Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Түземнәр генә бәхеткә лаек

"Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек". Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендәге бу сүзләрне Әгерҗедә яшәүче I группа инвалид Рәзилә апа ГАРИФУЛЛИНА бик еш кабатлый. Ул аларны тормыш девизы итеп алган дисәк...

"Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек". Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендәге бу сүзләрне Әгерҗедә яшәүче I группа инвалид Рәзилә апа ГАРИФУЛЛИНА бик еш кабатлый. Ул аларны тормыш девизы итеп алган дисәк тә ялгыш булмас.

Язмышка үч итеп
Тормыш каты сыный аны. Бәлки, беренче ире гаиләсен кайгыртып яшәгән булса, мондый хәл дә килеп чыкмаган булыр иде. Тол хатын төзелештә эшләсәң, бушлай торыр урын бирәләр икән дип өметләнеп Чаллыга китмәгән булса да бу каһәр суккан авыру аяктан екмас иде... Бәлки, бәлки, бәлки... Алар күп, әмма җавап кына юк... Нишлисең, тормыш авырлыгыннан, чарасызлыктан нишләргә белмәгән яшь ханым, сабыен вакытлыча әнисенә калдырып, Әгерҗедәге яраткан эшен ташлап Чаллыга китеп бара.
Дөрес, 5 ел төзелештә маляр булып эшләп "малосемейка"дан бүлмә алу бәхетенә ирешә ул. Насыйп яры Миннәхмәтен дә биредә очрата. Лилияләре тугач, гаиләнең бәхете тагын да түгәрәкләнә. Яңадан Әгерҗегә кайткач, 3 бүлмәле фатир алалар. Бераздан Восточная урамында болын хәтле йорт төзиләр. Ат урынына җигелеп эшләгән хатынның кинәт кул-аяклары сызлый башлый. Табиблар полиартрит дигән диагноз куялар. Әмма Рәзилә авыруга бирешергә теләми. 1нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән бу ханымга II группа инвалидлык бирәчәкләрен әйткәч тә:
- Юк, минем башкалардан бер җирем дә ким түгел, мин эшлим әле, - дип инвалидлык алудан баш тарта. Әмма авыру тәмам аяктан ега аны. Табиб исә аңа турысын ярып сала:
- Бу авыру белән тиз генә үлмиләр, әмма йөри алуың да икеле,- дигән сүзләрне ишеткәч, Рәзилә тораташтай катып кала.
Табибның сүзләре рас килә. Менә 13 ел инде Рәзилә апа аякларына баса алмый, коляскада гына хәрәкәтләнә. Эх, аякларым йөрсә, рәхәтләнеп бакчамда казыныр идем, күршедә генә яшәүче балаларыма, кода-кодагыйга керер идем дип хыялланган чаклары да аз булмыйдыр. Иренә тәмле ризыклар пешереп ашату мөмкинлекләре дә чикле шул аның хәзер. Әнә, янында "әбиебез" дип сырпаланучы биш оныгы белән дә шаярасы, йөгереп уйныйсы килгән чаклары да еш буладыр.
Шулай да төшенкелеккә бирелми Рәзилә апа. Чөнки аның яныннан беркайчан кеше өзелми. Сыйныфташлары алар йортына эзне суытмыйлар, бергә эшләгән хезмәттәшләре һәрвакыт хәлен белеп торалар. Алтын куллы кияве Илшат белән кызы Люция, кода-кодагые Рафаэль абый белән Хәнифә апа, әнисе Нәзилә әби, сеңлесе Альбина аның янында еш кунак. Ә Рәзилә апа матур сөйләшүе, һәрвакыт елмаеп торуы белән һәркемне үзенә карата. Әнә, янындагы кечкенә өстәлдәге чәйнек инде ничә тапкыр кайнап чыккандыр... Якыннарың белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчүләргә ни җитә соң?!
- Мин бәлки төшенкелеккә бирелгән дә булыр идем. Әмма янымда иң кадерле кешеләрем бар. Алар мине ялгызлыкта калдырмыйлар, авыру турында уйларга ирек куймыйлар. Авыру яшьли мине аяктан екса да, үземне бәхетсез санамыйм. Мин әле якыннарыма кирәклегемне тоеп яшим, - ди Рәзилә апа.
Бер-ике көн өе кунаклардан буш торган арада да ул ямансуламый. Алдындагы компьютерны кабызып җибәрә дә, андагы "дөньяга" чума. Дусларының хәлләрен белешә, яңалыклар белән таныша, авыруын җиңеләйтүче дарулар эзли... Оныгы Рената белән мәш килү дә җанына рәхәтлек бирә. Әнә шулай, якыннарының кайгыртуын тоеп, үзенә шөгыль табып, гомер узганын да сизми Рәзилә ханым.
Җитәкчеләргә рәхмәт
Моннан берничә ел элек Рәзилә ханым халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллинага өендә икенче каттан беренче катка төшү өчен җайланма ясату җаен таба алмассыз микән дип мөрәҗәгать итә. Инвалид ханымның бу үтенечен район җитәкчелегенә дә җиткерәләр. Район башлыгы Валерий Макаровның матди ярдәме белән Рамил Мифтахов җитәкчелегендәге "Агрызтрансстрой" ширкәте әлеге лифт-җайланманы ясап та куя. 2 декабрьдә Валерий Владимирович Гарифуллиннар гаиләсендә үзе дә булып кайтты.
Район җитәкчесе күтәренке кәеф, ачык йөз белән каршы алган Рәзилә ханымга, аның җәмәгате Миннәхмәт әфәндегә, кызлары Люциягә, Нәзилә апага соклануын белдерде.
- Сезнең турыда кайгыртып яшәүче мондый кадерле кешеләрегез булганда төшенкелеккә бирелергә һич тә ярамый Сезгә, - диде ул.
- Ә мин беркайчан да кәефсезләнмим. Мин - бу дөньяда иң бәхетле хатын. Әнә, күрәсезме, минем никадәр якын кешеләрем бар. Ә мине Сез тагын да бәхетлерәк иттегез. Бик зур рәхмәт Сезгә! Әнә, күрәсезме, "Агрызстранстрой" ширкәтеннән Валерий Хренов һәм аның кул астында эшләүчеләр миңа нинди лифт-җайланма ясадылар. Мин хәзер икенче каттан төшеп, урамга да чыгам, мунча да керә алам, - дип сөенечләре белән уртаклашты Рәзилә ханым.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев