Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сабан туена – шигырьләр

    Туган ягыбызда нәткъ ике атнадан - 1 һәм 2 июльдә милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләячәк. Сезнең игътибарга әлеге бәйрәм турында җирле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр тәкъдим итәбез. БӘЙРӘМ ИТИК ӘЛЕ БЕРГӘЛӘП Сабантуйлар җитте, сихри моңнар Мәйданнарга тарта күңелне. Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне Авыр елларда да үткәрде. Туган яклар...

    Туган ягыбызда нәткъ ике атнадан - 1 һәм 2 июльдә милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләячәк. Сезнең игътибарга әлеге бәйрәм турында җирле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр тәкъдим итәбез.

    БӘЙРӘМ ИТИК ӘЛЕ БЕРГӘЛӘП

    Сабантуйлар җитте, сихри моңнар

    Мәйданнарга тарта күңелне.

    Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне

    Авыр елларда да үткәрде.

    Туган яклар газиз һәркемгә дә,

    Авылдашлар кайта читләрдән.

    Сагындырып килгән бу көннәрне

    Кем бар икән зарыгып көтмәгән?!

    Заманында милләт бакчасына

    Кемнәр генә пычрак атмаган.

    Тик шулай да минем газиз җирем

    Асыл йөзен әле саклаган.

    Йөрәгемә минем тәүге хисләр,

    Тәүге моңнар тынгы бирмиләр.

    "Шәмдәлләрдә генә лә утлар яна,

    Җиткән кызлар киндер эрлиләр".

    Шәмдәлләрдә генә утлар янган,

    Өй эченә иңгән серлелек.

    Шунысын беләм: тукымасы булган

    Мәйдан батырына сөлгелек.

    Хәзер инде киндер тукымыйлар,

    Онытылган аның серләре.

    Бүләкләр күп хәзер мәйданнарда,

    Дәшеп тора табын түрләре.

    Кырларымда эшләр тынган ара,

    Күңел тыныч, табын түгәрәк.

    Үпкәләмә, якташ, бу бәйрәмдә

    Игенчегә табын түрдәрәк.

    Милли рухыбызны бер яңартып,

    Бәйрәм итик әле бергәләп.

    Чыңгыз МУСИН.

    САБАН ТУЕ ҖИТТЕ

    Газиз халкым, Сабан туең җитте,

    Чал тарихлы милли бәйрәмең.

    Колгаларда җилферди бит, әнә,

    Мәйданнарга дәшеп әләмең.

    Чәчү беткән, ә игенче уйда,

    "Кем соң быел сабан батыры?!"

    Борынгыдан калган гадәт инде

    Бүләк көтә хаклы батырны.

    Авылымның иң көчлесен көтә

    Хуҗалыкның иң зур тәкәсе.

    Авыл кызы яшереп сөлге чигә,

    Җиңүчегә бүләк итәсе...

    Көязләнеп кенә чүлмәк көтә

    Быел үзен ватар хуҗасын.

    Күзне бәйләп чүлмәк ваталмаска

    Татар инде татар буламы соң?!

    Салам тутырылган тукмак көтә,

    Стан көтә "сугыш чукмарларын".

    Күрсәт әле, халкым, мәйданнарда,

    Татар булган җирдә ни барын?!

    Бау тартышы, йөгерү ярышлары

    Җилкендереп тора йөрәкне.

    "Камыр батырлар" да утын яра

    Көчләндерер өчен беләкне.

    Бик ямьләнгән инде инеш буе,

    Көязләнгән чибәр таллар да.

    Сабантуйга дан, мәдхия җырлый

    Сандугачлар өзелеп таңнарда.

    Чабыш атлар ярсып көтә, әнә,

    Сизә алар бәйрәм җитәсен.

    Сөйгән халкым, туган җирем көтә

    Сабантуйның якты иртәсен.

    Әлфирә НИЗАМОВА.

    САБАН ТУЕ

    Сабан туе! Бәйгеләрдә

    Барча халык катнаша.

    Гер күтәрә, бау тартыша,

    Бу - гаҗәеп тамаша.

    Сабан туе мәйданында

    Күтәрелә күңелләр.

    Җилдәй җитез атлар чаба,

    Көрәшә ир-егетләр.

    Һәр кешегә дә мәйдан киң,

    Сәләтлеләр - уртага.

    Язгы чәчү батырлары

    Бүген итә тантана.

    Киленнәр бизәкләр чиккән,

    Нурдандыр өлгеләре.

    Ел-чорлар аша җилферди

    Сабантуй сөлгеләре.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: