Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тюбинг, “ватрушка“да шуганда җәрәхәт алучылар арта

Тюбингта шуганда төрле тән җәрәхәтләре алучылар турында укып, ишетеп торабыз. Әмма аңа карап кына, чын мәгънәсендә, заман уенчыгына әверелгән тюбинг, ватрушка белән шуучылар саны кимеми. БАШКАЛАРГА САБАК БУЛСЫН ИДЕ Әнә шулай, ди, оныклары белән тюбингта шуганда кабыргасы чатнаган 59 яшьлек Галина ханым (фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде). - Озын яллар вакытында ике...

Тюбингта шуганда төрле тән җәрәхәтләре алучылар турында укып, ишетеп торабыз. Әмма аңа карап кына, чын мәгънәсендә, заман уенчыгына әверелгән тюбинг, ватрушка белән шуучылар саны кимеми.

БАШКАЛАРГА САБАК БУЛСЫН ИДЕ

Әнә шулай, ди, оныклары белән тюбингта шуганда кабыргасы чатнаган 59 яшьлек Галина ханым (фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде).

- Озын яллар вакытында ике оныгымны алып Әгерҗенең Чехов урамындагы тауга шуарга киттек. Андагы тау текә түгел бит, шуңа куркыныч булмас дип уйладык. Ул көнне салкын иде, кар да нык кына тыгызланган. Моңа кадәр дә оныклар белән һәрчак шуарга йөри идем, шуңа бу юлы да тыныч күңел белән бардым. Оныкларымны утыртып төшереп җибәргәнче, башта үзем шуып карарга булдым. "Трамплин"га эләгеп, "очып" киткәнемне һәм каты карга барып төшкәнемне сизми дә калдым. Тюбинг шундый әйбер икән ул, аны берничек тә туктатып та, үзең теләгән якка борып та булмый. Үч иткәндәй, ул нәкъ кирәкмәгән якка таба юл ала, - ди ул.

Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар һәм Галина ханымны хастаханәгә алып китәләр.

- Беренче ике көндә бик авыр булды. Юньләп хәрәкәтләнә дә, хәтта тирән итеп тын да алалмадым. Аннан соң авырту бераз гына кимеде. Хастаханәдән чыктым инде. Әмма һаман да юньләп берни эшли алмыйм. Әйбер дә күтәреп булмый. Җәйгә кадәр ныклап төзәлеп бетсә ярар иде әле, - дип борчыла ул.

- Без элек картонга, чанага утырып шуа идек. Алар моның кадәр куркыныч булмаган икән. Чөнки аякны терәп туктатып була иде. Ә тюбингны туктата торган түгел. Бу минем һәм оныкларым өчен гомерлек сабак булды инде. Башкалар да тюбингка утырганчы иң элек сәламәтлекләре, иминлекләре турында уйласыннар иде, - ди Галина ханым.

Ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Гөлфия Симакова әйтүенчә, хастаханәгә күптән түгел тюбинг шуганда борынын имгәткән бер малайны да алып килгән булганнар. Яңа ел каникулы вакытында Красный борда балалар юлга якын урында тау шуганда бер кызның тюбингтан егылып аягын сындыруы хакында да газетабызда хәбәр иткән идек инде.

УМЫРТКА БАГАНАСЫ СЫНУЫ ДА БАР

- Чекерил кебек махсус әзерләнгән трассаларда да тюбингта шуганда төрле тән җәрәхәтләре алулары турында даими ишетеп торабыз. Башка трассалар турында әйтеп тә тормыйм инде. Бер елны яшь кызның тюбингта шуганда агачка бәрелеп үлүе бик үкенечле булган иде. Гомумән, күпме кеше баш мие җәрәхәте ала, кул-аягын сындыра, бәрелә. Җайсызсызрак бәрелсәң йә әйләнеп каплансаң, кул-аяк кына түгел, умыртка баганасы сынарга да күп сорамас.

Бәрелү дигәннән, медицинада кискен остеомелит (острый гематогенный остеомелит) дигән авыру бар. Гади тел белән әйткәндә, сөякнең ялкынсынуы ул. Аңа аеруча балалар тиз бирешүчән. Әгәр бала бераз авырып торганда менә шундый көчле бәрелү була икән, әлеге куркыныч авыруның башлануы бар. Шуңа күрә без бала бәрелеп җәрәхәтләнгән очракта тән температурасын даими күзәтеп торырга, күтәрелгән очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез, - ди район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлекчәсе мөдире Алексей Шадрин. - Гомумән, мин тюбинг, ватрушкаларда шуу бала өчен дә, олы кеше өчен дә бик куркыныч дип исәплим. Чөнки шуган чакта алган бер минутлык рәхәтнең гомерлек үкенечкә әйләнү куркынычы бик тә зур.

Ата-аналарга, гомумән, тюбингта шуарга яратучыларга табиб үзенең киңәшләрен дә җиткерә.

1. Балаларны үзләрен генә шуарга җибәрмәгез. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.

2. Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булыгыз.

3. Таудан төшкәндә бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак. Чөнки тюбинглар бәрелешергә мөмкин.

4. Бер генә кешегә исәпләнгән ватрушкага берничә кеше утыру тыела.

5. Тюбингны машинага бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга ярамый.

Дания АБЗАЛИЕВА.

О.Хузин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев