Наил ага Нәбиуллинның вафатына - кырык көн
Чираттагы "Яшәү яме" китабына кергән "Бездән соң да сагынып җырларлар" җыры Наил абыебыз НӘБИУЛЛИНның бөтенләйгә хушлашуы булган дип кем уйлаган?! "...Яшәрми кая барасың, ничекләр картаясың, дөньялары матур булганда" дип тә җырлаган иде ул апрель аенда соңгы тапкыр уздырган иҗат кичәсендә. Аның шул кичәдән соң озак та тормый мәңгелеккә китеп баруына...
Чираттагы "Яшәү яме" китабына кергән "Бездән соң да сагынып җырларлар" җыры Наил абыебыз НӘБИУЛЛИНның бөтенләйгә хушлашуы булган дип кем уйлаган?! "...Яшәрми кая барасың, ничекләр картаясың, дөньялары матур булганда" дип тә җырлаган иде ул апрель аенда соңгы тапкыр уздырган иҗат кичәсендә.
Шундый тәртипле, нәзакәтле, нечкә күңелле, ихлас җанлы кешеләр бик сирәк очрый торган замана. Наил абый дөньяны бөтен барлыгы белән яраткан төсле кешеләрне дә шулай ярата иде. Табигатьне яратуын әйтәсеңме... Аның шигырьләре, җырлары да гел яратудан гына тора сыман.
...Бер елны бакчасында җәй көне үстергән яран гөлен көзен китапханәгә китереп куйган иде. Шуннан бирле бертуктамый чәчәк атып утыра ул гөл. Алсу чәчәкләре белән күзләрне иркәләп, Наил абыйның якты хатирәсен яңартып тора. Үзе арабыздан киткәннән соң бу яран гөл аеруча кадерле безгә. Гомумән, китапханәдә нинди генә эшкә тотынмыйк, Наил абый шулай әйтә иде, Наил абый шулай эшли иде дип искә төшерми калган көн сирәк. Аны бер без генә түгел, мәдәният бүлегендә, "Әгерҗе хәбәрләре"ндә, "Әгерҗе радиосы"нда эшләүчеләр дә, бер сүз белән генә әйткәндә, ул аяк баскан, үзенең эзен калдырган һәр җирдә җылы итеп искә алалар, сагынып сөйлиләр. Аның безне ташлап китүе күңелдә моңсу, ямансу, ниндидер бер ятимлек хисләре уятты. Безгә шулай ямансу, ә пар күгәрченнәр кебек бик матур яшәгән җәмәгате Зилә апага икеләтә-өчләтә авырдыр. Ходай сабырлык бирсен аңа. Яратып, назлап, Гөлем дип кенә дәшә иде бит аңа Наил абый.
Аңлатып кына бетерерлек түгел йөрәкләрнең сыкравын. Әле озак еллар сагынып сөйләрбез, сагынып җырларбыз без Сине, Наил абый. Яткан урының йомшак, җаның тыныч булсын!
Рушания БАЙТИМЕРОВА һәм районыбыз китапханәчеләре.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз