Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тагын көзләр килде синнән башка...

    Һәр көзне моңсу сагыш белән каршы ала Роза ханым. Ә быел сентябрь башында сөекле тормыш иптәше Рифкать САМАТОВның вафатына 20 ел булды. Мәкерле авыру 63 яшь туларга 5 көн калгач алып китте аны мәңгелеккә. "Безнең күңелдә ул һаман яшь, көләч, назлы ир, өч баласына кайгыртучан әти, оныкларының яраткан бабайлары булып...

    Һәр көзне моңсу сагыш белән каршы ала Роза ханым. Ә быел сентябрь башында сөекле тормыш иптәше Рифкать САМАТОВның вафатына 20 ел булды.
    Мәкерле авыру 63 яшь туларга 5 көн калгач алып китте аны мәңгелеккә. "Безнең күңелдә ул һаман яшь, көләч, назлы ир, өч баласына кайгыртучан әти, оныкларының яраткан бабайлары булып саклана", - ди Роза апа.

    Рифкать абый язмыш китабын үзе тырышып язган, түбәннән күтәрелгән, районыбызда танылган шәхес иде. Гүзәл табигатьле Тоба авылында туып-үскән, Иж суларын колачлап йөзгән, мәктәптә төгәл фәннәрне яратып үзләштергән зирәк акыллы малайны җиде сыйныф тәмамлау белән күмәк хуҗалыкка хисапчы итеп алалар. Буе кечкенә булган Рифкать газета төпләмнәре өелгән урындыкка утырып эшли. Сугыш елларында 3 баласын ятим итеп, әтиләре Латыйп ага үлеп ктә. Күмәк хуҗалыкта көнне төнгә ялгап эшләгән әниләре Заһира апага улларының кечкенәдән үк кул арасына керә барулары зур ярдәм була. Әмма яшьләре җитү белән егетләрне армиягә алалар: абыйсы Мидхәт Мәскәүне саклый, ә Рифкать биш ел ярым хәрби корабльдә Тын океанда гизә. Сугыштан соң киеренке елларда СССР-Япония чикләрен саклый. Тугызар ай туган йорттан хат-хәбәр алмыйча океанда йөзүләр, гомер бетмәгәч, көчле дулкын палубадан океанга юып төшергәч исән калулары авыл егетен физик һәм рухи яктан чыныктыра.
    Хәрби хезмәттән соң Рифкатьне "ике куллап" Тирсә сельпосына эшкә алалар. 1957 елда диңгезче егет тал чыбыгы кебек нечкә билле, чибәр Роза белән язмышын бәйли. 1958 елдан аның хезмәт юлы Әгерҗедә дәвам итә: шәһәр Советында өлкән хисапчы, райсобеста мөдир булып эшли. Аннан соң гомеренең ахырына кадәр райплан бүлеген җитәкли. Һәр эш көнендә иртәнге 7дән аның кабинет ишеге халык өчен ачык була. "Райплан бүлеге - башкарма комитетның йөрәге кебек иде", - ди озак еллар район башкарма комитеты секретаре булып эшләгән Гөлшат ханым Исмәгыйлева. "Район үсешенә кагылган перспектив һәм еллык программа-планнар барысы да райплан аша уза иде. Нинди генә гозер белән килмәделәр райпланга: йорт салучыларга һәм янгында зыян күрүчеләргә агач бирү, җиңел машина, мотоцикл да чират буенча бирелә иде. Хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары, гади кешеләр - һәрберсенең гозерен игътибар белән тыңлап, чишү юлларын таба белә иде Рифкать Латыйпович", - дип искә ала хезмәттәше Әминә ханым Усманова да.
    КПСС райкомының элекке хезмәткәре Земфира Вәлиева сөйли: "Рифкать Латыйпович белән бюро утырышына берәр оешманы әзерләргә барсак, аның һәр өлкәдә хәбәрдарлыгына шаккатырлык иде. Авыл хуҗалыгы, финанс мәсьәләсеме - төпле компетентлы киңәше, үз фикере бар иде аның".
    Район үсешенә керткән фидакарь хезмәте өчен 1988 елда Рифкать Саматов "ТАССРның атказанган икътисадчысы" исеменә лаек була. Берничә чакырылыш район Советы депутаты, 19 ел рәттән партоешма секретаре вазифасын башкарганда күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әмма шундый танылган шәхеснең район тарихы китабына кертелмәве бик кызганыч. Кемнеңдер хатасы төзәтелергә тиештер бит.
    Тормыш иптәше Роза ханым Саматова: "Рифкатьне искә алмаган, сагынмаган көн юк. Менә тагын Өлкәннәр көне җитте. Ни хәл итәсең, безгә парлы картлыкта яшәргә насыйп булмаган", - ди авыр көрсенеп. Саматовларның кызлары Лариса, Лилия, уллары Линар да әтиләрен һәм 7 яшендә кан рагынннан вафат булган сеңелләре Эльзаны бик сагыналар, юксыналар. Урыннары оҗмахта булсын дип телисе генә кала.
    Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: