Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Өч авылга – бер ветеран

    Девәтернәдә яшәүче 87 яшьлек сугыш ветераны Минһаҗетдин ага ЗИАТДИНОВ Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен шатланып, дулкынланып каршы ала. Девәтернә авыл җирлегенә караган Девәтернә, Нарат, Гали авылларында бердәнбер сугыш ветераны ул хәзер. "Сугыш михнәтләрен күргән кордашларымның бер-бер артлы вафат булулары йөрәгемне әрнетә. Ул чорларны искә алып сөйләшеп утырырга бер ветеран да...

    Реклама

    Девәтернәдә яшәүче 87 яшьлек сугыш ветераны Минһаҗетдин ага ЗИАТДИНОВ Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен шатланып, дулкынланып каршы ала.
    Девәтернә авыл җирлегенә караган Девәтернә, Нарат, Гали авылларында бердәнбер сугыш ветераны ул хәзер. "Сугыш михнәтләрен күргән кордашларымның бер-бер артлы вафат булулары йөрәгемне әрнетә. Ул чорларны искә алып сөйләшеп утырырга бер ветеран да калмады бит инде авылда... Эх, озайтасы иде утны-суны кичкән ветераннарның гомерләрен дип телим", - ди ул күз яшьләрен тыя алмыйча. Ә ул еллар онытылырлыкмы соң?!
    1943 елның ноябрендә 17 яшьлек Минһаҗетдингә дә сугышка китәргә повестка килеп төшә. Иске Эсләктә агач мылтык тотарга өйрәнгән 22 авылдашы белән бергә аны да Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ә үлем белән юлда барганда ук очрашырга туры килә аларга. Свердловскига җиткәндә поезд бәрелеп, бик күп солдатларның яшь гомерләре өзелә. Ярый әле, якташларыбыз утырган вагон зыян күрми. Солдатларны Бекин шәһәрендә казармага урнаштыралар. "Ул вакытта безгә японнар ягына таба траншея казыттылар. Дошман утлары еракта булса да, безгә дә җиңел булмады. Җәйге эсседә уннарча чакрым юлны җәяүләп үтәргә туры килә иде. Юлда сулыкларга очрасак та эчәргә рөхсәт итмәделәр. Мылтык, шинель, каска, көрәк һәм башка әйберләрне күтәреп 40 градус эсседә сусыз барырга да түзә икән адәм баласы", - ди Минһаҗетдин ага.
    1944 елда солдатларны Япония җиренә алып чыгалар. "Шунда бер авылны көлгә әйләндергәннәр иде безнекеләр. Японнарны пленга да алдык. Кызганычка каршы, совет солдатлары да анда бик күп кырылды", - ди Минһаҗетдин ага.
    Резервта тотсалар да бик авыр операцияләрдә катнашырга туры килә аларга. "Иң авыры, туганнардай якын булган солдат дусларның күз алдында һәлак булуы иде", - дип искә ала ул.
    Минһаҗетдин абый 1950 елда гына туган якларга әйләнеп кайта. Анда бик күп еллар Комсомолка бистәсендә урман хуҗалыгында эшли. "Мин эшләгән елларда гына да 5600 гектар мәйданда агач утыртылды. Хәзер шул урманнарга карыйм да яшьлегемне искә төшерәм. Агачлар да минем белән бергә картаеп баралар дип авыр сулап куям", - ди ул. Җәмәгате Гөлҗиһан апа да урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан. Аларның бергә гомер итүләренә дә инде 60 ел. Бәхетле, тигез гаиләдә ике кыз үскән. Хәзер инде әби белән бабай онык-оныкчыклары өчен сөенеп гомер итәләр. "Гомер көзебездә парлы яшәүдән дә олы бәхет юк", - диләр алар.
    ...Менә бүген дә орден-медальләре тагылган костюмын киеп Минһаҗетдин ага карчыгы Гөлҗиһан апа белән Җиңү бәйрәменә багышланган тантанага барачак. Анда сугыш кырларында гомерләре өзелгән - 190, сугыштан исән-имин кайтып туган якларында вафат булган 152 авылдашы өчен дога кылачак ул. Девәтернәнең бердәнбер исән калган сугыш ветераны Минһаҗетдин абзыйга Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен да күрергә язсын иде әле.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: