Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: тилчә вирусы кешегә дә күчә

    Башкортостанның Туймазы районында өч авылда тилчә вирусы ачыкланган. Авылга керү уңаенда контроль-тикшерү пунктлары урнаштырылган. Барлык машиналарны дезинфекциялиләр һәм анда ит, сөт ризыклары бармы-юкмы икәнлеген тикшерәләр. 473 баш мөгезле эре терлекне юкка чыгарырга туры киләчәк. Фаразлар буенча әлеге вирус Урта Азиядән терлек белән кайткан. Авыру ачыкланган чыганаклар тулысынча бетерелгән. Хәзерге вакытта...

    Башкортостанның Туймазы районында өч авылда тилчә вирусы ачыкланган.

    Авылга керү уңаенда контроль-тикшерү пунктлары урнаштырылган. Барлык машиналарны дезинфекциялиләр һәм анда ит, сөт ризыклары бармы-юкмы икәнлеген тикшерәләр. 473 баш мөгезле эре терлекне юкка чыгарырга туры киләчәк.

    Фаразлар буенча әлеге вирус Урта Азиядән терлек белән кайткан. Авыру ачыкланган чыганаклар тулысынча бетерелгән. Хәзерге вакытта клиник яктан сәламәт терлекләрне ачыклау бара. Һәр шәхси хуҗалыкка кереп кан алалар. Районда гадәттән тыш хәл игълан ителгән.

    НӘРСӘ СОҢ УЛ ТИЛЧӘ АВЫРУЫ?

    Тилчә - пар тояклы терлекләрнең кискен вируслы авыруы. Әлеге йогышлы авыруга мөгезле эре терлек, дуңгыз, кәҗә, сарык, боланнар аеруча тиз бирешүчән. Шулай ук ат, дөя, эт, песиләр һәм кимерүчеләр дә авырырга мөмкин.

    Авыру терлекнең температурасы күтәрелә, пульсы ешая, мал ашамый башлый, чәйнәми. Икенче-өченче көннәрдә иреннәренең эчке өске өлешендә, яңакларда җәрәхәтләр барлыкка килә. Кайбер терлекләрнең тояк арасында һәм җиленендә дә барлыкка килергә мөмкин. Тилчә чире белән авырса терлекнең дүрт санына да зыян килә.

    КЕШЕ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ

    Тилчә авыруының кешегә дә күчү куркынычы бар. Ул кешегә авыру малдан сөт һәм сөт ризыклары, сирәк очракларда ит аша күчә. Авыруның малны сауганда, караганда, дәвалаганда, суйганда һава-тамчылар аша күчү ихтималы да бар. Шулай ук терлек бүлендекләре белән пычранган әйберләрдән дә йогарга мөмкин. Әлеге авыру кешедән кешегә күчми. Балалар авыруга зурларга караганда тизрәк бирешүчән.

    ИҢ МӨҺИМЕ - САНИТАР НОРМАЛАРНЫ ҮТӘҮ

    Әлеге авыруны кисәтүнең иң үтемле чарасы - авыру терлекләрне караганда санитар нормаларны һәм шәхси куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү. Тикшерелмәгән, теләсә кайдан сатып алынган сөтне, сөт ризыкларын, итне куллану тыела.

    - Әлеге авыру республикага, районга үтеп кермәсен өчен, терлекләрне һәм алардан алынган ризыкларны ветеринар тикшерү үткән урыннардан гына алырга киңәш итәбез. Башка төбәкләрдән алып кайту өчен рөхсәт кәгазенең булуы мәҗбүри. Ә мондый рөхсәт кәгазе район ветеринария берләшмәсендә бушлай бирелә. Шулай ук ветеринария белгечләре терлекләрне тикшерергә һәм вакцинация уздырырга теләсәләр, каршы килмәгез. Ризык калдыкларын терлекләргә термик эшкәрткәннән соң гына бирергә кирәк, - дип кисәтә Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча дәүләт инспекторы Локман Шабиев.

    Хөрмәтле райондашлар, терлекләрегез кинәт үлә йә авырый башласа, кичекмәстән безгә 24613, 24642 телефоннарына шалтыратыгыз.

    Ольга АКУЛОВА,

    район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: