Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терәк бул син миңа

    Районыбызның каләм остасы Рушания Байтимерованың "Гомер көземдә язым" исемле шигырьләр җыентыгында җәмәгате Альбертка багышланган "Терәк бул син миңа" дигән бик матур шигыре бар. Тормышта менә инде бу пар 30 елдан артык бер-берсенә терәк һәм кирәк булып бик бәхетле гомер кичерәләр. Казанда своебойщикка укыган Альберт "Гидроспецтрой"га эшкә урнаша. Ике ел эчендә...

    Районыбызның каләм остасы Рушания Байтимерованың "Гомер көземдә язым" исемле шигырьләр җыентыгында җәмәгате Альбертка багышланган "Терәк бул син миңа" дигән бик матур шигыре бар. Тормышта менә инде бу пар 30 елдан артык бер-берсенә терәк һәм кирәк булып бик бәхетле гомер кичерәләр.
    Казанда своебойщикка укыган Альберт "Гидроспецтрой"га эшкә урнаша. Ике ел эчендә Россияне иңләп-буйлап йөри ул. Күперләр, станцияләр төзелешендә катнаша. Армиядән соң да әлеге предприятиегә эшкә кайта егет. 1979 ел була ул. Аларның бригадасын Йошкар-Олага командировкага җибәрәләр. Ә менә шунда инде аны язмыш булачак тормыш иптәше белән таныштыра. Казан мәдәният институты студенткасы Рушания Марий Эльнең милли китапханәсендә практика уза торган була. Ялга авылга кайтучы кызлар белән бер вагонда "Гидроспецтрой" егетләре дә була. Менә шунда яшьләр танышып китәләр.
    Альберт акыллы һәм гади булуы белән Рушаниянең күңелен шунда ук яулап ала. "Ул милли мәдәниятебезгә гашыйк, татар җырларын матур башкара. Гомумән, алар - династияләре белән җырчылар", - ди Рушания. Алар икесе бергә хәтта Әгерҗедә халык театрында спектакльләрдә дә уйныйлар әле.
    Ә Кама Тамагы егете белән Актаныш кызы Әгерҗегә ничек килеп чыкканнар соң? Рушанияне юллама буенча бирегә җибәрәләр, ә Альберт сөйгәне артыннан бирегә килә. 27нче училищеда машинист ярдәмчесенә укый. Ул вакытта яшьләр Чайковский урамындагы "коммуналка"да гомер итәләр. Яшәү шартлары әллә ни булмаса да, күршеләрдән уңалар алар. Альберт беренче тапкыр поездкага китәргә җыенганда Виктория Мамербаева Рушаниягә киңәш итеп: "Тимерьюлчы иреңнең хезмәтен хөрмәт ит. Һәрвакыт аны эшкә озат һәм каршы ал". Бу сүзләр гомере буена колагында яңгырый Рушания ханымның. Әле алай гына да түгел, ул йоклаганда да төшендә менә-менә ире кайтып ишек ачар дип сиземли һәм тиз генә йокысыннан торып аны каршы ала.
    Альберт йөк поездларында машинист ярдәмчесе булып эшли. Пассажир поездларында эшләү тәҗрибәсе дә җитәрлек. "Элек бит бөтенләй икенче төрле иде. Мәсәлән, Янаулга йөк поезды белән барабыз, анда берәр сәбәп белән бригада булмый. Шуннан безгә пассажир поездын бирәләр", - дип сөйли ул. Ә бервакыт аларга бер ялсыз тәүлек буе барырга да туры килә.
    30 ел эчендә күп машинистлар белән эшләргә туры килә Албертка. Әмма ул аларның һәрберсе белән бик тиз уртак тел таба һәм вазифасын намус белән үти. Сүз уңаеннан: 1985-86 елларда ул Александр Лапшин (ул хәзер Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары) белән бергә эшли. "Ә хәзер машинистым - аның энесе Анатолий. Икебез дә бер яшьтә, эш тәҗрибәбез дә шактый. Шуңа күрә бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз", - ди Альберт.
    "Тормыш иптәшем гомер буе миңа терәк булды. Бергә балалар үстереп олы тормыш юлына чыгардык, авырлыкларны да бергә күтәрдек. Гомер көзебездә дә Ходай бер-беребездән аермасын иде", - ди Рушания ханым.
    Үзенең шигырендә дә ул:
    Картлык килсә, әгәр берәр вакыт
    Күңелемдә сиңа шул теләк:
    Гомер чикләренә җиткәндә дә
    Булсаң иде миңа зур терәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: