Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Туксанда да тик торуны белми

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов 90 яшьлек юбилее уңаеннан Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын җиткерергә килгәч, Юлия Евдокимовна ОПОЕВАның сабый баладай сөенгәнен күрсәгез иде?! - Гап-гади удмурт әбисенең юбилеен кайлардан белдегез, балакайларым? Туган көннәр уздырып үскән буын түгел бит инде без, - дип нишләргә белми...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов 90 яшьлек юбилее уңаеннан Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын җиткерергә килгәч, Юлия Евдокимовна ОПОЕВАның сабый баладай сөенгәнен күрсәгез иде?!
- Гап-гади удмурт әбисенең юбилеен кайлардан белдегез, балакайларым? Туган көннәр уздырып үскән буын түгел бит инде без, - дип нишләргә белми аптырап китте ул.
Әйе, кая инде ул заманнарда туган көннәрдә җыелышып күңел ачып утырулар... Юлия апай - тумышы белән Удмуртиянең ут күршебез Бигрә авылыннан. Шунда 4 сыйныфны тәмамлау белән уфалла арбасына, колхоз эшенә җигелгән удмурт кызы гомере буе авыр хезмәттә була. Сугыш елларында урман кисә. Аннан соң Әгерҗегә килеп урнашкач тимер юл электростанциясендә кочегар булып эшли. Депода җыештыручы булып эшләгәндә таңнан торып әллә ничә мичкә ягып, көянтәләп су ташулары кечкенә генә буйлы хатынга бер дә җиңел булмагандыр.
- Әле ярый, ирем бик тырыш, алтын куллы, хатын кадерен белә торган кеше булды. Менә шушы Чехов урамында җир алып, йорт төзеп кердек. Бигрәдән Әгерҗегә килүче яки кайтучы һәр авылдашым диярлек безгә кереп чәй эчеп чыга йә куна кала иде, беркайчан кеше өзелмәде бездән. Ирем берсенә дә караңгы чырай күрсәтмәде. 4 балабызны бергә-бергә аякка бастырырбыз, картлыгыбызда бер-беребезгә терәк булырбыз дип хыялланган идек. Ни кызганыч, Кузьмамның гомере кыска булды. 47 яшендә кинәт кенә безне мәңгелеккә ташлап китте, ди күз яшьләрен сөртеп әби.
Менә 38 ел инде Юлия Евдокимовна үзе белән бергә картайган шушы йортында гомер кичерә. Тол хатынга балаларны аякка бастыруның авырлыгы турында сөйләп торуның кирәге юктыр. Әле ярый, дүртесе дә әниләре сүзеннән чыкмыйлар, хуҗалыкта бөтен эштә аның терәге булалар, яхшы укыйлар. Дуңгызлар, кош-корт, кәҗәләр дә асрыйлар.
- Дүртесенең дә йортта билгеләнгән эшләре бар иде һәм шуны үзләре белеп башкардылар. Мораль укып түгел, эш белән тәрбияләдем мин аларны, ди Юлия апай.
Шөкер, өч улы да, кызы да - олыгайган көнендә әниләренең зур ярдәмчеләре. Ижауда яшәүче Викторы очучы булган, хәзер пенсиядә. Вовасы да - аэропортта диспетчер. Әгерҗедәге Мишасы - Юлия апайның төп терәге. Ленасы да Иҗаудан еш кайтып йөри. Әниләре исә туксанга җитсә дә һаман аларга мәшәкать китермәскә тырыша.
- Сәламәтлегем мактанырлык булмаса да тик утырмаска тырышам. Җәй буе бакчамда казынам. Гомер буе эштә булган кулларымның бер дә тик торасы килми, ди ул.
Әйе, заманында ир-ат эшләрен дә башкарып тупасланган, җыерчыкланган бу оста куллар ниләр генә эшләмәгән?! Балалар үскәндә әниләре күлмәк-ыштанны һәрвакыт үзе тегеп кидергән. Юлия апай суккан паласларның ниндиләре генә юк йортта. Өстендәге удмурт милли күлмәк-алъяпкычларны да гомер буе үзе тегеп кигән ул. Йорты да балкып тора аның. Тормышыннан һич тә зарланмый. Раил Ваһаповка урамдагы колонкада ике атна су булмауны әйткәч тә: "Вакытлары юктыр инде. Юынтыкка яңгыр суы бар әле. Эчәргә күршеләрдән алып чыгам", - диде. Рәхмәт шәһәр хуҗасына, колонка проблемасын шунда ук хәл итте. Менә шулай башкаларга мәшәкать китермәскә тырышып, 90 яшендә дә йорт тирәсендә кыштыр-мыштыр килеп ялгызы гына гомер кичерүче мондый сабыр әбиләргә һәйкәл куярлык.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев