Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәгъде Халитов – һәрвакыт беренче урында булган якташыбыз

    Әгерҗедә яшәүче Фатыйх-Нурдидә Халитовлар тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары тугач, Коръәнне яттан белгән Фатыйх абзый, "Әр-рәгъд" сүрәсенең исемен татар әйтелешенә яраклаштырып, Рәгъде дип куша. Ул исем "яшен, ялкын, күк күкрәү"не аңлата. Исеме җисеменә дә, эчке фәлсәфәсенә дә туры килгән Рәгъде ХАЛИТОВ 75 яшендә дә бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җиң сызганып яшьләр...

    Әгерҗедә яшәүче Фатыйх-Нурдидә Халитовлар тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары тугач, Коръәнне яттан белгән Фатыйх абзый, "Әр-рәгъд" сүрәсенең исемен татар әйтелешенә яраклаштырып, Рәгъде дип куша. Ул исем "яшен, ялкын, күк күкрәү"не аңлата. Исеме җисеменә дә, эчке фәлсәфәсенә дә туры килгән Рәгъде ХАЛИТОВ 75 яшендә дә бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җиң сызганып яшьләр арасында уңышлы эшли.

    КЕЧКЕНӘ ГАРМУНЧЫ

    Иң оста баянчыларның исеме кергән "Татар баянчылары" китабында үзенең лаеклы урынын алган Рәгъде Халитов шушы биеклегенә стартны өч яшендә башлый. Нәни Рәгъде гармунны беренче тапкыр әнә шул чакта кулына ала. Аннан мәктәпкә, укырга барганда бер кулына сумка, икенчесенә гармун тотып йөри башлый. Шул чакта ук "Әгерҗенең беренче гармунчысы"на әйләнә. Аны концерт-кичәләрнең берсеннән дә калдырмыйлар. Бишенче сыйныфта укыганда яңа гармунлы була. Аннары аккордеон, баян... Мәктәпне тәмамлап чыкканда егетнең хыял-максатлары ачык була - укырга! Ул бөтен җаны-тәне белән Тукай, Такташ, Сәйдәш рухын саклаучы Казанга ашкына.

    КАЗАННЫ АЛУЫ

    Кабул итү имтиханнары төгәлләнү сәбәпле, беренче елда уку бәхете тәтеми, төзелешкә эшкә урнаша. Кичләрен кайгыртучан остазы, радиодан сокланып тыңлаган Рәис Сафиуллиннан музыкаль белем нигезләрен шактый үзләштерә тырыш егет. 17 яшендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакльләрдә төрле музыка коралларында уйнап осталыгын арттыра. Җәен шушы театр төркеме белән нефть чыгаручы районнарда гастрольләрдә йөри. Бар буш вакытын укуга әзерлеккә багышлаган Рәгъдегә бәхет елмая. Ул Казан дәүләт педагогия институты студенты була! Институтның музыка факультетында белем алган студент җәен танылган җырчылар белән гастрольләрдә булганда халык белән тыгыз аралашып халкыбызның музыка уен коралларын өйрәнә башлый. Гармун, курай, кубыз, скрипка, гөсләдән тыш, халык онытып бетермәгән камыл курай, сорнай, мөгез, көтүче быргысы һәм башка уен кораллары барлыгын да белә.

    Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң шушы уку йортында педагог-музыкантлар әзерләү эшенә җиң сызганып керешә яшь белгеч. Авыллардан, туган ягы Әгерҗе төбәгеннән килгән егет-кызларның сәләтләрен ачу, аларны җәмгыятькә файдалы музыкант-педагоглар итеп үстерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.

    Үз белемен күтәрү турында да онытмый талантлы якташыбыз. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Казан филиалында аспирантура тәмамлый. 1983 елда татар музыкасы һәм халык уен кораллары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Ә 1985 елда музыка факультеты деканы вазифасын тапшыралар. Декан буларак та тарихи әһәмиятле эшләр башкара: "Музыка тәрбиясе нигезләре" дигән махсус кафедра ача. Татарстан һәм Башкортостан районнары буйлап татар халкының музыка фольклорын җыюны дәвам итә, концерт эшчәнлеге турында да онытмый.

    Татарның онытыла барган 30дан артык музыка уен коралына яңа сулыш өрә Рәгъде Халитов. Татар халкының Болгар заманнарыннан, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан калган уен коралларын өйрәнүне дә дәвам итә. Аның фәнни табышлары башка халыкларның да музыкаль тарихын ачыклауга этәргеч була.

    ТАТАР МОҢЫН - ИЛ БУЙЛАП

    Татар музыка фольклорын, борынгы музыка коралларын үзенең биш бармагы кебек белә галим. Халык арасыннан үзе тапкан 30 уен коралының һәммәсендә дә "кош сайрата". Талантлы музыкант-башкаручы, концертмейстер буларак киң танылу алган оста радио, телевидение аша да тирән эчтәлекле чыгышлар ясый. Баянда, бөтен төр гармуннарда һәм бөтен төр курайларда өздереп уйнавы педагогия университеты аудиторияләренә, концерт залларына гына сыймыйча, халык уен кораллары ансамбльләренә, "Уйнагыз гармуннар!" бәйрәмнәренә, конкурс-бәйгеләргә әверелә.

    Чит илләрдә дә халкыбызның бай музыкаль мирасын пропагандалый. Казан дәүләт педагогия университеты делегациясе составында халкыбыз күңелендәге моң дәрьясын Кытай халкына ишеттерә. Финляндиядәге Тукай җәмгыяте чакыруы буенча анда баргач, бөртекләп җыйган күңел хәзинәләрен башка халыклар белән дә теләп уртаклаша. Рәгъде Халитовның Һиндстанга баруы татар дөньясының офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Үзбәкстан, Казахстан, Эстония, Латвия кебек илләрдә дә аның осталыгына сокланып карыйлар.

    Рәгъде Фатыйхович студентларны да концерт эшчәнлегенә һәм иҗади хезмәткә ныклап әзерли. Алар арасында фәнни дәрәҗәләргә ирешүчеләр, Россия һәм Татарстанның мактаулы исемнәренә лаек булучылар да күп. Күпсанлы укучыларының уңышлары һәм факультетның үзләре оештырган вокаль ансамбле дә Италия, Австрия кебек чит илләрне дә таң калдыруы белән бик горурлана ул.

    Зур талант иясе - композитор буларак та киң танылу алган шәхес. Аның Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язылган "Казан сөйли" җырын 40 елдан артык тыңлап хозурланабыз. Баян өчен язылган пьесалары уку-укыту материалы буларак кулланыла.

    Тагын бер зур горурлыгы - 45 ел Казан педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, доцент, педагогия фәннәре кандидаты Наҗия ханым белән корган тату гаиләсе. Кызлары Гөлнара Мурзиева да әти-әнисе юлыннан кыю атлый. Ул - Казан дәүләт консерваториясендә әйдәп баручы укытучы, доцент. Музыка өлкәсендәге уңышлары белән күпсанлы тыңлаучыларын сөендереп, ил горурланырдай музыкантлар тәрбияли.

    УЛ - ҺӘРВАКЫТ БЕРЕНЧЕ

    Заманында Әгерҗенең беренче гармунчысы булган Рәгъде, Казан каласында татар халкына хезмәт итеп, профессор дәрәҗәсенә күтәрелде. Татар музыка уен коралларын өйрәнүдә һәм аларны тормышка кайтаруда яңа юллар ярды якташыбыз. Республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә, чит илләрдә дә якташыбызның иҗаты югары бәяләнә, концерт программалары белән йөргәндә һәрвакыт җылы кабул ителә. Казандагы якташлар оешмасында җитәкче булып эшләгән, хәзер дә аның эшчәнлегендә актив катнашучы талант иясе быел Әгерҗедәге якташларын да күңелле, дәртле көйләре, осталыгы белән таң калдырырга, район Мәдәният сараенда барысы белән күрешү бәхетенә тиендереп китәргә вакыт тапты. Ул үзе укыган 1нче гимназия (элекке 34 мәктәп) музеена курай да бүләк итте.

    55 ел гомерен мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеккә багышлаган якташыбызны 75 яше уңаеннан тәбрикләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин болай диде: "Рәгъде Халитов Россия һәм Татарстан музыка үсешенә зур өлеш кертә. Ул - эше һәрвакыт беренче урында булган һәм беренче урында булып калган хезмәт иясе". Әнә шундый бәяләмәгә ия булган талантлы якташыбыз - безнең горурлыгыбыз.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: