Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ә сез Пифагор теоремасын хәтерлисезме?

    40 ел гомерен мәктәпкә багышлап, 95 яшенә килеп җиткән мәгариф ветераны безгә нәкь мәктәп дәресендәге кебек таләпчән тавыш белән: "Йә, әйтегез әле миңа Пифагор теоремасын", - дигәч, "телсез" калдык. Мәктәп тәмамлавыбызга 40 ел узган, ул теоремалар күптән инде баштан чыккан. Гомере буе Салагыш мәктәбендә математика укыткан Мәймүнә апа СОЛТАНОВАның 95...

    40 ел гомерен мәктәпкә багышлап, 95 яшенә килеп җиткән мәгариф ветераны безгә нәкь мәктәп дәресендәге кебек таләпчән тавыш белән: "Йә, әйтегез әле миңа Пифагор теоремасын", - дигәч, "телсез" калдык. Мәктәп тәмамлавыбызга 40 ел узган, ул теоремалар күптән инде баштан чыккан.
    Гомере буе Салагыш мәктәбендә математика укыткан Мәймүнә апа СОЛТАНОВАның 95 яшендә дә математика фәне турында шулай бирелеп, безнең хәтердән инде күптән җуелган теоремаларны әйтеп, дөньяларын онытып сөйләвенә шаккатып, сокланып тыңлап тордык. Әйтерсең лә, аның өчен башка фән юк.
    - И-и, алай гынамы соң әле, күптән түгел әни авылдан 8-11 сыйныфларның алгебра дәреслекләрен китертте. Хәзер шуларны актарып, мәсьәләләрен чишеп утыра, - дип әңгәмәгә кушылды Мәймүнә апаның Ижаудан кайткан кызы Алсу.
    Мәгариф ветеранын олы юбилее белән котларга килгән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова:
    - Әллә репетитор булып, укучыларны БДИга әзерләргә алынасызмы? - дип ярымшаяртып сорагач, юбилярыбыз шунда ук:
    - Нәрсә, булдыра алмас дисезме? Минем укучыларым институтларга кергәндә беркайчан да математикадан сынатмадылар, - диде җитди генә итеп.
    - Шушы яшендә дә гел мәктәп тормышы турында сөйләргә ярата безнең әнкәй. Салагыш мәктәбенең бүгенге тормышы белән дә гел кызыксынып тора, - ди авылдан килгән улы Алмаз да.
    Ничек шулай булмасын инде?! Ире Хәким ага да, Мәймүнә апа да бөтен гомерләрен шул мәктәпкә багышлаганнар бит. 56 ел өйдә дә, мәктәптә дә бер казанда кайнаган ире вафатына да 13 ел узган иде.
    - Әткәй белән әнкәй икесе дә мәктәптә эшләгәч, өйгә кайткач та сөйләшүләре гел күбрәк шул турыда була иде. Мәктәптә укыганда укытучылар баласы булу кыенрак инде ул. Шаярырга да, дәрескә әзерләнми барырга да ярамый... Йөзләренә кызыллык китермәскә тырыштык, әлбәттә, - ди улы.
    - Хәкимем генә күрә алмады шушы матур фатирны. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирделәр бу җәннәт почмагын. Бик рәхәт монда. Күршем Саҗидә белән бик дус яшибез. "Әгерҗе хәбәрләре"н көтеп кенә торам. Салагыш, авылдашларым турында язмадылармы икән дип карап чыгам да аннан бер язманы да калдырмый укып чыгам. Авыл сагындыра... Балалар алып кайтып торалар Салагышыма. Алсу кызым Ижаудан ике көн саен кайтып, хәл белеп китә, - дип шөкерана кыла Мәймүнә апа шәһәрдәге бүгенге тормышына. 95 яшьтә дә үз-үзен карап, ялгызы яшәвенә күз тимәсен.
    - Әнкәй мин кайтуга камыр ашлары пешереп көтеп тора әле. Шәңгәне аның кебек тәмле итеп пешерүче юктыр. Хәл белергә дип кайтам да әнкәй пешергән ризыклар белән сыйланып китәм, - ди Алсу .
    Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да әңгәмәгә кушылып:
    - Узган ел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераны Мәймүнә апаны 4нче мәктәпкә очрашуга чакырган идек. 95 яшьлек ветераныбызның шундый тәмле пирог пешереп алып килеп барыбызны да сыйлавына шаккаткан идек, - диде.
    Әнә, 95 яшьлек юбилеена да әллә нинди тәмле пироглар пешергән Мәймүнә апа. Авызда эреп тора инде менә. Мәймүнә апа пешергән балан пирогының рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез:
    Ике йомырканы күпергәнче тугларга, чүпрәне кабартырга, 0,5 литр сөт, бер аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, он салып камыр басарга. Мәймүнә апа баланны алдан менә болай пешереп куя: банкаларга тутыра да, сулы кәстрүлгә куеп, өстен каплап өч сәгать пешерә. Пирог ясаганда баланга печенье ваклап сала, шикәр комы сибә. Пирог ясагач, мичкә тыкканчы, 15-20 минут кабартып тора. Тәмле булсын!
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: