Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Чыраең сытык булганчы

1 апрель - Көлке көне быел якшәмбегә туры килә. Ял көнендә рәхәтләнеп шаярырга, дусларны алдап алырга, көләргә була. Ләкин кызык итәм дип, зинһар, якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне авыр хәлдә калдырмагыз, хур итмәгез. Д.Карнегиның "Елмаю, шаяру - талчыкканнар өчен сихәт, хәсрәтлеләр өчен кояш нуры. Аны сатып та, сорап та, әҗәткә алып та...

1 апрель - Көлке көне быел якшәмбегә туры килә. Ял көнендә рәхәтләнеп шаярырга, дусларны алдап алырга, көләргә була.
Ләкин кызык итәм дип, зинһар, якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне авыр хәлдә калдырмагыз, хур итмәгез. Д.Карнегиның "Елмаю, шаяру - талчыкканнар өчен сихәт, хәсрәтлеләр өчен кояш нуры. Аны сатып та, сорап та, әҗәткә алып та булмый. Елмаюны фәкать бүләк итеп кенә була", дигән сүзләрен һәрчак истә тотыгыз. Көлке көнендә генә түгел, һәр көнне кешеләргә елмаю бүләк итик. 1 апрель алдыннан газета укучыларыбызга якташыбыз Раиф Мәрдановның "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" исемле китабыннан авторның туган авылында җыйган мәзәкләрен тәкъдим итәбез. Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез.

Янса янар...
1919 елның май ахыры. Кызыллар колчакчыларны куа. Олы Юл урамы дөрләп яна. Шулвакыт урман ягыннан берәү кайтып килә икән.
- Сезнең өй дә яна бит, - дигәннәр аңа.
- Ярар! Янса янар! Кандалалары бик туйдырган иде инде, - дигән өй хуҗасы, бер дә исе китмәгән булып.

Эче чыккан
Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының балык үрчетү буенча җаваплы хезмәткәре авылыбызга еш килеп-китеп йөргән. Ул "р" авазын әйтә алмаган һәм шул сәбәпле кайчакларда бик кыен хәлләрдә калган. Ил башлыгының газетада чыгышы-рече басылу уңаеннан колхоз җыелышында бик эшлекле кыяфәттә нотык тотканда:
- Иптәшләй! Менә Сталинның эче чыккан, - дип ычкындырган.
Бичаракай "рече" дигән сүзне дөрес әйтә алмагач, нишләсен?! Халык та бик көләсе килсә дә, телен тешләп утыра. Көлеп кара син ул заманда!

Солдат хаты
Хатларында сүзгә бик саран булган Песәй Нурулласының әнисе, улын үзенчә шелтәләп: "Нигә хатларыңны тутырып язмайсың? Хәлләрне дә сорашмайсың?" - дип язган.
Шуннан соң Нурулладан дәфтәр битен "тутырып": "Исәнме, әңкәй! Пычкың үтәме? Мин исән. Сау бул!" дип язган хат килеп төшкән. Бу дүрт җөмләнең беренчесе - дәфтәр битенең иң өстендә, соңгысы - иң түбәндә, ә икесе уртада язылган. Ягъни солдат, әнисенең теләге буенча, битне тутырып та язагн, хәлен дә сораган.

Што такое?
Шул ук елларда солдат хезмәтен тутырып кайткан, татарчаны "оныта язган" Вәлиулланы әнкәсе чәй эчәргә чакыра икән:
- Әйдә, улым, коймак белән чәй эчәек!
Киң күкрәк түреннән чыккан көр тавыш яңгыраган:
- Што такое кимак, әнәй?

Пәлмән
Илленче еллар. Колхоз эшендә җан-фәрманга тырышып эшләгән бер авылдашыбыз, арып-талып өенә кайткач, хатынына пилмән пешерергә куша. Өзми дә куймый да: аңа пилмән кирәк һәм хәзер үк!
Ул арада гына итен әзерләрлек чарасы булмаган җәмәгате камыр җәеп, ит урынына ипи йомшагы гына бөтереп салган. Шулпасына суган да турап җибәргәч, бик тәмле булгандыр, күрәсең. Абзыебыз ашап туйгач:
- Пәлмән пәлмән инде, хатын, ә-ә-ә! - дип сузып куйган.

Бертавыштан
1956 ел. Район Советына сайлаулар вакытында агитаторлар Нурлыгаян Мөхәммәтҗанов, Мәсгуть Сәлимов һәм Әнисә Шәймәрданова терлекчеләргә агитация үткәрләр. Һәрберсе кыскача гына чыгыш ясый. Сәлимов, сарык фермасы эшчеләренә мөрәҗәгать итеп:
- Барыгыз да тавышларыгызны Сарсак-Әрәмә авылының Иван Иванович Домаскинга бирегез! - дип әйтеп бетерүгә, ферма тулы сарыклар "Бә-ә-ә!" дип куя. Сәлимов иптәшләренә борылып:
- Әйдәгез киттек. Монда бүтән сөйләп торырга хаҗәт юк. Бөтенесе - бертавыштан, - ди.

Эшләре беткән
1970 еллар. Алнур Азиев күк йөзенә карап дустына эндәшә:
- Кара, кара самолет! Әнә, тагын берсе!
Рафил Мәрдәнов:
- Эшләре беткән, йөриләр шунда тузан туздырып.

Иң рәхәт ял йорты
2006 ел. Сентябрь башы. Казан. Берничә ай күрешмәгән студентлар миннән сораша:
- Раиф абый, быел кайда ял иттегез? Кайларга бардыгыз?
- Гадәттәгечә, гаиләм белән ел саен бик яратып бара торган Италиядәге Таббаррелли дигән ял йортына сәфәр кылдык.
Төркия, Мисыр яисә Кара диңгез сүзләрен ишетергә дип тырпаешкан колак ияләре, авызларын түгәрәкләп, үзләренчә мәгънәле итеп "О-о-о!" дип куйды.
2007 ел. Сентябрь башы. Казан. Студентлар:
- Быелгы җәйдә кая сәяхәт иттегез?
- Франциягә, Тибарлье курортына. Табигате дә дә бик матур, кешеләре дә ягымлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев