Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Парлы картлык – олы байлык ул

Бергә яшәлгән 60 ел... "Кай арада узып киткән ул еллар? Сизми дә калганбыз. Югыйсә, барысы да бүгенгедәй генә кебек", - диләр Хор.Ключ авылында гомер итеп, бриллиант туйларына килеп җиткән Гафият ага белән Рәмзия апа МАСКОВлар. Урлап кайттым мин аны Бу гаиләдә быел - юбилейлар елы. Рәмзия апага - 80, Гафият...

Бергә яшәлгән 60 ел... "Кай арада узып киткән ул еллар? Сизми дә калганбыз. Югыйсә, барысы да бүгенгедәй генә кебек", - диләр Хор.Ключ авылында гомер итеп, бриллиант туйларына килеп җиткән Гафият ага белән Рәмзия апа МАСКОВлар.

Урлап кайттым мин аны
Бу гаиләдә быел - юбилейлар елы. Рәмзия апага - 80, Гафият агага 85 яшь, гаилә корып яшәүләренә 60 ел. "Ызгышып-талашып, бер-берсен әшәке сүзләр белән мәсхәрәләп яшәгән парларга 60 ел бик кү-ү-п кебек тоеладыр. Хәер, андый гаиләләр 60 ел бергә яши дә алмыйлардыр, мондый тормыш яшәү түгел, газап-михнәт чигү инде ул. Шөкер, бу яктан без бер-беребезне бәхетле итә алдык дип саныйм", - ди Рәмзия апа, Гафият агага сөйкемле карашын төбәп. Гаилә башлыгы исә: "Кияүгә чыгарга ризалашмыйча торганда урлап алып кайттым бит мин Рәмзия апагызны", - дигәч, аптырап калдым. "Яратып чыкмадыгызмыни кияүгә?"дип сорамый кала алмадым. "Бар серне дә чишеп бетермә инде, әтисе", - диде Рәмзия апа оялып кына. "Яратмаслык егет түгел иде ул. Әмма мин Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, Барҗы-Пельгада эшли генә башлаган идем. Әтисе сугышта һәлак булган кызның кияүгә чыгарга бирнәсе дә юк, өс-башым да мактанырлык түгел. Хәерче кызы алып кайткансың дип әйтерләр кебек тоела иде. Кияүгә чыгарга ашыкмавымның сәбәбе фәкать шул гына. Әмма мине бу ишле гаиләдә бик җылы кабул иттеләр. Каенанам белән каенатам "барысы да булыр, бергәләп тапкан малның кадере күбрәк була ул", дип юаттылар. Мин бу гаиләгә җиденче кеше булып килдем. Менә 60 ел узгач та һич үкенмим дип әйтәм. Мине бәхетле иткән Гафиятемә гомерем буе рәхмәтлемен", - дип Рәмзия апа яшьлек хатирәләренә бирелде. Борынгылар кәләшкә "барган җиреңдә таш бул" дип теләгәннәр бит. Чәчкә авылында туып-үскән бу кәләшкә дә шушы Масковлар нигезендә таш булырга язган. Мондый ишле гаиләдә килен вазифаларын башкару, тормыш көтү бер дә җиңел булмагандыр аңа. "Мин бит - авыл кызы. Әни "кояш синең йоклап ятканыңны күрергә тиеш түгел, бәхетне кояш чыкканчы тараталар", дип үстерде. Шуңа күрә бер эштән дә куркып торган булмады. Каенанам әйтмешли, бергә тапкан малның кадерен белеп яшәдек. 18 ел каенанам белән бик килешеп, уртак тел табып гомер кичердек. Минем әни дә без дә торды. 24 ел буе әниемне үз анасыдай якын күреп, тәрбияләп, хөрмәтләп яшәгәне өчен Гафиятемә әле дә рәхмәт укыйм", - ди Рәмзия апа.
Бәхетне үз кулларыбыз белән төзедек
Хәләл җефетенең сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап утырган Гафият агадан "Пәйгамбәребез с.г.в. "Ир-атка бәхетле булу өчен өч нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын" дигән. Сез үзегезне бәхетле ир-ат дип саныйсызмы?"дип сорадым. "Бәхет ул күктән дә төшми, акчага да сатылмый. Бәхетне мин фәкать үз кулларым белән төзедем дип уйлыйм. Йортны хатыным белән белән бергәләп салдык. Ат инде - авыл агаеның иң якын юлдашы. Ә хатыным - иң олы бәхетем. Гомер буе минем туганнарымны хөрмәт итеп яшәде. Бәйрәмнәрдә утызлап кеше җыела идек. Һәрберсен елмаеп каршы алып, кунак итеп озата иде. Менә шундый хатынны ничек хөрмәт итмисең инде?! Парлы картлык - олы байлык ул", - диде ул.
Әйе, гомер көзләренә парлашып кергән бу гаилә бәхетне зур сабырлык, тырышлык, бер-берсенең хаталарын гафу итеп, юл бирә белү белән тапкан. "Бөтен яктан да килгән кеше булмый. Бер-береңә яраклаша, кимчелекләрне кабул итә белергә кирәк. Ә иң мөһиме - сабырлык һәм тагын бер тапкыр са-быр-лык! Хатын-кыз сабыр, түзем булганда гына тормыш җайлы бара. Менә бүгенге яшьләргә шул сыйфатлар җитмәгәнгә аерылышулар күбәйде. Ачуланышкан саен төенчеген төйнәп әнисенә кайтып киткән хатын гаиләне бәхетле итә алмый. Тормыш ачуланышуларсыз, үпкәләшүләрсез генә бармый. Ә аларны җайлап-майлап үткәрә белү хатын-кыздан зур осталык, сабырлык сорый", - дип саный 60 еллык бай гаилә тәҗрибәсе булган Рәмзия апа.
Бу парлар гаиләдә генә түгел, эшләрендә дә һәрчак үрнәк булдылар. Рәмзия апа иң авыр, юлсызлык чорларында фельдшер булып, күрше-тирәдәге җиде авыл халкына медицина хезмәте күрсәтте. Аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев бер чыгышында: "Ул елларда авыл халкы сәламәтлеге сагында торган фельдшерларга һәйкәл куярлык", - дигән иде. Бу сүзләр Рәмзия апа кебекләр турында инде. 37 ел шушы тынгысыз, авыр эшен намус белән башкарган бу медицина ветераны - әле дә тирә-юньдә бик хөрмәтле ак яулыклы әби. Бригадир, озак еллар ревизия комиссиясе рәисе булып эшләгән Гафият ага да эшләгән елларында ук яуланган абруен гомер көзләрендә дә югалтмый саклый. Хор.Ключның бу хөрмәтле өлкәннәре үзләренә һәрчак ярдәм кулын сузып яшәүче авылдашлары Рифкать-Алмазия Сәлимгәрәевларга, Фердинант Фәрхиевка рәхмәт укыйлар.
Олыгайган көннәрендә туган нигезләренең җылысын саклап, балалар, оныклар кайтканны көтеп менә шулай матур гына тормыш көтәләр бу юбилярлар. Ә балаларына күз генә тимәсен, тормышта үз урыннарын табып, сөендереп яшиләр. Флүрәләре - Түбән Камада баш бухгалтер, Фәритләре озак еллар районда җаваплы урыннарда эшләде. Тик Розаның юклыгы гына инде ничә еллар үзәкләрен өзә аларның. Өч баласын ятим калдырып, 50 яшендә фани дөньяга күчкән кызлары - ата-ананың гомерлек йөрәк ярасы ул, Ходай сабырлык бирсен үзләренә. Рәмзия апа килене Лидияне мактап туялмый. "Шундый мәрхәмәтле, уңган кыз үстергән Тирсәдәге Дамира кодаегыбызга рәхмәт. Фәрит белән Лидия - бөтен эшебездә олы ярдәмчеләребез", - ди ул.
...Бүген Гафият аганың 85 яшьлек юбилеена һәм газиз кешеләренең бриллиант туйларына җыелган балалары, туганнары аларга карап сокланып, һәркемгә дә гомер көзләренә менә шулай парлашып керергә язсын иде дип телиләрдер. Ә юбилярларга теләк бер генә: парлы гомерегез озын булсын иде...
Рәмзия Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев