Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Наратның горур улы идең

Татарның яраткан җырчысы Фән Вәлиәхмәтовның "Кеше елап дөньяга килә һәм башкаларны елатып мәңгелеккә китеп бара. Әмма менә шушы ике араны елап һәм елатып яшәмәсәк иде", дигән сүзләре хәтергә аеруча уелып калды. 40 елга якын гомерен туган төбәгенә багышлаган өлкән каләмдәш дустыбыз, элекке җитәкчебез, Наратның горур улы Мәҗит ИСРАФИЛОВ 68 ел...

Татарның яраткан җырчысы Фән Вәлиәхмәтовның "Кеше елап дөньяга килә һәм башкаларны елатып мәңгелеккә китеп бара. Әмма менә шушы ике араны елап һәм елатып яшәмәсәк иде", дигән сүзләре хәтергә аеруча уелып калды.
40 елга якын гомерен туган төбәгенә багышлаган өлкән каләмдәш дустыбыз, элекке җитәкчебез, Наратның горур улы Мәҗит ИСРАФИЛОВ 68 ел гомерен елап һәм кешеләрне елатып үткәрмәде. Вафатына 40 көн тулганда, бу язмабыз аның рухына дога булып ирешсен иде.
Галимҗан Ибраһимовның бер әсәрендәге "Ул түбәннән күтәрелде" дигән сүзләр Мәҗит абыйга бик тә туры килә иде. Гап-гади Нарат авылында әнисе тәрбиясендә генә үскән авыл малае тормышта барысына да фәкать үз тырышлыгы, белеме, максатчанлыгы белән иреште. Армия хезмәтеннән соң Новокузнецкида комсомол төзелешләрендә электромонтер булып эшләп канат ныгыткан егетне туган якның тарту көче барыбер үзенә кайтарды. ВЛКСМның район комитетында инструктор, аннан бүлек мөдире булып эшләде. Егетнең оештыру сәләтен, энтузиазмын, гыйлемлеген күреп, КПСС райкомына инструктор, соңыннан оештыру-партия бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Шундый җаваплы, тынгысыз хезмәттә эшләгәндә ул читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
Партия таралгач, Мәҗит Исрафилов 10 ел мәдәният бүлеген җитәкләде. Ул, райондагы каләмдәшләребезгә илһам биреп, бик күпләренең иҗат кичәләрен оештыруны башлап йөрүче булды. Шул чорда районда тәүге тапкыр күренекле якташларыбыз Таҗи Гыйззәт, Ләбиб Айтугановның юбилей кичәләрен Казан кунаклары белән бергәләп зурлап уздыру да Мәҗит Шиһаповның инициативасы булды. Мәдәният бүлеген җитәкләгәндә ул иҗат иткән унлап сәхнә әсәрен авыллардагы драма түгәрәкләре күрше-тирә авылларда да күрсәтеп йөрделәр.
Пенсиягә чыкканчы ул өч ел "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакторы булып эшләде. Мәҗит Шиһаповичтагы кайбер күркәм сыйфатлар әле дә сокландыра. Ул беркайчан да матди байлыкка омтылмады. Аның өчен беренче урында рухи байлык булды. Казанга барса, бер кочак татар китаплары җыеп кайтып, безгә, дусларына тарата, бүләк итә иде. Аңа "Хәзерге заманда кемгә кирәк синең китапларың?" дип төрттерүчеләр дә булды. Ләкин ул үз кыйбласына тугры калды. Нәкъ менә рухи азыктан ямь, тәм табып эшләде һәм яшәде. 60 яшьлек юбилее уңаеннан язган мәкаләсендә дә "Гомер юлымны үкенерлек үткәрмәдем кебек. Сикәлтәләре, авырлыклары аз булмаса да, матур, кояшлы чаклары күбрәк булды. Югыйсә, шигырьләр, җырлар, сәхнә әсәрләре тумаган булыр иде", диде ул.
Мәҗит Шиһаповичның әнисен олыгайган көннәренә кадәр сабый баладай кадерләп тәрбияләвенә, Нарат халкы гына түгел, без дә соклана идек. Авылга юллар булмаганда да эшләгән чагында атна саен ял көннәрендә күчтәнәчен төяп газиз әнисе янына ашыга иде ул. Ә лаеклы ялга чыккач, әнисен карарга туган авылына күченеп кайтуы - үзе бер батырлык бит. "Кыз бала да еш кына авыру әнисен Мәҗит кебек бу кадәр кадерләп карый алмый", диләр авылдашлары әле дә.
Әнисе вафатыннан соң Мәҗит абыйның дин юлыннан китүе, үзлегеннән дини белем алып туган авылы мәчетенең имамы булуы да гомеренең соңгы көннәренә кадәр көчле рухлы, иманлы, башкаларны да шуңа өндәүче, әйдәп баручы шәхес булуына ачык мисал иде. Әмма шундый изге хезмәткә алынгач кына ветеран хезмәттәшебезнең гомере өзелүе бик үкенечле булды. Үзенчәлекле шәхес булуы нәтиҗәсендә тормышында бик авыр чакларны кичерергә туры килде аңа. Әмма авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкерми торган, туган төбәген, авылдашларын ихлас күңелдән яратучы намуслы, горур ир-егет булып кала белде ул.
...Хезмәттәшләрне, якын кешеләрне мәңгелеккә югалтканда, гадәттә, күңелне ниндидер үкенү хисе били: нәрсәнедер әйтми калган кебек буласың. Эшләгән чакта төрле хәлләр булгандыр, Мәҗит абый. Күңелегезне рәнҗетердәй сүзләр әйткән булсак, зинһар, гафу итегез. Хәер, Сез дин юлына кереп киткәч үк телефоннан сөйләшкәндә: "Беркемгә дә ачу сакламыйм, дин минем күзләремне ачты", - дигән идегез бит...
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев