Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тугызбуйның үз киносы бар хәзер

Бу көннәрдә Девәтернәдә урамда да, өйләрдә дә, кибеткә чыксаң да бик күпләр авылдашлары Фәнис Арсланов төшергән фильм турында сөйләшәләр, фикер алышалар. - Өлкәннәр декадасында фильмның премьерасын карарга авыл халкы зал тутырып килгән иде. Күрә алмый калганнар хәзер икенче тапкыр күрсәтүләрен зарыгып көтәләр. Мәдәният йортыннан чыкканда күпләребезнең күзендә яшь иде, -...

Бу көннәрдә Девәтернәдә урамда да, өйләрдә дә, кибеткә чыксаң да бик күпләр авылдашлары Фәнис Арсланов төшергән фильм турында сөйләшәләр, фикер алышалар.

- Өлкәннәр декадасында фильмның премьерасын карарга авыл халкы зал тутырып килгән иде. Күрә алмый калганнар хәзер икенче тапкыр күрсәтүләрен зарыгып көтәләр. Мәдәният йортыннан чыкканда күпләребезнең күзендә яшь иде, - ди укытучы Галия Моратова.

Фәниснең мәдәният дөньясында янып эшләвен, һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә яратуын белсәк тә, гап-гади һәвәскәрләр куллана торган видеокамера белән 1,5 сәгатьлек фильм төшереп, аны экранга чыгаруын ишеткәч, тел шартлатып куйдык. Әгерҗе тарихында күрелмәгән хәл бит бу! Өстәвенә, әсәрен дә җәмәгате Алия белән бергәләп иҗат иткәннәр. Үзләре - артист та, режиссер да. Ул чакта 11 сыйныфта укыган кызлары, хәзер инде студент Таңсылу оператор да, монтажлаучы да була.

- Фильм төшерү идеясе башымда күптәннән йөри иде. Тәвәккәлләп алындым. "Картаямыни соң йөрәк" төркеменә йөрүче ветераннарыбыз да бик риза булып хупладылар. Фильмны төшерү ун айлап барды. Кадрларда туган ягыбызның кышкы, язгы, җәйге күренешләре, гүзәл табигате дә бик матур чыкты. Бөтен йорт, хуҗалык мәшәкатьләрен читкә куеп, кайчак хәтта ашауларын да онытып рольләргә чын күңелдән кереп киткән авылым апаларына, фильмны төшерү өчен үз йортларын биреп торган Римма апа һәм Рафаэль абый Ахунҗановларга нинди генә рәхмәт әйтсәм дә аз булыр, - ди Фәнис.

- Бу фильмны төшерү өчен йортыбызның өстен-аска китерергә туры килде. Ирем дә, үзем дә анда уйнагач, бик күп вакытыбызны алды. Әмма аны авылдашлар елый-елый карагач бик сөендек. Күренешләр теге заманда баргач, өебезне дә шул чорныкына охшатып җиһазларга, бизәү өчен дә авыл буйлап шактый эзләнергә туры килде. Идәндә суккан паласлар, намазлыклар, стенада чиккән кул эшләре. Карават чаршавын көчкә таптык. Кино төшерү сәхнәдә спектакль уйнау гына түгел икән ул, аның бик авыр хезмәт булуын чамалыйбыз хәзер. Ә Фәнисебезгә безнең белән күпме тир түгәргә туры килгәнен үзебез генә беләбез. Аның тырышлыгына, үҗәтлегенә, теләгенә ирешмичә ярты юлда туктап калмавына тора-тора сокланам, - ди Римма ханым Ахунҗанова.

- Телевизордагы атыш-үтереш, көчләү, кансызлыкны тасвирлаучы, бернинди тәрбияви мәгънәсе булмаган фильмнардан тәкем туйган идек инде. Авылдашларыбызның фильм төшерә башлавын ишетү белән аның экранга чыгуын түземсезлек белән көттек. Туган як табигатен, авылдашларыбызның уйнавын карау иллә дә рәхәт, күңелле икән ул. Фильмда күңелгә якын татар җырлары да бик оста файдаланылган. Картинадагы төп геройның прототибы да авылдашыбыз бит. Күп күренешләрнең минем туып-үскән йортымда төшерелүе белән дә күңелгә бик якын бу фильм. Сюжеты бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта кызганыч. Фәнис, авылда беренче тапкыр кино төшереп, зур батырлык эшләде. Районыбыздагы һәр татар авылында күрсәтелсен иде ул, - дип дәвам итте әңгәмәне Галия Моратова.

- Олы яшьтә булсам да, мин дә катнаштым бу кинода. Аны клубта карагач, үз-үземә шаккатып утырдым. Кем уйлаган шушы яшьтә әртист булып авылым тарихына кереп калырмын дип. Фәнискә рәхмәт инде. Без өлкәннәрне, ялгызлыктан, сагышланып утырудан йолып, сәхнәгә тарта белә, - ди Гөлсинә апа Ситдыйкова да.

Шулай итеп, әле шушы көннәрдә генә халык театры исеменә лаек булган "Картаямыни соң йөрәк" өлкәннәре, әнә шулай, фильм иҗат итеп Тугызбуйда дан яуладылар.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, эшенә фанатларча бирелгән Фәнис Арсланов исә тагын бер матур хыял белән йөри. Аның бик тә туган авылының сугыш чоры балалары турында кино төшерәсе килә. Иманым камил, Тугызбуйны гөрләтеп яшәүче егет монысын да булдырыр.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев