Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Татарстан яшьләре“ газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

    "Татарстан яшьләре" газетасында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев 66 яшендә каты авырудан вафат булды. Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. "Татарстан яшьләре" газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була....

    "Татарстан яшьләре" газетасында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев 66 яшендә каты авырудан вафат булды.

    Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. "Татарстан яшьләре" газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. "Идел" журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

    Быел Татарстан матбугаты көнендә узган "Бәллүр каләм" чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при - "Лада Калина" автомобиле бирелгән иде.

    ххх

    "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: