Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәхрәдән Әлфирә Исламова ике каенаналы йортка килен булып төшкән

    "Сәхрәнең иң уңган килене", "үз кешебез", "эшкә батыр, сүзгә тапкыр", "сабырлыгына һәйкәл куярлык, зарлануны белми, кеше сөйләми", "туганнары белән бер гаилә булып бик матур яши беләләр". Бу сүзләр Сәхрә килене Әлфирә ИСЛАМОВА турында. Татар Чилчәсе кызы Әлфирә Сәхрәгә килен булып 19 яшендә төшә. Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач Шаршады фельдшерлык-акушерлык пунктына...

    "Сәхрәнең иң уңган килене", "үз кешебез", "эшкә батыр, сүзгә тапкыр", "сабырлыгына һәйкәл куярлык, зарлануны белми, кеше сөйләми", "туганнары белән бер гаилә булып бик матур яши беләләр". Бу сүзләр Сәхрә килене Әлфирә ИСЛАМОВА турында.

    Татар Чилчәсе кызы Әлфирә Сәхрәгә килен булып 19 яшендә төшә. Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач Шаршады фельдшерлык-акушерлык пунктына эшкә җибәрәләр аны. Шунда алдынгы шофер Галинур белән танышып гаилә коралар.

    - Мин каенанамның каенанасы да булган йортка килен булып төштем. Каенатам да бар иде. Өлкән каенана Миңнур бик тә акыллы, ипле, тынгы белмәс, бик уңган карчык иде. Үз әбием кебек тоелды ул беренче күргәндә үк. Каенатам Бәгъзанур белән каенанам Сәүдә дә үз кызлары кебек кабул иттеләр. Аларга ияләшү бер дә авыр булмады, - дип сөйли тормыш башын Әлфирә.

    Яшь гаилә Шаршадыга йөреп эшли. Эштән кайтуга тәмле аш пешкән, өйләре җылы була аларның. Беренче балалары Гөлнур тугач та алты айдан эшкә чыга Әлфирә. Сабыйны Сәүдә һәм Миңнур әбиләре карый. Романтика эзләп Воткинск каласына китеп, туган җирнең тартып торуына түзмичә яңадан Сәхрәгә кайткач, уллары Алнур белән кызлары Гөлшатны Сәүдә әбиләре үстерешә. Галинур көн буе тракторда, Әлфирә - Шаршадыда шәфкать туташы. "Балалар караулы, өйгә йозак эләсе булмады, мин каенанама бик рәхмәтле", - ди ул елларны искә алып якташым.

    Балалар үсеп, бер-бер артлы туган ояны калдырып зур тормышка юл алалар. Гөлнурлары Салагыш килене булды, ФАП мөдире булып эшли. Алнур белән Гөлшат, Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, шул калада тормыш кордылар.

    - Ял җитсә яки күмәк башкара торган эшләрдә без һәрвакыт бергә. Балаларыбыз да, иремнең дә, үземнең дә туганнар - печән әзерләү, өй юу, бәрәңге казу кебек эшләрдә бердәм булып килеп җитәләр. Без аларга бик рәхмәтле, - ди Әлфирә ханым.

    - Без - туганнар бик күп. Барыбыз да шушы йортка җыелып кайтабыз. Киленебез якты йөзле булмаса монда җыела алмас идек, - дип мактап та, горурланып та сөйли Сәүдә апаның олы килене Зөлхиҗә.

    - Мин - Ижаудан кайтып-китеп йөри торган килен. Каенанам Әлфирәне яхшы килен дип мактап сөйли Сәхрә халкы. Аның каенанасына булган кадер-хөрмәтен күреп яшим. Мин дә аның кебек ипле, игелекле, миһербанлы булырга тырышам, -ди килене Чулпан.

    Кеше авырлык килгәндә беленә. Узган ел юлда авариягә очрый алар. Галинур җиңелрәк җәрәхәтләр белән котылса, Әлфирәнең аягы өч җирдән сына. Бер елга якын гипста була, таяклар белән генә йөри ул. Менә шул чакта чын хисләр ачык күренә дә инде. Чын мәгънәсендә, күтәреп кенә йөртә аны Галинуры. Элек бал кортларын бергә тәрбияләгән булсалар, хәзер ирнең берүзенә карарга туры килә. Әмма Галинуры иң элек урындык алып чыгып куя. "Син карап булса да тор", ди. Өйдә маллар күп булганлыктан, Ямурзадагы эшеннән дә китәргә туры килә.

    - Әлфирә бик уңган-булган, ярдәмчел, кешелекле, һәркемгә ачык йөзле, тырыш, тамыры белән ныклы, - ди аның турында күршеләре Әнисә Гайфуллина.

    "Әлфирә бик күп чәчәкләр үстерә. Дәлиясе 11 төрле, лилия сортлары бер дистә, розалары гына да җиде төрле, астельба, рудбекия, примула, пион, маргаритка, петуния... тагын әллә ниндиләр. Күңеле дә чәчәк кебек матур аның. Соклангыч гүзәл ханым, татар хатыннарына хас булган бөтен күркәм сыйфатларга ия". Монысы - Сәхрә кызы Миңниса Әүхәдиеваның аңа биргән бәясе.

    Хәзер Әлфирә акрынлап аякка басып килә инде.

    - Кыен чакта авылдашларның ярдәмен дә күп тойдым, - ди ул.

    Авыл халкы үзең сәхрәлеләрне хөрмәт иткәнгә, кирәк чакта булышканга, туганнарың, кода-кодагыйларың, тормыш иптәшең, 91 яшьлек каенанаң белән хәзер дә дус, тату яшәү үрнәге күрсәткәнгә хөрмәт итә сине, Әлфирә.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: