Рафилә Алиева: "Нечкәлекләрен белмим, әмма мин шул көнне КамАЗ машинасы астында калганмын.."
Иң зур бәхет – шушы җиргә басып тору ул
1992 елның 13 ноябрендә, җомга көнне, КамАЗ машинасы астында кала ул. Шушы көнне 17 яшьлек Рафиләнең тормышы асты өскә әйләнә.
Cөекле кыз, яраткан сеңел
Кырынды авылында Фәния-Мөнир гаиләсендә дүртенче сабый булып дөньяга килә Рафилә. Өч малайдан соң, 41 яшендә таба аны әнисе.
– Әти-әнинең мине тапмаска дигән уе да була, күрәсең. Ләкин әбием (әтиемнең әнисе) Газзә аларны бу уйларыннан кире кайтара. “Монысы кыз булачак, табыгыз, соңыннан миңа рәхмәт әйтерсез әле”, ди ул. Чыннан да, кызлары тууга бик сөенәләр Фәния белән Мөнир. Абыйлары Альберт, Рөстәм, Ирек тә бик яраталар көттереп кенә якты дөньяга килгән сеңлеләрен.
– Минем балачагым бик рәхәттә, якыннарымның ихлас яратуын тоеп үтте. Яшермим, иркәрәк тә кыз булганмындыр, бәлки. Чөнки ни теләсәм, шул бар иде бит, – дип сөйли.
Мәктәптә яхшы укуы өстенә, бик актив та була. Спорт белән шөгыльләнә, бию түгәрәгенә йөри.
– Ә иң яраткан фәнем татар теле булды. Моңа башлангыч сыйныфларда укыткан Тәскирә апа Галиева, югары сыйныфларда белем биргән Рәмзия Мөхәммәтнуровна, Илсөяр Шамиловна да сәбәпче булгандыр.
Туган теленә булган яратуы Алабуга пединституның татар теле факультетына алып килә кызны.
Бу кыз яшәмәс
Тормышының астын өскә китергән вакыйга I курста укыганда, 1992 елның 13 ноябрендә була.
– Нечкәлекләрен белмим, әмма мин мин шул көнне КамАЗ машинасы астында калганмын. Өч кыз булсак та, иң зур зыян миңа килгән, – дип сөйли. – Хастаханәгә алып килгәндә яшәү билгеләре булмагандыр инде, минем ни хәлдә икәнлегемне күргәч, биредә кабул итүче шәфкать туташы моргка илтергә кушкан. Бары тик ашыгыч ярдәм машинасы шоферы үтенече белән палатага алып кереп киткәннәр....Өч тапкыр кан салганнар (минем кан төркеме дә сирәк очрый торган – I, уңай).
Операция ясаганнар. Бер аягымны төбеннән үк диярлек кисәргә туры килгән. Дүрт көн реанимациядә аңсыз ятканмын. Бишенче көнне генә уянганмын. Аңга килгәндә исемемне дә хәтерләмәгәнмен, күрәсең, чөнки үзем турында “Актаныш районыннан, Әлфия исемле кыз мин” дип әйткәнмен....
Артка юл юк
Әнисе белән бергәләп ай ярым хастаханәдә ята кыз.
– Һич онытасым юк: әтиемнең энесе Ринат абый хастаханәдә чакта яныма килде дә: “Артка юл юк, сеңлем. Алга карап яшәргә кирәк. Дөньяда яхшы кешеләр күп, син моны үзең дә тоярсың әле”, диде. Аның сүзләренең хаклыгына яши-яши инанам. Чыннан да, тирә-ягыбызда яхшы кешеләр күп, аларны күрә белергә генә кирәк. Мин хастаханәдә ятканда курсташларым чиратлап палатада дежур тордылар, абыйларым күтәреп кенә йөрттеләр, әти-әнием янымнан китмәде. Авылда дусларым килеп йөрделәр. Менә шулар барысы бергә миңа яңа халәтемә күнегергә ярдәм иткәндер, – дип сөйли.
Егылган чаклар да булды
Февраль аенда Рөстәм абыйсы белән Казанга, “РИН” ортопедия үзәгенә протез ясатырга баралар.
– Әлеге үзәк подвалда урнашкан иде. Рөстәм абыйга мине күтәреп алып төшәргә, алып менәргә туры килде. Үзәк җитәкчесе Владимир Суворовны да бик яхшы хәтерлим. Үзе дә протезлы, искиткеч мәрхәмәтле кеше иде ул, – дип дәвам итә. – Протез белән беренче адымнарны ясаган чаклар – әле дә исемдә. Шундый авыр иде ул минутлар. Кайчак аякка ялгыш басып егылып киткән чаклар да булды. Әмма сер бирмәдем. Гомумән, авыр дип елаган чагымны хәтерләмим...
Әбием мәктәбе
– Әбием Газзә биш бала белән бик яшьләй тол кала. Бабабыз Гайфи үлгәндә зурысына 17 яшь була, кечкенәсе – корсакта. Көчле рухлы әбиебез аларның барысына да тиешле тәрбия бирә. Расим, Ринат, Илгизәр абыемнар, Сәлимә апа, әтием Мөнир аның ни әйтергә теләгәнен күз карашыннан ук аңлыйбыз дия торганнар иде. Без, оныклары да, әби мәктәбен уздык . Ул исән чакта аның законы белән яшәдек. Әби безгә “Бөгелеп-сыгылып тормагыз” дип бер генә әйтә иде.
“Таш белән атканга да аш белән атыгыз” дигән сүзләре дә яши-яши тормыш шигаремә әверелде. Көчле рухлы булуым әбиемнән дә килә торгандыр. Алдыма нинди дә булса максат куйганмын икән, ни генә булмасын, артка чигенмим, – ди Рафилә.
– Февраль аенда протез куйдырдым да шул ук елны августта эшкә керештем. Минем хәлемә керә белгән Кырынды мәктәбенең ул чактагы җитәкчеләре Азат Фәизович һәм Диләрә Рафинатовна Фәрвазовларга, мәктәп коллективына, укучыларга, әти-әниләргә әле дә рәхмәтле мин, – ди Рафилә Мөнир кызы. 1999 елда аның үзен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр.
– Мәктәп тормышының кайнап торган вакытлары иде ул. “Мирас” театр түгәрәге, “Асылъяр” фольклор ансамбле гөрләп эшли. Балалар белән нинди генә бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуламадык?! Иҗат дәрте ташып тора иде ул чакларда. Бәйрәмнәргә сценарийларны үзем яза идем. Ә балалар ничек актив булдылар?! Шул елларда бездә канат ныгыткан укучыларыбыз Ландыш Хөсәенова, Венер Сәлимов, Фәридә Саетҗанова, Ранилә Гыйльманова, Диния Кәримуллина, Рамис Исмәгыйлев, Фәнсилә Шәйдәүләтова, Динара Рамазанова, Динара Ахунова һәм тагын бик күпләр иҗат, мәгариф юлыннан китеп матур уңышларга ирештеләр. 2011 елда мәктәпне тәмамлаган укучыларым Энҗе, Миләүшә, Эльвира, Илдинә, Рушан, Ләйсән, Гөлчәчәк (мин аларның сыйныф җитәкчеләре идем), аларның әти-әниләре белән бер гаилә кебек булдык, хәзер дә аралашып яшибез.
Хәзерге вакытта башлангыч мәктәп-балалар бакчасы урнашкан бинага күчкәнгә дә 11 ел булган икән инде. Хәзерге хезмәттәшләрем Рәфинә, Алсинә, Гөлнара, Алия, Айсылу, Ләйсирә, Лена, Надя, Филисә, Гөлфия, Альбина апалар, Марс абый, Рамис һәркайсы – кызыклы, иҗади шәхес. Нинди вазифа башкаруларына карамастан, үз эшләренә зур җаваплылык белән карап, ярдәмләшеп эшли беләләр. Җитәкче буларак, мин бик тә рәхмәтле хезмәттәшләремә.
Тормышымнан канәгать
– Яшәү мәгънәсен ныграк аңласын өчен, Аллаһ кешегә әнә шундый сынаулар бирә торгандыр. Әлеге фаҗигадән соң тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башладым. Бүгенге көндә минем өчен иң зур байлык – сөекле улым Әмир, ирем Рамис, туганнарым, якыннарымның исән-сау, янәшәдә булуы. Әти-әнием исән чакта һәр эшемне аларны шатландыру өчен башкарсам, хәзер рухларын сөендерә алсам иде дип телим. Минем өчен иң зур бәхет – аягымда басып тору, үз кулым белән тотып ашау, дөнья матурлыгын күзем белән күрә алу. Минем өчен матди байлык мөһим түгел, чөнки аны табып була. Бөтен эшне үзем эшли алуыма шөкер итәм. Табигать-Анадан яшәү көче алам. Кайчак көч туплар өчен табигать кочагына махсус чыгам. Бүгенге тормышым өчен Аллаһыга бик тә рәхмәтле мин. Үзем иҗат иткән кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне (Рафиләгә әтисеннән шигъри җанлылык та күчкән – авт.) китап итеп бастырып чыгарасым килә....
...Ул сөйли дә сөйли, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Аның белән аралашканнан соң тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Күңел ташый, әмма елап булмый. Нәкъ аның үзе кебек....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев