Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Төннәр буе йоклый алмый ятам

Ни өчен дисезме? Юк, авыру брорчымый безне. Күршебездә тәүлек әйләнәсе эшләүче "Арба ат" кибетенә килүче яшьләр төн йокыларыбызны качыра. Төн уртасында да, төнге сәгать икедә дә, иртәнге дүрттә дә бу кибеткә егетләр, кызлар, урта яшьтәгеләр килә. Аңлагансыздыр инде, төн уртасында кибеткә ипи, сөт сатып алырга килүчеләр бик сирәк буладыр. Шыпырт...

Ни өчен дисезме? Юк, авыру брорчымый безне. Күршебездә тәүлек әйләнәсе эшләүче "Арба ат" кибетенә килүче яшьләр төн йокыларыбызны качыра. Төн уртасында да, төнге сәгать икедә дә, иртәнге дүрттә дә бу кибеткә егетләр, кызлар, урта яшьтәгеләр килә.
Аңлагансыздыр инде, төн уртасында кибеткә ипи, сөт сатып алырга килүчеләр бик сирәк буладыр. Шыпырт кына килеп кирәкле товарларын сатып алып китсәләр, якын-тирәдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр сизми дә калырлар иде. Юк бит, автомобильләрендәге музыканы бөтен көченә акыртып килеп туктыйлар. Җәйге эссе көннәрдә тәрәзәне ачмый йоклап булмый. Ә ачсаң, кибеткә агылучы бу яшьләрнең катлы-катлы сүгенүләре, кычкырып көлүләре йокларга һич ирек бирми. Ул тавышка еш кына сабыйларыбыз да куркып елап уяна.
Хәзер инде подъезд төбендәге эскәмияләрне дә төнгә подъездга алып кереп куябыз. Югыйсә, кибеттән чыккан яшьләрнең күбесе шушы эскәмияләрдә кәеф-сафа корып, кычкырып сөйләшеп, сүгенеп таң аттыралар иде.
Кайберәүләрегез: "Хәзер спиртлы эчемлекләр кичке 10га кадәр генә сатыла бит", - диярсез. Ләкин тәүлек буе эшли торган кибеттә сатучы төнлә аракы сатмый дип кем ышандырып әйтә ала. Ә сыраны әйткән дә юк инде. Полиция һәр төнне биредә сакта тора алмый, әлбәттә. Ләкин шулай да төнлә эшләүче кибетләрне аерым контрольгә алсыннар иде. Октябрьская урамындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең сезгә иң зур үтенече бу, хөрмәтле полиция хезмәткәрләре! Төнлә дә халык өзелми торган кибеттән тәмам гарык без. Бу мәхшәр кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Без кайчан тынычлап йоклый башларбыз?
Роза СИТДЫЙКОВА.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев