Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Табигать балалары

Бу авылдашларымны, чын мәгънәсендә, "табигать балалары" дип атарга була. Чөнки алар елның теләсә кайсы фасылында - табигать кочагында. Авылдашларымның инде күбесе - өлкән яшьтә. Рафилә Зәйнуллина, Илгизә Галләмова, Аидә Тайганова - сигезенче, Зөлфирә Тайганова, Нәзилә Нөркәева җиденче дистәләрен ваклыйлар. "Табигатькә чыгуга, ничә яшьтә булуыбыз да, авыруларыбыз да онытыла, яшәү көчебез...

Бу авылдашларымны, чын мәгънәсендә, "табигать балалары" дип атарга була. Чөнки алар елның теләсә кайсы фасылында - табигать кочагында.
Авылдашларымның инде күбесе - өлкән яшьтә. Рафилә Зәйнуллина, Илгизә Галләмова, Аидә Тайганова - сигезенче, Зөлфирә Тайганова, Нәзилә Нөркәева җиденче дистәләрен ваклыйлар. "Табигатькә чыгуга, ничә яшьтә булуыбыз да, авыруларыбыз да онытыла, яшәү көчебез арта", - диләр. Яз-җәй көннәрендә бергәләшеп дару үләннәре, җиләк җыюлар дисеңме... Каен җиләге өлгерүгә, "Газель"гә төяләләр дә Рус Чекалдасы урманына китәләр. Әнә, Аидә апа Тайганова быел 75 яшен тутыруга карамастан, бер көн дә урманга бармый калмый, үзе белән башкаларны да ияртә. Яшьтәшләре, якын итеп, "вожак" дип йөртәләр аны. Үзе җыйган урман нигъмәтләре белән авылдашларыбызны да бик теләп сыйлый. Көймәдә дә иң оста йөзүче ул. Инде хәзер түземсезлек белән яз җитүен, елгада ташу башлануын көтә. Көймәгә утыра да Ижның аргы ягына умырзая җыярга китә ул. Иң тәүге яз чәчәкләрен безгә бүләк итүче дә - Аидә апабыз.
Ә хәзергә авылдашларым кышкы табигать белән хозурланып калырга ашыгалар. "Өлкән апаларыбыз өч ел чаңгыда йөриләр инде. Ә мин әле быел гына бастым. "Их, күпме нәрсә югалтканмын икән", - дип үкенәм. Яшьрәкләрдән без икәү генә - Гөлнур Бирлячева һәм мин. Бу апалар белән табигать кочагына чыгу - нинди рәхәт! Нәзилә апа Нөркәеваның берсеннән-берсе кызык анекдотларын тыңлау гына да ни тора! Әле җырлап җибәрә ул, әле үз тормышыннан кызыклы хәлләр сөйли", - ди Лилия Тимербаева. Өлкәннәр көн саен чаңгыда биш-алты чакрым юл урыйлар. Башта Иж буенда очрашып, хәл-әхвәлләрен белешәләр дә аннан кемдер каен себеркесе, кемдер ак чыршы ылысы, кемдер нарат күркәсе җыярга китә. Ә кайберләре рәхәтләнеп чаңгыда шуалар. "Баштарак урман буенда гына йөри идек, хәзер эчкәрәк керергә дә курыкмыйбыз. Ә анда нинди җәнлек эзләре генә юк! Зөлфирә апа Тайганова аларның барысын да таный. "Әнә, төлке, поши, бүре эзләре" дип бара торгач, кайчак әллә кайларга җитәбез", - ди Лилия. Кайту юлында еш кына янә Иж буенда очрашалар. Ә анда хуш исле үләнле чәй кайнатып, Хөрмәзия апа Сибгатуллина көтеп тора. Кайнар коймак белән чәй табигать кочагында аеруча тәмле тоела, диләр. Сүз уңаеннан: Алмазия апаны "үзебезнең доктор" дип йөртәләр алар. Теләсә кайсы авырудан үләне әзер аның. Үләне белән бергә киңәшләрен дә мулдан өләшә ул яшьтәшләренә. Берәрсенең туган көне булса, чаңгычылар кайту юлында шунда чәй эчәргә керәләр. "Шушылай дус-тату яшәүләргә ни җитә?!" - дип шөкерана кылалар.
"Инде кайсы көнне "бүген чыгып тормыйм" дип уйлыйм. Тик чаңгыда йөрмәсәм, җаныма нидер җитми. Табигатьнең тарту көче бардыр, күрәсең. Шунда йөреп кайтканнан соң тын алулары да рәхәт", - ди Нәзилә апа Нөркәева. "Чаңгым да иске инде. Тик хикмәт чаңгыдамыни?! Хикмәт - бер-беребез белән күрешү, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булуында. Хәзер бит авылларда да кеше бер-берсенә керми, элеккеге кебек кунакларга йөрешми. Ә без "ике куянны бергә тотабыз": чаңгыда йөреп - физик чыныгу, аралашып - рухи азык алабыз", - дип кушыла Илгизә апа Галләмова.
Бу апалар - сәхнә ветераннары да әле. Әнә, Яңа ел бәйрәмендә күп кенә яшьләрнең "борынына чиртеп" менә дигән тамаша әзерләгәннәр иде. Хәзер спектакль кую хыялы белән йөриләр. Клуб мөдире Лилия Тимербаева да һәрчак дәртләндереп тора аларны. 8 Март бәйрәме уңаеннан чәй табыны артына дәшеп зурлады. Әнә, инде "апалар, җәй көне велосипедта йөриячәкбез. Хәзердән үк "ике аяклы ат"ны алу хәстәрен күрегез" дип янә чакырып тора.
Бу авылдашларыма соклануым артканнан-арта бара минем. Тизрәк алар сафына кушылып, үземне дә табигатьнең бер кисәге итеп тоясым килә.
Руфинә ГОБӘЕВА.
Иж-Бәйки авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев