Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Син җитмисең безгә, әткәй

Әткәйнең арабыздан китүенә өч ел узса да, Әгерҗедә Киров урамындагы өебезгә барган саен каршыга килеп чыгар да, иңнәрдән кочып алыр кебек. Исән булса, аңа 23 августта 90 яшь тулган булыр иде. Үзебез инде дәү әти булсак та, бүген дә безгә әткәй җитми. Йортыбызда бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Менә орден-медальләре тагылган...

Әткәйнең арабыздан китүенә өч ел узса да, Әгерҗедә Киров урамындагы өебезгә барган саен каршыга килеп чыгар да, иңнәрдән кочып алыр кебек. Исән булса, аңа 23 августта 90 яшь тулган булыр иде.
Үзебез инде дәү әти булсак та, бүген дә безгә әткәй җитми. Йортыбызда бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Менә орден-медальләре тагылган "парадный" костюмы. Гаилә альбомында аның турында төрле елларда район газетасында басылган язмалар. Пенсиягә чыккач "Әгерҗе хәбәрләре"нә үзе язган мәкаләләре, Мактау грамоталары. Республика җитәкчеләре белән төшкән фотолары да бихисап... Әткәем архивына кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә, тамакка төер тыгыла, күңелдә хатирәләр яңара.
Рәунак ШӘРИПОВны заманында районда белмәгән кеше булмагандыр. Әткәй үзе дә авылларга чыкса, олысы-кечесе белән кул биреп күрешер, теге яки бу танышына сәлам тапшырырга кушар иде. Районның аяклы энциклопедиясе иде ул. Әткәй бер генә тапкыр күргән кешесенең дә исем-фамилиясенә кадәр хәтерендә калдыра, әле алай гына да түгел, бик күпләрнең нәсел-нәсәбенә кадәр төшеп, гаилә тарихларын сөйләп бирә иде. Ә телгә, юморга осталыгын әйтәсеңме? "Әгерҗе Левитаны", диләр иде бит аны. Юкка гына әткәйгә ничә еллар район Сабан туен алып баруны ышанып тапшырмаганнар инде. Микрофонсыз да тавышы бөтен мәйданга яңгырап торды. Шул арада "Мәдинә-гөлкәем" дип җырлап җибәрә, мәйдан гөрләтеп кул чаба иде.
Дөрес, без үскәндә әткәйне атналар буе күрми идек. Хезмәте бик тынгысыз булды. Бигрәк тә су басу зонасына эләккән авылларны күчергәндә атналар буена чыгып китә, аннан кайта да Казанга командировкага юл тота иде. Өч баланы аякка бастыру әнкәй җилкәсендә булды. Шаян-шук идек, әнкәй исә безне каты кулларында тотты. Әткәйне сагынабыз, атна ахырында аның кайтуын сагынып көтәбез. Әнкәйдән "Безнең әткәй исәнме соң ул?" дип сораган чаклар да була иде. Әнкәй исә әткәйне безгә гел үрнәк итеп куйды, берәр нәрсә сорасак, әтиегез кайтсын, ул ни әйтер, аның белән киңәшик дип, әткәйнең гаиләдә баш кеше икәнлеген, аның сүзенең мөһимлеген гел искәртеп торды. Кайбер ял көннәрендә әткәй өйдә булганда безне һәр эшне җиренә җиткереп, төгәллек белән башкарырга, чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәтә иде. Аныңча башкармасак, карап торып, яңадан эшләткәндә әткәйгә ачу килгән чаклар да булды. Хәзер исә үзем олыгая барган саен әткәйнең безгә шулай сабак бирүенә рәхмәт кенә укыйм. Дөрестән дә, гаиләдә әти сүзе балага закон булырга тиеш бит.
... "Әгерҗе хәбәрләре" битләрендә район җитәкчеләренең 90, 95 яшьлек өлкәннәрне юбилейлары белән котларга барулары турындагы язмаларны укыйм да, и-и, әткәй исән булса, шулай хөрмәтләүләренә ничек сөенер иде дип уфтанып куям. Менә бу 2012 елдагы фотода да район башлыгы Валерий Макаровның өебезгә сугыш һәм хезмәт ветераны булган әткәебезнең хәлен белергә килүенә сабый баладай сөенгәне - әле дә күз алдымда. Тормышны, кешеләрне бик тә яратты, янып яшәде бит ул. Шуңа күрә әле хәзер дә әткәй турында райондашлардан җылы сүзләр ишетү безнең өчен зур шатлык. 90 еллыгың көнендә бу язмам сиңа дога булып барып ирешсен, әткәй.
Рәшит ШӘРИПОВ.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев