Олпат язучыбыз Габдулла ага Галиевның вафатына ике ел була
Кырынды авылында гомер кичергән, авыл кешеләре, аның тарихы турында китаплар язып калдырган, гомере буе кешеләргә гел изгелек кенә кылып яшәгән, тормыш рәвеше белән һәркайсыбызга үрнәк булган олпат шәхес Габдулла ага Галиевның вафатына апрель аенда ике ел була.
Узган ел Кырынды Мәдәният йортында ачылган музейда Габдулла аганың бик күп шәхси әйберләре, китаплары саклана. “Сугыш урлаган балачак”, “Шифалы талант иясе”, “Үткен каләм булды юлдашы” һәм башка бүлекләрдә урын алган экспонатлар Габдулла аганың тормыш юлын чагылдыра. Аларда – олпат язучының китаплары, аларга язылган рецензияләр, кулъязмалары, шәхси документлары, хатлар, төрле дәрәҗәдәге бүләкләре... Шунда ук шәхси әйберләре: костюмы, Алабугага укырга йөргән агач чемоданы, гармуны. Стенада – сәгате. Хуҗасының йөрәге тибүдән туктаганын чагылдырган сыман, ул да туктап калган...Биредә бар да нәкъ Габдулла аганың үзе төсле гади. Аның да галилеге нәкъ менә гадилегендә бит. Гомер юлында кем генә булмасын – ветеринар, фельдшер, имам, язучы, шагыйрьме – ул гади халык арасында булды. Әсәрләрендәге геройлары да нәкъ менә гап-гади авыл кешеләре иде.
Кемгә ничектер, ә миңа стенадагы фотодан сабыр гына Габдулла ага үзе карап тора , алай гына да түгел, исемен шулай мәңгеләштергән игелек ияләренә рәхмәт әйтәдер кебек тоела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев