Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Төш кенәдер бергә үткән көннәребез

    Районыбызның танылган аксакал шагыйре Чыңгыз ага һәм Мәйсәрә апа Мусиннар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Россия Президенты Указы белән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булдылар. Киләсе елга алар гаилә тормышының 60 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Берүк Ходай насыйп итсен бу парга бриллиант туйларын көнендә табын түрендә утырырга. Без барып...

    Районыбызның танылган аксакал шагыйре Чыңгыз ага һәм Мәйсәрә апа Мусиннар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Россия Президенты Указы белән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булдылар. Киләсе елга алар гаилә тормышының 60 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Берүк Ходай насыйп итсен бу парга бриллиант туйларын көнендә табын түрендә утырырга.
    Без барып кергәндә Чыңгыз ага әле генә табадан төшкән шигырен Мәйсәрә апага укый иде. "Без татар ирләре төче телле түгел бит. Хатыннарыбызга булган ярату хисләрен сүз белән гел әйтеп торырга күнекмәгән. 17 яшендә миңа кияүгә чыгып, биш бала бүләк иткән яраткан хатын гына түгел, гомер буе иҗатыма илһам өстәүче һәм шигырьләремнең беренче тыңлаучысы һәм тәнкыйтьчесе булды ул. Хисләремне аңа багышланган шигырьләремдә җиткердем. Мәйсәрәм аларны елый-елый укый. Хәзер үзе дә шигырь белән "җенләнеп" бетте инде. Шигырьләремне төзәткәләгән чаклары да булгалый", дип сүз башында ук Мәйсәрә апага булган җылы мөнәсәбәтен белдереп куйды.
    - Чыңгыз ага,"Ирне ир иткәндә, чир иткәндә хатын", диләр бит. Сез моның белән килешәсезме?
    - Килешәм. Гаиләнең ныклыгы беренче чиратта хатыннан тора. Ул сабыр, уңган, сизгер, зирәк булса, туганнарны якын итсә, теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын таба белсә генә гаилә тормышы җайлы бара.Әллә нинди белеме булмаса да, тормышта яхшы педагог та, психолог та, кирәк чакта артист та була белде. Сабырлык алиһәсе ул. Беркемнең дә келәте буш түгел диләр бит. Безнең гаиләдә дә барысы да ал да гөл булмады. Яшермим, "салгалап" йөргән чакларым да булды. Ләкин аның беркайчан урамга чыгып сөйләп, кеше алдында зар елап йөргәне булмады. Ул бит 17 яшендә ике каенаналы йортка килен булып төште. 25 ел әбиемне тәрбияләде. Ә әнием белән 54 ел (!) әниле-кызлы кебек яшәделәр. Мәйсәрәм әнине 97 яшенә кадәр бала тәрбияләгәндәй карады. Менә шунысы өчен генә дә мин хатыныма мең рәхмәтле. Җәмәгатем шундый булмаса, йөзләгән шигырьләр иҗат итеп, алты китап бастыра алмаган булыр идем.
    - Мәйсәрә апа, бик яшьли иргә чыккансыз.Чыңгыз ага кайсы ягы белән гашыйк итте Сезне?
    - Мордывый урманына эшкә баргач танышкан идек, дистәләгән кыз арасыннан шундый чибәр, өздереп гармунда уйнаучы егетнең нәкъ мине сайлавына эчемнән сөенсәм дә, башта үзенә сидермәскә тырыштым. Ләкин сөю хисе йөрәккә кереп урнашкач, аны озак яшереп булмый бит. Яшь булсам да, кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Чыңгыз минем беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем булды. Гомер көзләребезгә парлашып керүебез үзе бәхет ул. Олыгайгач бер-береңә бигрәк кирәк буласың икән. Менә егылып, елдан артык инде аягыма баса алмыйм, утырып кына торам. Чыңгызга рәхмәт, янымнан да китми. Бергәләп китап-гәзит укыйбыз, рәхәтләнеп сөйләшеп, яшь чакларны искә алып утырабыз. Картлыкта ялгыз калырга язмасын.
    Шулчак Чыңгыз ага сүзгә кушылды:
    - Минем кулдан да әллә ни эш килми инде хәзер, йөрәк борчый. Иң зур рәхмәтебез - кызыбыз кебек күргән киленебез Ләйсәниягә. Йортта ул булмаса, без ике кулсыз калган булыр идек. Килен каенана туфрагыннан ярала диләр бит. Ләйсәниябез Мәйсәрә кебек бик сабыр, уңган, безнең өчен өзелеп тора. Оныгыбыз Энҗене дә шулай тәрбияли. Ул да безнең иң зур ярдәмчебез булып үсеп килә. Шундый кыз тәрбияләгән кода-кодагыйга рәхмәт, дип киленен мактап туя алмады.
    ...59 ел бер җан, бер тән булып, хәзер балаларының, килен-кияүләренең кайгыртуын тоеп яшәүче Чыңгыз ага һәм Мәйсәрә апа белән үткәннәрне искә алып, озак сөйләшеп утырдык. Һәм аларның бер-берсенә булган җылы, кайгыртучан карашын күреп, чыннан да, мәхәббәтсез яшәп булмый, олыгайган көндә дә икән дигән ныклы фикергә килдем. Бәхетле картлыкның, тугрылыкның матур үрнәге бу гаилә. Юкка гына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булмаганнар алар.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: