Тугыз бала әнисе Җәмилә Абдуллина: «Аборт — ул иң зур гөнаһларның берсе»
Гыйбрәт алырлык язма
Һәр бала үз байлыгы белән туа, диләр. Бу сүзләр белән кемдер килешер, ә кемдер аларны кире кагар. Балтач районы Ярак-Чурма авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе тугыз бала үстерә. Иң өлкән балаларына 15 яшь, иң кечкенәсенә — ике атна. Җәмилә ханым минем белән сөйләшкәндә үзе дә: «Һәр бала үз байлыгы белән туа», — диде. Әмма аларның өйләренең нинди хәлдә булуына игътибар иткәч, мин бу сүзләрнең хак булуында шикләнеп куйдым.
«Тугыз бала бер дә күп түгел»
Абдуллиннар гаиләсе Балтач районы Ярак-Чурма авылына дүрт ел элек, 2016 елның җәендә Башкортстаннан күчкән. Җәмилә үзе тумышы белән Төркмәнстаннан, Илдар исә Башкортстан ягыннан. Җәмиләнең әти-әнисе 1990 елларда Башкортстанга күчә. Абдуллиннар 2003 елда өйләнешкәннәр.
«Тугыз бала… Күп түгелме?» — дигәч, Җәмилә ханым: «Бер дә күп түгел», — дип җавап кайтарды. Димәк, Рөстәмгә — 15, Рәйсәгә — 14, Гүзәлгә — 12, Ләйсәнгә — 10, Шамилгә — 8, Раушанга — 6, Мәрьямгә — 4, Алсуга 2 яшь, Равилгә ике атна. Кечкенә Равил әле 13 майда гына туган.
Өйдә диван да, карават та күрмәгәч, балаларның кайда йоклауларын уйладым. Ишеге генә дә булмаган бүлмәнең почмагында матрас ята иде.
Гомумән әйткәндә, Абдуллиннарга кунакка кайтканда, мин аларның өйләрен башка төрле итеп күз алдыма китергән идем. Төрле төстәге обойлар, берничә катлы караватлар, тартма-тартма уенчыклар… Балалар телевизордан төрле мультфильмнар карыйдыр, музыка тыңлыйдыр дип уйладым. Әмма бу бер дә алай түгел икән. Караватлар урынына — идән, ә телевизор, гомумән, юк. Уенчыклар да тартмада түгел, ә бер почмакта. Һәм шәрә бүрәнәләр. Кухняда исә өстәл дә юк.
Җәмилә үзе белеме буенча татар һәм рус теле укытучысы, әмма ул эшләми. Ә Илдар өйләр төзүче булып эшли. Ләкин аның да эше гел булып тормый икән, ел фасылына, вакытына карап кына заказлары була. «Гел эшләп булмый. Җәмиләгә балаларны карауда ярдәм итәргә кирәк», — ди гаилә башлыгы. Тапкач, карыйсыз инде, җаныкайларым…
Балаларга исемнәр сайлау Абдуллиннарга әллә ни авыр бирелми икән. «Татар исемнәрен генә сайлыйбыз. Иң мөһиме — ике исем кушылмасын. Һәр балабызның исеменең мәгънәсен беләбез. Балаларга әлеге мәгънәне аңлатабыз. Шулай ук Рәйсәгә Илдарның әнисенең исемен куштык, Равилгә шулай ук Илдарның әтисенең исемен бирдек. Минем әти-әниләрем исән, Аллаһка шөкер», — дип сөйләде Җәмилә ханым.
Авылга кайткач, мал-туар турында сорамыйча калмадым. Абдуллиннар маллар тотмый икән. Бакчалары зур! Җиләк утыртканнар. «Бәрәңге дә чәчтек», — диде Җәмилә ханым.
Балалар сәләтле: рәсем дә ясыйлар, фортепианода да уйныйлар, инглиз телендә дә яхшы сөйләшәләр, сәнгатьле сөйләмнән дә читтә калмыйлар. «Әни, ярыймы мин менә шушылай итәм?» — дип, безгә үзләренең сәләтләрен күрсәтергә ашыкты алар. Гүзәл безгә Габдулла Тукайның «Су анасы» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде, ә Ләйсән исә фортепианода татар көйләрен уйнады.
«Аборт — иң зур гөнаһларның берсе»
Мин Җәмилә ханымга сорауларымны бирә башладым.
Җәмилә, балаларга ашарга ничек җиткерәсез?
Һәр бала үз азыгы белән туа, диләр. Ашау ягыннан балалар бик иркәләнгән дип әйтә алмыйм. Бәйрәмнәрдә генә тәмле әйберләр пешерә алам. Ә болай бәрәңге ашыйбыз, төрле боткалар пешерәм.
Бала табу хатын-кыз сәламәтлегенә авырлык китерергә мөмкин. Хатын-кызның организмына ял итәргә вакыт кирәк. Сез тугызны тапкансыз, сәламәтлегегез ничек?
Бала тапмыйча да, чир табарга була. Аллаһка шөкер, тугыз балабыз бар. Ирем белән балаларга еш кына: «Элек утын, су ташыганнар. Керләрне, ел фасылына карамыйча, елгаларга барып чайкыйсы булган», — дибез. Алар сәламәт булганнар бит, авырмаганнар. Хатын-кызлар авырлы булганда да, бала тапкач та, басудан кайтмаганнар. Ә хәзер уңайлы шартларда яшибез. Су да өйләргә кертелгән. Мин бөтен көч-хәлемне балаларга бирәм.
Балаларда үзара көнчелек, көндәшлек юкмы?
Юк, әз генә дә юк. Иң кечкенәсе туганда ике яшьлек Алсуыбыз көнләшер инде, диләр иде. Ул, киресенчә, аны сыйпап: «Бәби», — дип ярата. Хәтта кочаклап ала. Абыйлары, апалары кечкенәләрне карый. Егылсалар, беренче булып алар йөгерә. Без барып җитәргә дә өлгермибез. Тәмле ризыклар булса, кечкенәләр белән бүлешәләр.
Балалар хуҗалык эшләрен эшләүдә ярдәм итәме?
Әлбәттә. Хәтта кайчак кем табак-савытны юар икән дип бәхәсләшәләр. Берсе: «Мин юам», — ди, икенчесе: «Юк, мин юам», — ди. Балалар кечкенә чагында, Илдар белән балаларны эшкә мәҗбүр итәргә ярамау турында сөйләшкән идек. Әгәр алай итсәң, балаларда өй эшенә нәфрәт туа. Балалардан эшне эшләүне йомшак итеп сорарга кирәк. Аларда: «Нишләп миңа менә бу эшне кушмыйлар икән?» — дигән кызыксыну барлыкка килергә тиеш.
Балалар кайда йоклый?
Малайлар үз бүлмәсендә йоклый. Түшәкләр җәебез дә алар ята. Кышын асларына калын палас җәябез. Безнең өчен бу өй кечкенә. Күңелебез олырак өй тели. Балалар өйдә йөгерә, чаба. Аллаһ боерса, моннан да зуррак өебез булыр дип өмет итәбез.
Балаларның йоклаган урыннарын күргәч, сүзсез калдым. «Ә кызлар кайда йоклый?» — дигәч, Җәмилә: «Бүлмәдә», — дип җавап кайтарды. Мин ул бүлмәгә кермәдем. Чөнки керергә дә кирәк түгел иде. Бүлмәнең ишеге ярылган. Анда киемнәр, төрле сөлгеләр, чүпрәкләр ята. Кырыйда бала караваты да бар кебек. Җәмилә безгә: «Төшермәгез инде», — диде. Ярый, төшермәбез. Кухня янында бер ябык бүлмә бар иде. Әлеге бүлмәгә керергә дип барганда, Җәмилә мине кухняга чакырды да, без әңгәмәбезне дәвам иттек. Әйткәнемчә, кухняда өстәл юк иде.
Кайда ашыйсыз?
Ашарга зур кәстрүлләрдә пешерәбез. Өстәлебез бар, әмма аны урамга чыгарып тордык. (Урамда мин өстәл тапмадым).
Хөкүмәт сезгә ярдәм итәме?
Әйе, үзебезнең Татарстаныбыз ярдәм итә. Социаль ярдәм оешмаларыннан акчалата ярдәм күрәбез. Дини бәйрәмнәрдә мәчетләрдән булышалар. Шулай ук гыйнвар аеннан ярдәм тагын да артты.
Җәмилә газ плитәсенә аркасы белән басып тора иде. Фотографыбыз Салават аны төшерә башлагач, ул: «Мөмкинме мин менә шушында басам?» — диде. Салават: «Юк, юк, торыгыз», — дигәч, ул: «Анда нәрсә булганын үзегез күрәсез. Савытларны юып та өлгермәдем», — диде. Гафу итегез, газ плитәсе бер тапкыр ашарга пешергәннән генә бу кадәр пычранып катмый. Гафу! Әле ап-ак кәстрүл торгач, газ плитәсенең һәм диварларның пычраклыгы тагын да ныграк күренә иде. Мин аңлыйм, тугыз бала белән өйне гел чиста тоту авырдыр. Соң үзең тапкач, нишләтәсең инде…
Сезнең турында аларга акча кирәк, шуңа табалар, диләрме?
Гомеремдә андый сүз ишеткәнем булмады. Алай дип уйлыйлар икән, аларга сүзем шул. Без монда дүрт ел яшибез, гыйнварга кадәр сигез балага ай саен өч мең сум түлиләр иде. Сез дә балалар табыгыз да шушы өч меңгә яшәгез. 2020 елның гыйнвар аеннан ярдәм итә башладылар. Хәзер һәр балага махсус түләүләр булачак.
Сезнең гаиләгезнең айлык «хезмәт хакы» нинди?
Аена 50-60 мең. Ни кызганыч, ул акчаны туплап булмый. Ризыклар, кием-салым, балаларга төрле канцелярия, китаплар сатып алырга кирәк. Ташламалар булган кибетләрдән алырга тырышабыз.
Өйдә җиһазлар юк.
Башкортстандагы йортыбыз тагын да кечерәк иде. Хәзер монысы да кечкенә. Балаларыбыз кечкенә булгач, ремонт ясарга уйламыйбыз да. Обойлар турында әйтмим дә. Бер 2-3 ел эчендә моннан күчеп китәргә иде. Җиһазлар булмау — төп проблемабыз. Безнең өебез тар. Балаларга күп урын кирәк. Алар ешрак өйдә була. Берсе үрмәли, берсе йөгерә, кемдер бии… Урын җитми. Әле җиһазлар куйсак, аларга, гомумән, урын калмаячак. Җиһазларыбызның булмавының төп сәбәбе шул.
Әле тагын балалар табарсызмы?
Әле белмим, уйлаганым да юк. Аны планлаштырып, уйлап булмый. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында.
Әгәр балага узсагыз, табачаксызмы?
Билгеле инде. Әгәр һәр хатын-кыз үзенең иренә ышанса, ул баласын табар иде. Ир-ат җаваплы булырга тиеш. Гаиләдә беренче урында — ир. Мин Илдарга ышанам.
Гафу, сорыйм. Ә аборт?..
Юк, беркайчан да. Күз алдыма да китерә алмыйм. Минемчә, аборт — ул иң зур гөнаһларның берсе. Кечкенә чагымнан ук шуны белеп үстем.
Балаларны кеше итәр өчен акча кирәк.
Һәрберебез дә үз тормышын үзе сайлый. Кем нәрсә турында хыяллана, кем нәрсәгә омтыла, ул шуңа ирешә. Балаларга да аңлатам: безнең милләтебез — татар, динебез — Ислам булгач, без гөнаһ кылырга тиеш түгелбез. Кеше үтерү — иң зур гөнаһ. Сез әйткән «бала төшертү» дә нәкъ менә кеше үтерү. Үзен яклый алмаган кечкенә генә җан иясен үтерү була!
Тагын нинди гөнаһлар була?
Гаиләле булып, үз ярыңа хыянәт итү — гөнаһ. Өченчесе, исерткеч эчемлекләр куллану. Дүртенчесе, урлау. Менә боларны кылмаган кеше үзен чын мөселман дип исәпли ала. Балалар миннән: «Нишләп кайбер кызлар ябынып йөри?» — дип сорый. Мин аларга: «Каплану гына мөселман булуыңны аңлатмый. Кием — ул чүпрәк, һәм аның дингә бер кагылышы юк», — дим. Кемдер Хаҗ кыла да шуның белән мактана. Анда барганчы, түккән акчаңны мохтаҗларга бир. Менә булырсың мөселман! Ятимнәр күп, аларга ярдәм ит. Савабы мең мәртәбә артыр.
Балаларга акча җитәме?
Баланы тәрбияләү — ул эш. Кеше эшендә сигез сәгать эшли, соңыннан ял итә. Ә әти-әнинең ялы булмый, алар тәүлегенә 24 сәгать эшли. Әмма, балалар үсеп җиткәч, болар барысы да ата-ананың үзенә кире әйләнеп кайтачак. «Моны алырга кыйммәт», — дип… Әйтик, үземә ун меңлек күлмәк алмыйм, ә ике меңлекне алам. Калган акчамны балаларга бирәм. Ашауда да шулай, әйтик, балык уылдыгы түгел, ә ботка ашыйсың. Элегрәк ун балага бер аяк кием булган, хәзер исә бер балага ун аяк кием. Без һәр балага бер-ике аяк кием алабыз.
Балалар сораулар күп бирәме?
Бирәләр. Хәтта кайбер сорауларына җавап та бирә алмыйм. Оялам, кызарып бетәм. Кайчак фәлсәфи сораулар бирәләр. Мәсәлән, минем авырлы булуымны күргәч: «Бала каян барлыкка килә?» — диләр.
Ничек аңлатасыз?
Баланы алдарга ярамый. Ул соңыннан барыбер дөресен беләчәк. Ә әти-әни алдаса, алар кемгә ышаныр соң? Төрле медицина китаплары ярдәмендә аларга дөреслекне аңлатабыз. Кешенең физиологиясен өйрәтәбез. «Бала башта әтидә була, соңыннан бала әнигә күчә дә үсә. Вакыты җиткәч, ул туа», — дим. Баланың ничек барлыкка килгәнен ничек бар, шулай сөйлим. Хатын-кызның эче кыса башлый, дим. Бала барысын да сизә, тоя, дим. «Әни, ул авырта икән», — диләр. Мин аларга: «Шул кадәр авырткан булса, кеше унышар бала тапмас иде. Хәтта икенчесен дә алып кайтмас иде», — дим. Беребез дә «мазохист» түгел бит. Әмма, аңлатканда, «секс» сүзен кыстырмыйбыз. Ир белән хатын мөнәсәбәте, дибез.
Мөмкинлегем булса, аларга өй сатып алып бирер идем
Балалар үзара бары тик татарча гына сөйләшә. Бу сөендерә! Җәмиләнең балаларга ничек эндәшүе исемдә калды: Ләйсәнем. Гүзәлем, Рәйсәм, ди… Башка төрле итеп эндәшми дә.
Балалардан ни сорарга да белмәдем. «Кем буласыгыз килә?» — дигәч, Гүзәл белән Рәйсә: «Ярлыларга булышучы волонтер буласыбыз килә», — диде. Шулай да Җәмилә: «Балалар биергә, җырларга ярата. Әмма аларга төп һөнәрнең дә кирәк булуын аңлатабыз», — ди.
Мунча турында сорагач, миңа төгәл җавап кайтара алмадылар. Рәхәтләнеп чабынып, юына торган мунчалары юк микән дип уйладым. Кая юыналар икән алар? Алай чәчләре дә, үзләре дә шакшы түгелләр иде…
Өйләре минем өчен, киресенчә, зур кебек тоелды. Зур гына да түгел, ул буш кебек иде. Диварлар шәрә, җиһазлар юк. Балалар гына арлы-бирле йөгереп йөри. Алар көлә, елмая, шаярта. Кемдер фортепианода уйный. Болары гына кәефне күтәрә…Балалар алдагы тормышта яхшы кешеләр була алсыннар иде. Аларга ихластан сәламәтлек теләп, без Казанга юл тоттык.
Китәр алдыннан: «Балаларны үстерү авырмы?» — дидем.
«Балалар көн режимын белә. Сәгать кичке тугызда, кемнең нинди генә эше булмасын, безнең өйдә ут сүнә. Балалар йокларга вакытында ята. Икенче көнне иртәнге алтыда торабыз. Шулай ук ашау вакыты да бер вакытта: иртәнге тугызда, көндезге бердә, кичке алтыда. Безнең ихластан Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсебез килә. Аллаһ аңа сәламәтлек бирсен!» — диде Абдуллиннар.
Барлыкка килгән фикерләремне башта үзем дә төгәл аңлый алмадым. Кызганаммы? Юк. Артык рәхәттә яшиләрме? Белмим. Әгәр мөмкинлегем булса, мин аларга өй сатып алып бирер идем, чын! Балалар бер катлы түшәктә йокламас иде, дисәм… Идәндә йоклауның бернәрсәсе дә юк кебек. Кайсыбыз идәндә йокламаган? Әмма нишләптер, төннәрен бу балаларга салкындыр дип уйлыйм. Ә безгә җылы иде.
Әле диварларның шәрәлеге дә бу өйгә салкынлык өсти. Алар шәп-шәрә, буш! Район ярдәме белән кайтарылган пианино, китаплар, бер почмакта уенчыклар өеме… Әйтәм бит: балаларның чырык-чырык көлүләре генә күңелгә рәхәтлек өсти. Бу гаилә белән алга таба да элемтәдә торырга кирәк булыр. Алар белән очрашуыбызның соңгысы булмасын иде.
«Алар ярдәмне кабул итми»
Балтач районы җитәкчелеге белән әлеге гаиләгә ярдәм күрсәтелү-күрсәтелмәве турында сөйләштек. Әңгәмәдәш — Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов.
«Абдуллиннар гаиләсенә һәрдаим ярдәм итеп торабыз. Соңгы мәртәбә Яңа ел алдыннан иганәчеләр күлмәкләр, киемнәр бирделәр. Шулай ук кеше кигән, әмма кияргә яраклы булган киемнәрне дә бирдек. Тик алар күп очракта ярдәмне кабул итми. Әйтик, без аларга телевизор тәкъдим иткән идек. Алар: «Балаларыбыз китап укый», — дип, баш тартты. Шулай ук ике катлы караваттан да баш тарттылар. Аларга өстәл дә кирәкми. «Башкортстанда да идәндә утырып ашый идек», — диләр. Барсаң, өйгә дә кертмиләр, чөнки законнарны беләләр. Үземнең дә анда баргалаганым булды. Бер баргач, ишегалдында сөйләштек. Андагы яшәеш барыбер заманча түгел. Әмма шунысы бар: өйдә тараканнар, тычканнар юк. Җәмилә белән Илдар эчми.
Әлеге гаиләнең китапханәдә укымаган китаплары калмады. Балалар барысы да акыллы, төрле олимпиадаларда катнашалар. Алар ярдәмебезне кабул итми. Бүгенге көндә әлеге күп балалы гаилә торак алу өчен чиратта ундүртенче булып тора», — дип сөйләде Илһам Фидаилевич.
Шулай ук урынбасар Җәмилә белән Илдар Абдуллиннарның эшләмәүләре турында да әйтте. «Ир-ат гаиләдә ашатучы булырга тиеш. Әмма Илдар әфәнде эшләми. Колхозлар эшләп килә, әмма ул барыбер әлеге эшкә алынмый. Җәмиләгә дә эш тәкъдим иткәнебез булды. „Мин гаилә белән“, — ди ул. Без алга таба да әлеге гаилә белән элемтәдә торачакбыз», — диде Илһам әфәнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев