Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Озын гомерлеләр нәселеннән

Гөлчирә әби БАТЫРОВА - озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әнисе дә, түтәсе дә 110 яшькә кадәр яшәгәннәр. Шушы көннәрдә Гөлчирә әбигә дә 95 яшь тулды. Юбилярны котларга һәм аңа Президентыбыз Путинның тәбрикләү хатын тапшырырга шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов килде. Дөрес, Гөлчирә әбинең безнең белән сөйләшергә, катлаулы тормыш юлларын...


Гөлчирә әби БАТЫРОВА - озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әнисе дә, түтәсе дә 110 яшькә кадәр яшәгәннәр. Шушы көннәрдә Гөлчирә әбигә дә 95 яшь тулды.

Юбилярны котларга һәм аңа Президентыбыз Путинның тәбрикләү хатын тапшырырга шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов килде. Дөрес, Гөлчирә әбинең безнең белән сөйләшергә, катлаулы тормыш юлларын искә төшереп хәтер яңартып утырырга сәламәтлеге дә, хәтере дә юк инде.
Тумышы белән ул - Көчек авылыннан. Озак еллар Әгерҗедә М.Горький урамында үз йорты белән яшәгән. Тимер юл ОРСы кибетләрендә эшләгән. Моннан өч ел элек сугыш ветеранының тол хатыны буларак фатир биргәннәр аңа. Ни кызганыч, әби картлыгында балаларыннан гына әллә ни рәхәт күрми. 95 яшьлек әбине оныгы Салих белән килене Лилия тәрбиялиләр. Киров урамындагы күршеләре дә: " Бу балалар булмаса, әбине кем карар иде икән? Лилиягә сабырлык бирсен Ходай. Әбине сабый карагандай тәрбияли", - диделәр.
Тормышның ачысын-төчесен татыган әбигә гомер көзендә ике бөртек газиз баласының кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшәргә язмаган икән. Аларның шәхси тормышына тыкшынырга хакыбыз булмаса да, Гөлчирә әбинең Көчек авылында яшәүче, үзе дә җитмешне узган улы Фәгыйть абый белән Роза ханымга: "Күчтәнәчләр алып, сезгә тормыш бүләк иткән әниегезнең хәлен белергә ешрак килгәләп йөрсәгез иде. Сез нинди булсагыз да аның өчен һаман да бала бит", - диясе килә. Әнә ич Фәгыйть ага үзе дә: "Әнине тәбрикләргә килгәч, мин синең яраткан улың бит, таныйсыңмы дигәч, күзләреннән яшьләр чыкты", - диде. Гөлчирә әби теле белән аңлата алмаса да, ана йөрәге баласын көн дә көтә бит ул...
Рәмзия НУРИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев