Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Чәчәк кебек гомерләр өзелде

Узган шимбә киче тетрәндергеч хәбәр китерде. Әгерҗенең иң оста яшь хоккейчыларын берләштергән "Спутник" командасы Рус Акташы - Җәлил трассасында юл-транспорт фажигасенә юлыга. Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелә. Бу көнне 2001 елгы хоккейчы малайларыбыз Зәйдә Татарстан беренчелегенә ярышларда катнашалар. Ә якшәмбе көнне алар Сарман районының Җәлил бистәсендә уйнарга тиеш...

Узган шимбә киче тетрәндергеч хәбәр китерде. Әгерҗенең иң оста яшь хоккейчыларын берләштергән "Спутник" командасы Рус Акташы - Җәлил трассасында юл-транспорт фажигасенә юлыга. Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелә.
Бу көнне 2001 елгы хоккейчы малайларыбыз Зәйдә Татарстан беренчелегенә ярышларда катнашалар. Ә якшәмбе көнне алар Сарман районының Җәлил бистәсендә уйнарга тиеш иде. Нәкъ менә шул Җәлилгә бару юлында аларны коточкыч фаҗига көтә. Малайлар тренерлары Әсгать Гарифуллин белән "Фиат Дукато" автобусында булалар. Ә Көчек авылыннан Рауфан Галиуллин "Нексия" машинасында ике хоккейчы улы уйный торган команда өчен җанатарга бара. Дәниф белән Рөстәм иң якын дуслары, команданың капкачысы Никита Ереминны да әтиләре машинасына утырырга чакыралар. Көтмәгәндә "Хендай" машинасын йөртүче хатын-кыз каршы полосага чыгып башта безнең хоккейчылар утырган автобуска тиеп китә, ә аннан соң көчле удар белән Рауфанның "Нексия"сенә килеп бәрелә. Автобустагы малайларга берни булмый. Дәниф белән Рөстәм дә - исән-сау. Ә 36 яшьлек Рауфанның һәм аның артына утырган 11 яшьлек Никитаның гомере өзелә...
Казаннан киңәшмәдән кайтучы район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров фаҗига булган урынга бик тиз килеп җитә һәм шунда ук Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов белән элемтәгә кереп, аның оператив ярдәме белән хоккейчыларны урнаштыру, ашату һәм төн кундыруны оештыралар. Аларны икенче көнне Әлмәттән алып кайту өчен Әгерҗедән Илдус Нәбиуллин транспорт компаниясе иң яхшы автобус җибәрә. Хоккейчыларыбыз Әгерҗегә, әнә шулай, иң яхшы капкачы дуслары Никитаны, ә Дәниф белән Рөстәм әтиләрен мәңгелеккә югалтып кайталар.

Ул - команданың йөзек кашы иде
"Беренче сыйныфта укый башлагач, мин нәни укучыларымны беренче тапкыр Боз сараена алып бардым. Малайлар бик кызыксынып хоккей уенын карасалар да, аннан кайткач өчесе генә хоккей секциясенә язылырга теләк белдерде. Шуларның берсе Никита иде. 7 яшендә хоккей белән "җенләнә" башлаган укучымны бик тиз арада күреп алып, капкачы итеп билгеләгәннәр иде. Сез аның хоккей ярышларыннан соң ул турыда тәнәфестә миңа, сыйныфташларына ничек дәртләнеп сөйләгәнең күрсәгез иде... 11 яшендә генә булса да, "В хоккей играют настоящие мужчины"ны дигән җыр сүзләре аңа бик тә туры килә иде. Хоккейда гына түгел, сыйныфыбызның да йөзек кашы булды. Шат күңелле, бик актив, һәр бишле билгесенә ихлас сөенә торган укучыбызны югалту бик тә авыр. Шундый яхшы капкачы булгангадыр инде, Никитаны өлкән сыйныф укучылары да хөрмәт итәләр иде... Аның юклыгына күңел һич тә ышанмый, класска йөгереп керер дә "Без җиңдек!" дип шатлыгын уртаклашыр кебек", - ди аның беренче укытучысы Елена Кондрашина, күз яшьләрен сөртеп. Интернетта Никитаның сыйныфташлары, командадагы дусларының бихисап язмаларын тыныч күңел белән генә укып булмый: "Никита, без сине яратабыз! Син -безнең алыштыргысыз капкачыбыз идең. Син безнең күңелләрдә шундый мөлаем, шат күңелле, ярдәмчел булып сакланырсың" һәм башка язмалар Никита рухына дога булып барып ирешсен иде. Сишәмбе көн Никита Ереминны бөтен шәһәр соңгы юлга озатты. Бу якты дөньяда нибары 11 ел гына яшәп калган Никита укытучылары, дуслары, тренерлары күңелендә кояш кебек балкып торучы, якты күңелле булып озак сакланыр әле. Әтисе Сергей, әнисе Ольга, яраткан энекәше Илюшага һәм әби-бабасына, туганнарына Ходай сабырлык бирсен. Караңгы гүрләрең якты булсын, Никита!

Уллары өчен "үлеп" торды
Бу юл фаҗигасендә һәлак булган Рауфан турында авылдашлары да, танышлары да шулай диләр. Аның кебек улларын 40 чакрым ара узып район үзәгенә тренировкаларга йөртүче әтиләр еш очрамый. Ә Рауфан балалары өчен бернәрсә дә кызганмады. "Хуҗалыгыбызда абзар тулы мал, йортта мең мәшәкате булса да улларыбызны Әгерҗегә тренировкага йөртүне үзенең төп бурычы итеп саный иде", - ди хатыны Фәридә ханым. Хоккейчы малайлар башка шәһәрләргә ярышларга барганда да Рауфан командага көч-дәрт биреп торырга шәхси машинасында юлга чыга торган була. Кем уйлаган, бу сәфәре аның өчен соңгысы булыр дип?.. Фәкать үз тырышлыгы белән йорт-җирен менә итеп төзегән, үрнәк гаилә башлыгы булган Рауфанның тормышка ашмый калган күпме хыяллары булгандыр?! Дәниф белән Рөстәм чәчәк кебек чакта гомере өзелгән әтиләренең исеменә беркайчан да кызыллык китермәсләр, тол калган әниләренең тормышта төп таянычлары булырлар дип ышанабыз.
***
...Бу атнаның иртәнге дүшәмбе киңәшмәсен җитәкчеләр Валерий Макаров тәкъдиме белән бер минут тын калып, Никита белән Рауфанны искә алудан башладылар.
Декабрьнең салкын көннәрендә караңгы, салкын гүрләргә иңдерелгән бу якташларыбызның авыр туфраклары җиңел булсын! Якыннары өчен ничек кенә авыр, зур югалту булса да, тормыш дәвам итә. Сабырлык телибез сезгә.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев