Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Татар кызы дөнья гизә

Узган җәйдә "Гөлшат Америкага китә икән", дип авыл гөр килгән иде, Гөлшатыбыз кайтып та җиткән. Яңавыл кызы Америка ярлары буйлап йөзгән туристлар теплоходында эшләгән. Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә керер, ди халык. Дөнья гизүчеләр белән белән гапьләшергә яратам мин. Америкадан кайткан укучым янына юнәлдем. Гөлшатның әнисе Филисә Фәхретдинова,...

Узган җәйдә "Гөлшат Америкага китә икән", дип авыл гөр килгән иде, Гөлшатыбыз кайтып та җиткән. Яңавыл кызы Америка ярлары буйлап йөзгән туристлар теплоходында эшләгән. Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә керер, ди халык. Дөнья гизүчеләр белән белән гапьләшергә яратам мин. Америкадан кайткан укучым янына юнәлдем.
Гөлшатның әнисе Филисә Фәхретдинова, бик яшьли ялгыз калып, өч бала тәрбияләп үстерде. Олы улы - хуҗалыкта механик. Игезәкләре Гөлшат белән Руфат югары педагогик белем алдылар. Гөлшаты да Чаллы педагогика университетының инглиз теле бүлеген тәмамлаган иде. Тәвәккәл булмаса, шундый җаваплы эшкә алынып, ерак сәфәргә чыгып китәр идемени?!
Каршымда - кап-кара чәчле, түгәрәк йөзле чып-чын татар кызы. Ә Гөлшат үзе, елмаеп: "Мине испан кызына охшаталар иде", - ди.
- Гөлшат, кайларда йөрдең, ниләр күрдең?
- Төркия, Испания, Израиль, Карип утраулары... Дөньяның бар гүзәллеген, матурлыгын күреп кайттым дип уйлыйм.
- Чит җирләрдә туган яклар сагындырамы?
- Әйе. Беренче һәм соңгы айларда бигрәк тә. Башта ияләшү авыр булса, соңыннан кайту теләге көчәя.
- Эш авырмы?
- Әйе. Теплоходта официант хезмәтен башкардым. Безнең эштә шаяртып: "Иң мөһиме - тизлек", - диләр. Әйе, бе, чынлап та, шулай. Тагын чисталык, түземлелек, авыр эшкә чыныккан булу - иң кирәкле сыйфатлар.
- Нинди истәлекләр белән кайттың?
- Кая гына булсам да анда тормыш безнекегә караганда җиңелрәк кебек тоелды. Эшләгән кешенең кадерен беләләр. Авыр булса да, эшләргә теләк зур, чөнки хезмәт хакы белән кызыксындыра беләләр. Кешеләргә мөнәсәбәт яхшы. Эчкечелек кебек яман гадәтләр күзәтелми.
- Америка татар кызын ничек кабул иттеләр?
- 64 төрле милләт вәкилләре, бер гаилә булып, дус-тату яшәдек. Көнләшү дигән нәрсә юк, киресенчә, авыр вакытларда бер-беребезгә булышырга әзер тордык.
- Ә туган телдә аралашу мөмкинлеге булдымы?
- Эштә юк. Сирәк кенә украин яшьләре белән русча әңгәмә кора идек. Әнием, туганнарым, дусларым белән Интернет, телефон аша рәхәтләнеп татарча сөйләштем.
- Чит илләргә тагын барыр идеңме?
- Шушы көннәрдә тагын китәргә җыенам. Бу контракт - Европа буенча.
- Чит илдә яшәргә калыр идеңме?
- Юк. Йөргән җирләр бик яхшы булса да, туган җир җанга газиз.
- Син - белемең буенча педагог. Гомер буе чит җирләрдә мондый эштә йөрергә җыенмыйсыңдыр?
- Әнием гомер буе балалар укыткан. Үзем дә балаларны бик яратам, әмма бүгенге заманда укытучының "тиеннәренә" яшьләргә ничек гаилә корырга да, ничек яшәргә?! Чит илләрдә 80-90 яшьлек карт-картчыклар дөнья көтү мәшәкате белән түгел, күңел ачып, дөнья гизеп йөриләр, ә минем әниемә пенсиягә чыккач мондый рәхәтлек тәтерме икән соң? Иманым камил: юк! Үзебезне дә шундый киләчәк көтә. Бу сәяхәткә мин инглиз телен камилләштерү максаты белән кузгалдым. Бәлки алга таба тәрҗемәче дә булып китәрмен.
- Гөлшат, чит илләрдә синең кебек чибәр кызларга мөнәсәбәт ничек?
- Билгеле, төрлечә сыныйлар, төрле тәкъдимнәр дә ясыйлар, әмма татар халкында "Күңелсезгә күлмәк кидермиләр", диләр. Әгәр дә үз-үзеңне кысада тотсаң, тыйнак булсаң башка милләт халкында яхшы фикер уятасың. Аллага шөкер, татар кызы исеменә тап төшермәдем.
- Алга таба да сәяхәтләрең уңышлы, файдалы булсын, Гөлшат!
Әңгәмәдәш - Розалия КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев