Рәшид һәм Флүрә Вәликәевлар 50 ел мәхәббәт учагын саклый
Пар сукмактан – алтын туйга
Моннан 50 ел элек, 24 март көнне Әгерҗедә Рәшид һәм Флүрә ВӘЛИКӘЕВларның яшь гаиләсенә нигез салына. Бер елдан соң шушы ук көнне беренче кызлары Резидә дөньяга аваз сала.
Рәшид абый – төп Әгерҗенеке.
– Әтиебез Хафиз 1934 елларда салган бу йортыбызны. Без, биш бала, шушы йортта туып үстек. Мин өйләнгәч тә төп нигездә төпләндем, – дип сөйли ул.
Флүрә Көчек авылында дөньяга килсә дә, гаиләләре ул кечкенә вакытта ук Әгерҗегә күченгән.
– 50 ел элек күрше Шаралапов урамыннан Татарстан урамына шушы йортка килен булып төштем. Каенатам Хафиз, каенанам Сара бик җылы каршы алдылар, – дип кушыла Флүрә апа.
Ә менә танышуларына поезд сәбәпче.
– Ул елларда әгерҗелеләрнең күбесе Ижауга барып эшли иде бит. Иртәнге сәгать дүртләрдә үк торып чыгып китәсең дә, төнлә генә өйгә кайтасың. Минем дә эшкә бару-кайту юлында Рәшит белән поездда берничә тапкыр очрашканым булды. Аннан ул мине Шаралапов урамына кадәр озатып куя башлады. Чөнки безнең тирәләрдә бик караңгы була торган иде, – дип хәтер яңарта Флүрә апа.
Менә шул озатып йөрүләр соңрак мәхәббәткә әверелә.
– Гаилә корганда башкарылырга тиешле бөтен йолаларны үтәргә тырыштык: никах укыттык, ЗАГСка барып язылыштык, туй уздырдык. Ак күлмәк, фата, балдаклар – барысы да булды, – дип сөйлиләр.
Язылышкан көнне төшкән фотоларын әле дә кадерләп альбомнарында саклыйлар.
– Әле кичә генә кебек иде. Кай арада узган ул 50 ел?! – диләр бер-берсенә ягымлы караш ташлап.
Рәшит хезмәт юлын Ижау заводында башласа да, бераздан туган шәһәренә кире әйләнеп кайтырга туры килә.
– Әгерҗедә иң кулай урын – тимер юл, шуңа вагон депосына осмотрщик булып урнаштым, – ди Рәшид абый. – Осмотрщикның төп вазифасы – вагондагы төзексезлекләрне, ягъни брак ачыклау. Бөтен эш диярлек кул көче белән башкарыла торган вакытлар иде бит ул. Ничек кенә булмасын, алга куелган бурычларны үтәп барырга тырыштык.
Бераз алга китеп, шунысын әйтү кирәк: биредә 33 ел намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга китә ул. Оешманың, җитәкчелекнең төрле дәрәҗәдәге бүләкләренә лаек була. 2003 елда Әгерҗедә яңа вокзал ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан “Россия тимер юлларының Мактаулы тимерьюлчысы” билгесен һәм таныклыгын кабул итеп ала.
СМПда штукатур-маляр булып эшли башлаган Флүрәнең дә гаилә корганнан соңгы хезмәт юлы вагон депосында дәвам итә.
– Моның төп сәбәбе балаларны тәрбияләүгә кагылышлы булды. Беренче кызыбыз Резидәдән соң Алсу дөньяга килде. Аларны бакчага йөртү мәшәкатьләре белән бәйле рәвештә икебез дә бер урында, әмма төрле сменаларда эшли башладык, – диләр.
Эш урыннары гына түгел, вазифалары да бер үк аларның: Флүрә апа да, Рәшид абый кебек үк, озак еллар осмотрщик булып эшли. Ул да сынатмый: «Имин юллар өчен» таныклыгына һәм башка бүләкләргә, Хезмәт ветераны исеменә лаек була.
“Һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә” дип юкка гына әйтмиләр: яшәү дәверендә яшьлектә үзләштергән штукатур-маляр һөнәренең дә кирәге чыгып торды, ди Флүрә апа. Әнә, үз йортларына янкорма салганда да, кызларының йортларын яңартканда да штукатурлау, буяу эшләрен үзе башкарган.
– Әти-әни үзләре дә гомер буе эшле булдылар, безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр, – ди кызлары, Әгерҗе район электр элемтәсе узелы начальнигы Резидә Галиуллина. – Кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнигә булышып үстек.
Элеккерәк елларда күпләп кош-корт тоталар, иткә чалыр өчен эре терлек тә, берара сыер да асрыйлар алар. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасында да бергәләп эшлиләр.
– Әти-әни әле хәзер дә бар эшне гел икәүләп башкаралар: әни орлык чәчсә, әти үсентеләрне күчереп утырта. Берсе артык сабакларын киссә, икенчесе бәйли. Башка эшләрдә дә шулай. Бездә эш бүлешеп тору юк, – дип дәвам итә.
– Ә менә сату эшенә Рәшид оста. Элек-электән үзебездән арткан җиләк-җимеш, яшелчәне сата идек. Бу эштә кызларыбыз да зур булышчыларыбыз булдылар, – ди Флүрә апа.
– Сәүдәгәрлек безнең кандадыр инде ул. Минем бабай да сату иткән. Әгерҗелеләрнең хәтерендәдер әле: тимер юл янында урнашкан ОРС кибетен “Вәликәев магазины” дип йөртәләр иде. Бу бабам шунда сәүдә итү белән бәйле, – дип дәвам итә Рәшид абый.
Әнә шулай, гомере буе бер-берсен тулыландырып, аңлашып-килешеп яшәгәнгә һәм эшләгәнгә пар сукмак буйлап алтын туйларына килеп җиткәннәрен дә сизми калганнардыр инде алар.
– Дөньябыз җитеш, ике кызыбыз, өч оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз – иң зур байлыгыбыз. Аларның бәхете – безнең бәхет, – диләр Вәликәевлар.
Ә без аларның тормыш арбасы алга таба да парлы сукмактан тәгәрәсен иде, дибез. Бу – балаларының да иң зур теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев