Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Шаулый Ләйсән урманнары

Балачагында бабасына ияреп Тәбәрле урманнарына йөргәндә Ләйсән "үскәч мин урманчы булам да, туган авылыбыз тирәсенә бик күп агачлар утыртам", дип хыяллана. Лубян урманчылар техникумына да ул балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән килә. Яшь белгеч Удмуртиянең Камбарка урман комбинатында мастер булып хезмәт юлын башласа да, туган якны сагыну көче аны...

Балачагында бабасына ияреп Тәбәрле урманнарына йөргәндә Ләйсән "үскәч мин урманчы булам да, туган авылыбыз тирәсенә бик күп агачлар утыртам", дип хыяллана.
Лубян урманчылар техникумына да ул балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән килә. Яшь белгеч Удмуртиянең Камбарка урман комбинатында мастер булып хезмәт юлын башласа да, туган якны сагыну көче аны Тәбәрлесенә алып кайта.
Гомерен урманга багышлаган остазы Фәрит Закиров шәкертен бик күп эш серләренә өйрәтә. Агач утырту, яшь үсентеләрне тәрбияләү, корыган ботаклар, чүп-чарны җыю, делянкаларны чистарту һәм башка эшләрне күңел биреп башкара Ләйсән. Хезмәттәшләре белән Тирсә, Яңавыл, Яңа Бәзәкә, Мукшур, Тәбәрле, Сокман авыллары юл буйларына меңләгән төп үсентеләр утырталар. Хәзер дә бу авыллар тирәсеннән узганда Ләйсән ХӘЙРУЛЛИН тыныч кына уза алмый. Шаулап утыручы агачларга карап җыр сузып җибәрә:
Керим әле урманнарга
Урманнар арасына.
Сагышларым адаштырыйм
Каеннар арасында.
...Ләйсәнне Әгерҗе урманчылыгында максатчан, таләпчән, һәр эшне төгәл башкарганы өчен хөрмәт итәләр. Бай эш тәҗрибәсе булган белгечкә яшь хезмәтттәшләре бик еш киңәш сорап киләләр. Мастер үз участогында халык өчен ял итү урыннары булдыруга, табигатьне саклауга багышланган аншлаглар һәм плакатлар элүгә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә олы юл буйлары читенә бик матур беседкалар эшләнде. Урман культураларын инвентаризацияләү, агач материалларын әзерләү өчен урман үстерүдә, яшь үсентеләргә туфрак әзерләүдә дә зур тырышлык куя. Урманнарда янгынга каршы эшне оештыруга да зур әһәмият бирә ул.
Соңгы өч елда Тәбәрле зонасында 61 гектар мәйданга 245 мең төп агач утыртылган. Урманчының күңеле шат бүген: яшь чыршы, нарат һәм башка агач үсентеләре матур гына үсеп киләләр. Берничә елдан биредә урман барлыкка киләчәк.
Ләйсән әфәнде Тәбәрле мәктәбе каршындагы яшь урманчылар отрядында да зур эш алып бара. Аның җитәкчелегендә никадәр бала урман утырту, яшь үсентеләрне тәрбияләү белән шөгыльләнде икән?!
Тырыш хезмәте өчен Ләйсән Хәйруллин күпсанлы Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Иң зур байлыгыбыз булган урманнарны үстерүгә һәм аны саклауга зур өлеш кертүче хезмәттәшебезне 50 яшьлек юбилее һәм тиздән булачак һөнәри бәйрәмебез белән котлап, киләчәктә дә туган як урманнарында армый-талмый хезмәт итүен телибез. Син үстергән агачлар әле күп еллар шаулап торсыннар, Ләйсән.
Татьяна ЕГОРОВА,
Әгерҗе урманчылыгы мастеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев