Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Райондашлар, сак булыгыз, мошенниклар

Район халкын уяу булырга чакырабыз: мошенниклар әледән-әле халыкны алдауның яңа ысулларын табып кына торалар.

Әлеге очракларның күбесе кәрәзле элемтә чаралары аша башкарыла. Интернет челтәре аша да күпләр мошенниклар кармагына эләгә. Менә аларның кайберләре.

ПРИЗ ОТУ. Бу очракта, гадәттә, мошенник, телефонга шалтыратып, үзен радиостанциядә эшләүче яки нинди дә булса компания хезмәткәре итеп таныштыра. Булачак корбанын ул зур призга ия булуы белән котлый. Ә әлеге акчаны пластик картага күчергәннән соң алырга мөмкин булганлыгын әйтә. Моның өчен карта мәгълүматларын сорый. Соңыннан “мобиль банк“ ярдәмендә зыян күрүченең акчасы юкка чыга. Шулай ук абонентка автомобиль отуы турында СМС-хәбәр дә килергә мөмкин. Анда мәгълүмат сайтта урнаштырылуы турында әйтелә һәм телефон номеры күрсәтелә. Сайтка кергәннән соң, алданучыга берникадәр күләмдә салым түләргә кирәклеген хәбәр итәләр...

 

ТУГАННАР БЕЛӘН КИЛЕП ЧЫККАН ОЧРАК. Мошенник, телефонга шалтыратып, үзен туганы яки дусты итеп таныштыра. Дулкынланган, борчылган тавыш белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганлыгы турында әйтә. Акча биреп, мәсьәләне хәл итәргә була, ди. Әгәр дә туганын бәладән коткарам дип алданучы ризалашса, аңа ничек итеп акча күчерергә кирәклеген аңлата. Ул, гадәттә, 1 мең сумнан 300 меңгә кадәр булырга мөмкин...

 

СМС-үтенеч. Абонентның кәрәзле телефонына мондый эчтәлектәге хәбәр килергә мөмкин: “Минем проблемалар килеп чыкты, шундый номерга шалтырат. Әгәр ул элемтәдә булмаса, акча сл. Соңыннан барысын да аңлатырмын“...

 

ЯЛГЫШЛЫК БЕЛӘН АКЧА КҮЧЕРҮ. Абонентка “мобиль күчерү“ аша акча “киткәнлеге“ турында СМС-хәбәр килә. Шул арада шалтыратып ялгышлык белән акча күчүе турында һәм әлеге сумманы кире шул ук “мобил күчерү“ аша җибәрегез дип әйтәләр. Зыян күрүче акчаны күчерә, шуның белән телефонындагы бар акча да юкка чыга...

 

БАНК КАРТАСЫННАН АКЧА ЮГАЛУ. Мошенниклар абонентка банк картасының “заблокирован“ булуы турындагы СМС-хәбәр юллыйлар. Тулырак мәгълүмат алу өчен билгеле бер номерга шалтыратырга кирәклеге күрсәтелә. Ә номерны җыйгач, анда банкның куркынычсызлык хезмәтенә эләгүләрен әйтәләр һәм төрле схема буенча эш итәргә кирәклеген өйрәтәләр...

ххх

Хөрмәтле райондашлар! Кемдер кушуы буенча, гадәттә, юл-транспорт һәлакәте белән бәйле очракка сылтап, приз оту һәм башка гамәлләр буенча акча күчергәнче ныклап уйларга киңәш итәбез. Билгесез кешеләрдән килгән теләсә нинди мәгълүматны иң башта тикшерегез, туганнарыгыз, дусларыгыз белән элемтәгә керегез. Билгесез телефон номерларына акча сала күрмәгез. Банктан дип СМС-хәбәр килсә, иң башта банк хезмәткәрләре белән элемтәгә керегез. Аз гына шикләнгән очракта да полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Анда сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр. Сак булыгыз!

Валентина ДОЛЖЕНКОВА,

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге юрисконсульты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев