Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Штрафлар арта

1 июльдән Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Россиянең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Бу якшәмбедән штраф күләмнәре шактый арта. Бу турыда газета укучыларга тулырак мәгълүмат бирүен сорап, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек. - Ринат Олегович, әйдәгез, районыбыз шоферларына бу кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшереп һәм алар...

1 июльдән Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Россиянең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Бу якшәмбедән штраф күләмнәре шактый арта. Бу турыда газета укучыларга тулырак мәгълүмат бирүен сорап, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек.
- Ринат Олегович, әйдәгез, районыбыз шоферларына бу кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшереп һәм алар штрафларның күпмегә артуын белеп торсын өчен һәрберсенә аерым тукталып үтик әле. Мәсәлән, туктау кагыйдәләрен бозган очракта күпме акча чыгарып салырга туры киләчәк?
- Әйтик, җәяүлеләр "зебра"сында яки аннан 5 метрдан да якынрак тукталсагыз, йә тротуарда туктап калсагыз, бер мең сум штраф түлисе була. Моңа кадәр моның өчен кисәтү ясала яки 300 сум штраф түләтелә иде. Маршрут автобуслары тукталышында яки аннан 15 метрдан якынрак туктаган өчен дә бер меңеңне чыгарырга туры киләчәк. Әлегә кадәр кисәтү яки 100 сум штраф булды. Трамвай юлларында туктавыгыз 1500 сумга төшәчәк, моңа кадәр 100 сум штраф иде.
Маршрут транспорты полосасы буйлап барган өчен дә 1500 сум штраф салачаклар. Ә Мәскәү белән Санкт-Петербургта бу штраф - 3000 сум.
Машина белән туктап тору яки туктап калуны тыя торган юл билгеләрен санга сукмаучылар өчен штраф күләме биш тапкырга артты. Ягъни мона кадәрге 300 сумнан 1500гә кадәр күтәрелде. Машина йөртүче бу очракта башка транспорт чараларына юлда комачаулык тудырса яки тоннель каршында туктап калса, аңа 2 мең сум штраф түләтәчәкләр.
- Транспорт чараларын тоткарлау дигән маддәгә дә үзгәрешләр кертелгән икән...
- Әгәр моңарчы машинаны штрафстоянкага илтү һәм анда бер тәүлек кундырган өчен акча алынмаса, 1 июльдән беренче тәүлектән үк бу хезмәтләр өчен түлисе була. Әлеге сумманы һәр төбәк үзе куя.
- Тонировка өчен түләүдә үзгәрешләр бармы?
- Законсыз тонировка өчен штраф күләме элеккечә калды - 500 сум. Ләкин өстәмә чара кертелде. Алгы тәрәзәләре тонировкаланган машинаның дәүләт номерын алалар һәм алга таба номерсыз йөрү тыела. Номерсыз килеш бер тәүлек эчендә өйгә кайтырга яки тонировканы бетерү өчен автосервиска бару гына рөхсәт ителә. Шофер гаишник каршында ук пленканы алып атса, дәүләт номеры салдырылмый.
Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: юлларда хәрәкәт бик киеренке, транспорт хәрәкәте елдан-ел үсә. Һәрберебезнең куркынычсызлыгы машина йөртүчеләрнең һөнәри осталыгына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвенә һәм юлда бер-берсен хөрмәт итүенә бәйле. Юлга чыккач шуны һәрчак исегездә тотыгыз: гаиләләребез һәрберебезнең исән-имин кайтуын көтеп торалар.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев