Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

"Сезнең кебек көчле рухлы хатынга Нобель премиясе бирер идем"

Сабыр канатлары талмасын  

“Без – табиблар күпме генә тырышсак та, өйгә кайткач ныклы тәрбия булмаса, мондый диагнозлы авырулар озак яши алмый. Сез ирегезне сабый бала караган кебек тәрбияләгәнгә генә ул 21ел инде егетләр кебек яши. Кодрәтемнән килсә, Нобель премиясе бирер идем Сезнең кебек көчле рухлы, ифрат сабыр хатынга”, – ди Чаллы табибы Әлфиягә.

... 1999 елның 26 апреле Тирсә авылында яшәүче ӘХМӘТШИНнар гаиләсененең тормышын кыл икегә бүлә. 40 яшьлек гаилә башлыгы Алмаз коточкыч юл-транспорт авариясенә очрый. Табиблар куркыныч диагноз куялар: умыртка сөяге сынган. Бернинди өмет юк. Реанимация бүлегендә аңсыз, хәрәкәтсез яткан ирен күреп, докторның өметсез карарын ишетеп, Әлфия “телсез“ кала. Нишләргә, алга таба ничек яшәргә? Кая барып бәрелергә?  Өйдә – инсульттан соң берни аңламый урында ятучы каенатасы Хәйдәр абзый. Өлкән яшьтәге каенанасы Зәйтүнә апаның да күзләре начар күрә. Олы кызлары Гөлгенәнең мәктәп тәмамлый торган елы. Төпчекләре Айдарга нибары 10 яшь. Әлфиянең хезмәте дә бик җаваплы: “Сельхозхимия” район берләшмәсендә бухгалтер. 

Язмыштан узмыш юк, диләр бит.  Хак Тәгалә берәүләрне гомер буе уңыш, муллык, шатлык белән уратып алса, икенчеләрне зур сынаулар биреп, чыдамлыгын, ихтыяр көчен, сабырлыгын тикшерә. Әлфияне дә язмыш, әнә шулай, тау кадәрле сынаулар биреп сындырып сыный.

– Ул көннәрдә “Ий, рәхмәтле Аллам, үз-үземне кулга алырга сабырлык, иремә таяныч булырга көч бир миңа!” дип ялвардым, – дип искә ала Әлфия.  

Алмазга кат-кат операция ясаулар, хастаханәдә тәүлек әйләнәсе ире яныннан китмичә ничек тә аның авыр хәлен бераз гына булса да җиңеләйтергә тырышулар, бер яктан икенче якка әйләнә дә, кашык тотып ашый да алмаучы авыруны караган ул коточкыч көннәрне искә төшерү дә авыр аңа хәзер. Шушы хәлдә дә исән генә булсын Алмазы, ул барысына да   түзәргә риза. Әхмәтшиннар гаиләсенең ул авыр чакларын мин дә яхшы хәтерлим. Сабакташымның хәлен сорашканда Әлфия беркайчан зарланмый, үзен жәлләтми, күз яшен күрсәтмичә:
–    Шөкер, алга таба. Яшибез әле. Аннан башка тормыш буламыни?! Нинди генә хәлдә булса да, урында ятып кына торса да, Алмаз миңа да, балаларыбызга да бик кирәк, – дип, хәтта елмаерга көч табып җавап бирә  иде.

Кайгы-хәсрәт ялгызы гына йөрми бит. Алмазы хастаханәдә бер хәрәкәтсез яткан көннәрдә башта каенатасын, аннан каенанасын соңгы юлга озатырга туры килде Әлфиягә. Күпне күрсә дә, ачы язмыш бу арыслан йөрәкле, көчле хатынны сындыра да, тезләндерә дә алмады.  Хастаханәдән кайткач, өй шартларында дәвалауларны дәвам итү, массаж, төрле күнегүләр ясату барысы да хатын өстендә булды. Ире өчен төрле тренажерлар ясатты. Алмаз кайчак төшенкелеккә бирелә башлаганда йә күнегүләрне булдыра алмыйча кулын селтәгәндә, Әлфия әрләп булса да “ничек инде булмый, бергәләп булдырабыз аны!” дип ирендә яшәүгә өмет уята иде. Тырышлыклары бушка китмәде. Алмаз кашык тотып ашарга, сөйләшергә, утырып торырга өйрәнде.

...Тормыш дәвам итә. Ирен карау-тәрбияләү өстенә яраткан эшен дә ташламаска, хуҗалыкны да җигелеп тартырга, балаларны да аякка бастырырга кирәк. Әлфия барысын да булдырды. Пенсия яшенә кадәр яраткан коллективыннан китмәде. 

–    Җитәкчебез Адил Наилевич та, бухгалтериядәге хезмәттәшләрем дә хәлемә керә белделәр. Аларга әле дә мең рәхмәт укыйм, – дип искә ала Әлфия эшләгән елларын. 

Шөкер, балалары да бик игелекле, әти-әнигә мәрхәмәтле, ярдәмчел булып  үстеләр, югары белем алдылар. Гөлгенә – 2нче мәктәптә укытучы, Айдарлары – ЮХИДИ хезмәткәре. Дүрт онык белән сөендереп яшиләр. 

Алмазның төп нигезен төзек, матур итеп тоту өчен дә Әлфия зур тырышлык куйды. Абзарлар, мунча, гараж – барысын да яңадан төзетте. Бүген дә абзар тулы мал-туар, кош-корт. Әзмәвердәй ирләре булган гаиләләрдә дә сыер асрамаган заманда Әхмәтшиннарның сыерсыз торганы юк. 
– Гаиләдә  син командир инде. Барысы да синең әмерне үтәргә әзердер? – дип сорыйм Әлфиядән.

–    Юууук... Безнең командир – Алмаз. Аның сүзеннән, әмереннән башка йортта берни дә эшләмибез. Балалар да әтиләренең күзенә генә карап торалар, нәрсә генә булса да аның белән киңәш-табыш итәләр, – ди хуҗабикә.  

Әнә шулай матур гына тормыш көтеп ятканда узган ел Алмазның хәле тагын авырайды.   

–    Табиблар санаулы гына көне калган, өмет юк дип аны хастаханәдән алып кайтып китәргә тәкъдим иттеләр. Шул чакта да үземне тиз генә кулга алып, “Ул яшәргә тиеш!” дидем. Алмазны улым белән Чаллыга алып киттек. БСМП табибларына рәхмәт. Аңсыз-телсез иремә яңадан тормыш бүләк иттеләр. Янәдән сөйләшә башлады, үзе ашарга өйрәнде. 

Хәзер Айдарыбыз әтисен атнага бер тапкыр Ижауга гемодиализга бөерен чистартырга алып бара. Туры мәгънәсендә, әтисен күтәреп йөртә улыбыз. Хезмәте тынгысыз булса да, ул – хуҗалык эшләрендә иң зур ярдәмчем. Әтисенә дә боегып утырырга вакыт калдырмый. Басулардан, табигать кочагыннан, районыбыз авылларыннан әйләндереп кайта. Чын ирләрчә сөйләшеп утырырга да вакыт таба, – дип сөенә Әлфия.

...  “Гаиләнең бәхете – хатын-кызда”, диләр. Әхмәтшиннар гаиләсендә бу нәкъ шулай.

–    Язмышның кырыс сынаулары мине яңадан яшәргә өйрәтте. Ничек кенә авыр булса да югалып калырга, төшенкелеккә бирелергә, үзеңне мескенгә санарга, күңелне төшерергә ярамый. Өмет белән яшәргә кирәк! 

Көчле рухлы, сабыр, түзем, олы йөрәкле Әлфия ханымның бу сүзләре һәр гүзәл затның тормыш девизы булсын иде...
Рәмзия Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев