Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сагынабыз сине, Резидә

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланганда күпләр балаларының тәүге тапкыр беренче сыйныфка баруларын зур дулкынлану белән искә төшерәдер. Улым Илдус хәзер үзе ике бала атасы инде. Ә аның тәүге тапкыр мәктәпкә баруы әле дә күз алдымда. Утызлап баланы чеби анасы кебек бергә җыеп, беренче укытучылары Розалия Әбдрәшитова сыйныф бүлмәсенә кертеп утырткач,...

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланганда күпләр балаларының тәүге тапкыр беренче сыйныфка баруларын зур дулкынлану белән искә төшерәдер.
Улым Илдус хәзер үзе ике бала атасы инде. Ә аның тәүге тапкыр мәктәпкә баруы әле дә күз алдымда. Утызлап баланы чеби анасы кебек бергә җыеп, беренче укытучылары Розалия Әбдрәшитова сыйныф бүлмәсенә кертеп утырткач, күзем алдагы партада утырган кызчыкка төште. Кара карлыгандай кара күзле, кара бөдрә чәчләрендә ак бантиклы бу кыз Резидә Ямилова булып чыкты. Икенче сыйныфтан балаларны яшь укытучы Лидия Гайнуллина укыта башлады. Һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачыклап, бөтен белемен, яшьлек дәртен эшкә җигеп укыттылар бу мөгаллимнәр. Шуңа хәзер ул укыткан укучыларның үз балаларын аңа укытырга бирүләре гаҗәп түгел.
Балалар үсә торды. Сигезенче сыйныфта улымның партадашы - иң акыллы малай, уку отличнигы Рамис Шәрифуллин кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Балаларны бик тетрәндерде бу кайгы, ата-аналар да үз хәсрәтләре кебек кабул итте ишелеп төшкән хәбәрне. Инде олы тормышка аяк баскач, үлем сыйныфташлары арасыннан Володя Гобәйдине, Сережа Рыбинны тартып алды. Өч ел элек балаларын, якыннарын ятим калдырып, яман чирдән улымның якын дусты Илдар Иштерәков китеп барды. Быел аларның барысына да 45 яшь тулган булыр иде. Резидә Ямилова-Ясәвиева да 21 сентябрьдә 45 яшьлеген бәйрәм итәр иде. Иде дип үткән заманда язу бик авыр. Ә газиз кызын югалткан әнисенә, якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык һәм шуның өчен әҗер-савабын бирсен.
Резидәнең кыска гына гомере минем күз алдымда үтте. Ул хезмәттәшем иде. Мәктәпне тәмамлагач, өч ахирәт - Резидә, Гөлсәрия, Диләрә Чаллы медучилищесында укып, акушерка булдылар. Аерылмас дусты Гөлсәрия Садыйкова белән район хастаханәсендә эшли башлауларына 25 ел тулган булыр иде. Алар эшләгән 4нче катта элек гинекология, неврология, күз, колак һәм тире авырулары бүлекләре урнашкан. Озак еллар Резидә белән эшләгән ЛОР-табиб Эльза Таһировна: "Резидә һәр эшне җиренә җиткереп башкарды, хезмәттәшләре һәм авырулар белән беркайчан да конфликтка кермәде", - дип искә ала. Өлкән хезмәттәше Хәмдия Хаҗиева Резидә турында: "Эчкерсез, гади, ярдәмчел, кеше тикшермәде, гайбәт сөйләмәде", - ди сагынып.
Училищедан соң Әгерҗегә эшкә кайткан җан дуслар Резидә, Гөлсәрия, Диларом бер турда диярлек гаилә кордылар, өчесенең дә бер кыз һәм бер улары үсә. Резидә ире Илшат белән йортларын зурайтып төзеделәр, өйләрендә һәр әйбердә Резидәнең кул җылысы саклана кебек. Иренә сөекле хатын, ике баласына кадерле әни, әнисе Рәмзиягә газиз кыз булып, балаларының үскәненә куанып яшисе дә яшисе иде бит. Яман чир медицина хезмәткәрләрен дә аямый шул. 2010 елда авыруы билгеле булып, авыр химия курсларыннан соң очрашканда хәлен сорасаң гел сабыр гына елмаеп "әйбәт" дип җавап бирә иде.
Вафатына бер көн кала реанимация бүлегенә хәлен белергә кердем. Яман шеш бөтен әгъзаларына таралып, эчтән кимерә. Искиткеч авыртуларга түзеп, шул чакта да елмаеп саубуллашты Резидә. Инде вафатына ел ярым булды.
Иртәрәк кереп яттылар шул улымның сыйныфташлары җир куенына, урыннарын җәннәтләрдә әйләсен. Бу язмам рухларына дога булып ирешсен.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев