Сания Каһарманова язмыш сынауларына бирешмичә яши
Кар өстендә учак яга
Кеше язмышы гаять катлаулы бит ул. Кемдер гомере буе байлыкта, шатлыкта яши. Ә кемгәдер, атлаган саен сынаулар, киртәләр, зур югалтуларны йөрәк аша уздырып, сикәлтәле юллар үтәргә туры килә. Бу язмам героен да язмыш гомере буе сындырып сыный. Хатын-кыз иңнәре әле дә чыдый, түзә. Тормыш киртәләрен җиңеп, олы җанлы шәхес, әни, дәү әни булу һәм 31 ел шәһәребездәге 3нче балалар бакчасы мөдире булып эшләү, ай-һай, җиңел бирелмәгәндер Сания КАҺАРМАНОВАга...
– Гаиләдә якын кешеңнең көтмәгәндә-уйламаганда мәңгелеккә китеп баруы тормышны икегә бүлә, тормыш туктап калгандай була. Аның белән булган һәм... ансыз көннәр.
– Ирем Ринат Алтафиев белән аның туган нигезендә гомер иткәндә Ринатның кинәт йөрәге туктагач аяз көнне яшен суккандай булды. Аны соңгы юлга озаткач та 9 сыйныфта укучы кызым Алияне җитәкләп кием-салымыбызны тутырган сумка белән, бүтән берни дә алмыйча, бу йорттан әнием фатирына кайтып китәргә туры килде. Монда беркемне дә гаеплисем килми. Урыннары оҗмахта булсын. Менә 16 ел инде ялгыз хатын булып тормыш арбасын җигелеп тартырга миңа Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, Аның ярдәменә ышану-өмет ярдәм итәдер дип уйлыйм.
– Сине алда тагын зур югалтулар көткән бит әле...
– Бер елда 37 яшьлек Илдус абыемны, аның артыннан 40 яшьлек Фәридә апамны һәм 11 ел элек газиз әниемне югалту ачысын кичерергә туры килде. Апам вафат булгач, 9 яшьлек бердәнбер кызы Лилиянең “мин хәзер кем белән яшәрмен, әнием, тор инде” дип анасының үле гәүдәсен кочаклап үксеп елавы – әле дә күз алдымда. Әтисе дә мәрхүм иде инде ул чакта. “Мин сине беркайчан да ташламам, балалар йортына да озатмам. Син минем кызым хәзер”, дип юатырга тырыштым. Ялгыз җилкәмә нинди зур җаваплылык алганыма әле дә сөенәм. Алиямә дә, Лилиямә дә ана назын, әни тәрбиясен бирә алдым дип уйлыйм.
Кызларымны тәрбияләп үстерүдә әнием дә зур ярдәмчем булды. Мин аларны беркайчан да үземнекенә һәм апамныкына аермадым. Кием, уенчык алсам да, кунакка барсам да гел бергә булдылар. Хәзер инде аларның үз тормышлары. Икесе дә югары белем алдылар, әни булдылар. Оныкларым Ринат белән Самат та бертугандай үсәләр. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелгач өемнең шат авазларга күмелүе – минем өчен иң зур бәхет. Җәен бакчабызда да бергәләп эшлибез. Бакча җимешләрен ике кызыма да тигезләп бүләм.
– Ялгызлыкны җиңәргә шушы балалар да ярдәм иткәндер...
– Әлбәттә. Тол хатынның елап, мескенләнеп утырырга вакыты юк аның. Дөрес, балаларга күрсәтми мендәр почмагын тешләп үксеп елыйсы килгән чаклар була.
Әмма ялгыз бала үстерүче хатын авызы тулы кан булса да башкалар алдында төкерми, зар еламый, тормыш – көрәш ул дип тырмашып яши. Ике кызымны аякка бастыру, тормышның мең мәшәкатьләре һәм яраткан эшем, хезмәттәшләрем, бакчадагы сабыйлар миңа ялгызлыкны онытып торырга ярдәм иттеләр.
– Шулай да ялгызлыкның үзен сиздергән чаклары буладыр...
– Сер түгел, була. Бигрәк тә урамда култыклашып, гөрләшеп барган парлыларны күргәндә. Моңсу татар җырларын тыңлаганда. Шәһәрнең икенче башындагы якшәмбе базарына барганда парлы танышың җиңел машинада ире янәшәсендә выжлап кына узып киткәндә “минем дә шундый чакларым бар иде бит”, дип уфтанып куйган чаклар булгалый. Юк-юк, бүгенге тормышымнан зарланмыйм. Менә дигән ике кызы, оныклары булган хатын-кыз ялгыз түгел ул.
– Шундый көчле рухлы, сөйкемле, җигелеп тормыш көтүче тол хатынга барыбер сүз катучы, димләүчеләр булмый калмагандыр...
– Яшермим, булды. Әмма минем өчен беренче урында ике кызым иде. Алар гаиләгә чит ир килеп керүне ничек кабул итәрләр, ул ир-ат минекеләрне барыбер якын итә алмас, аларга кисәтү ясаса да, кырын караса да йөрәгемә тоз салыр дип мин беркемгә дә ризалык бирмәдем. Хәзер кызларым үзләре әни булгач мине кияүгә чыгарга димли башладылар. “Олыгайган көнеңдә кара-каршы утырып чәй эчәргә күңелеңә хуш килгән тол йә ялгыз ир булса, уйла. Без каршы түгел”, диләр. Ә мин көләм генә...
-Тол хатынның ялгызларга әйтер сүзе бармы?
– Хатын-кыз яши белсә, ялгыз булмый ул. Сынмагыз, сыгылмагыз. Ялгыз килеш тә башкалар көнләшердәй итеп яшәү өчен көрәшегез. Нәкъ теге җырдагыча, кар өстендә учак ягардай көч табып яшик. Толлар турындагы төрле гайбәтләргә игътибар бирмәскә тырышыгыз, гайбәткә керерлек гамәлләр кылмагыз.
Парлыларның тормышын бозмагыз, гаиләле ирләр белән чуалмагыз. Сезгә насыйп ярны очратып, яңадан пар канатлы булу бәхетен татырга насыйп булсын.
– Минем исә ирле хатыннарга әйтәсе килгән сүзем бар. Ялгызлык ул сорап килми. Сугышлар да юк, әмма, ни кызганыч, ирләр кырыла бит, җәмәгать. Яшьтән үк йә гомер уртасында тормыш терәген югалтып, пар канатсыз калган, нужа арбасын ялгызы тартып баручы ялгыз хатыннарның йөрәген яралардай нахак бәлалар якмасагыз, гайбәт таратмасагыз иде. Толлар йөрәге болай да бик тирән яралы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев