Казбек аганы соңгы юлга озатты. Казбек Гыйззәтов Ульян төбәгендә туса да, әтисенең...

Баржы-Умга авылында туып-үскән күренекле якташыбыз, татар драматургиясенә, әдәбиятына мәңге үлмәс әсәрләр язып кадырган Таҗи Гыйззәтнең Казанда яшәгән улы, сугыш ветераны, философия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Казбек ГЫЙЗЗӘТОВның 88 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Кичә Казан Казбек аганы соңгы юлга озатты.

Казбек Гыйззәтов Ульян төбәгендә туса да, әтисенең туган ягы Әгерҗене, Барҗы-Умганы, аның кешеләрен бик якын итте. Җае чыккан саен безнең якларга кайтып якташлары белән аралашырга яратты. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев та Казбек ага белән һәрвакыт аралашып, дустанә мөнәсәбәттә булды.
Казбек Таҗи улы әтисенең данлы исемен туган ягында мәңгеләштерү өчен бик күп хезмәт куйды. Әгерҗедә Таҗи Гыйззәтнең музеен ачуда, аны әтисенең истәлеге булган экспонатлар белән баетуда иң зур ярдәм күрсәтүче нәкъ менә ул булды. Казбек аганың әтисенә, аның бай иҗатына багышланган китаплары да райондашларыбыз, киләчәк буын өчен зур хәзинә булып калды.
Профессор Казбек ага киң колачлы иҗади шәхес иде. Аның философия, социология, эстетика буенча бик күп фәнни хезмәтләре бар. "Олы юлда", "Алтын бизгәге", "Яңа тартюфиада" пьесаларын төрле драма театрлары сәхнәләштерде. Ул - "В августе 91 года" дигән 8 серияле телефильм сценарие авторы да. Казбек Гыйззәтов озак еллар Казан дәүләт финанс-икътисад институтында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укытты. Казбек ага Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премия лауреаты булды.
Татар җәмәгатьчелеге әнә шундый киңкырлы, иҗади шәхесен югалтты. Казбек Гыйззәтов исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып калды. Еллар узгач та районыбыз халкы "Казбек ага безнеке, Әгерҗе төбәгенеке иде!" дип горурланып әйтер әле.
Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев