Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сагынуны басарга авылга кайтам

"Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин, тик менә туган авылымны гына сагынам. Сагышым көчәйсә, Иж-Бубыйга кайтып киләм", - ди Әгерҗедә яшәүче 90 яшьлек юбиляр Назыйма РӘХИМОВА. Менә инде өч ел Әгерҗедә - сугыш ветеранының тол хатынына бирелгән фатирда яши Назыйма апа. Үзенә генә яшәү авырайгач, аның янына Новокузнецкидан бердәнбер улы Фәрит...

"Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин, тик менә туган авылымны гына сагынам. Сагышым көчәйсә, Иж-Бубыйга кайтып киләм", - ди Әгерҗедә яшәүче 90 яшьлек юбиляр Назыйма РӘХИМОВА.
Менә инде өч ел Әгерҗедә - сугыш ветеранының тол хатынына бирелгән фатирда яши Назыйма апа. Үзенә генә яшәү авырайгач, аның янына Новокузнецкидан бердәнбер улы Фәрит кайткан.
- Бик хөрмәтләп тәрбияли улым. Ходай исәнлеген генә бирсен, берүк. Өч оныгымның рәхәтен күрергә насыйп итсен. Фәритем белән сөйләшеп утыру да җанга рәхәтлек өсти. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, зур сабырлык белән җавап бирә. Телевизор караганда кайчак сәяси хәлләрне бик аңлап бетермим. Улым барысын да бик тәфсилләп аңлата, - ди Назыйма апа.
Украинадагы хәлләр турындагы хәбәрләрне битараф кына карый алмый тыл ветераны.
- Алар мине сугыш елларына алып кайта. Илебезгә дошман явы килгәндә мин 16 яшьлек кыз бала идем. Җәй буе басудан кайтмый эшләүләр, ачлык, ялангачлык - болар берсе дә онытылмый. Колхозда көзге кыр эшләре бетми, мәктәпләрдә укулар да башланмый иде ул елларда. Сугыш башланып бер ел вакыт үтүгә, мине дә фронтка алу турында чакыру килде. Җыенып чыгып киттем. Тик безне озата баручы лейтенант "яше җитмәгән" дип, вокзалдан өйгә кайтарып җибәрде, - дип искә ала ул.
Менә шулай сугыш вакытыннан алда олыгайта алар буынын. Сугыштан соң күп елларга сузылган хезмәт юлы башлана. Аның күп өлешен Иж-Бубый санаториенда эшләүгә багышлый Назыйма апа.
- Яшь чакта бәхет эзләп Ижауга чыгып киткән идем. Тик минем бәхетем туган авылда булган икән. Кире әйләнеп кайтып, Иж-Бубый санаториена урнаштым. Башта пионервожатый идем, аннан лаеклы ялга чыкканчы тәрбияче булып эшләдем. Шушы авылдан Мулла исемле егеткә кияүгә чыктым. Аның белән 40 елдан артык бик дус-тату яшәп, улыбыз Фәриткә гомер бүләк иттек, - дип сөйли.
Иренең вафатына 30 елга якын инде. Өч бертуганы да мәңгелеккә күчкән.
- Иж-Бубыйда исән калган бердәнбер сеңлем Вәсимә яши. Авылымны сагынган минутларда аның янына кайтып килсәм, рәхәт булып китә. Үзе дә хәлемне белергә бик еш килә, рәхмәт яусын сеңлемә. Аның белән күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз, яшьлекне искә алабыз. Иж-Бубыйдагы күршеләребез дә бик әйбәтләр. Кайсына гына керсәк тә, кочак җәеп каршы алалар, кунак итәләр, - ди Назыйма апа.
Туган көнендә дә якыннары бүләкләргә, чәчәкләргә күмделәр юбилярны. Моңа өстәп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын, район җитәкчелеге исеменнән бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшыргач, рәхмәт әйтер өчен сүзләр табалмый дулкынланды ул.
- Олы кеше өчен җылы сүз һәм игътибар - иң зур бүләк ул. Мине шулай хөрмәтләгәнегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә зурласын. Ә илебездә сугышлар булмасын, - дигән сүзләр белән озатып калды тәбрикләргә килүчеләрне районыбызның хөрмәтле Ак әбисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев