Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ул – һәрчак беренче

Хәзерге яшьләрнең булганлыгына сокланам. Олы максатлар куеп, шул үрләрне кыю рәвештә яулый алар. Шунысы аеруча куанычлы: бу максатларга алар үзләре генә, мөстәкыйль рәвештә ирешәләр. Тирсә кызы Ләйсән ТӨХВӘТУЛЛИНА - нәкъ шундыйлардан. Сарсак-Омга лицеенда белем алган ул. Әнисе Тирсә мәктәбендә татар теле укыта. Ләйсән лицейда яхшы укый, җәмәгать эшләрендә һәм төрле...

Хәзерге яшьләрнең булганлыгына сокланам. Олы максатлар куеп, шул үрләрне кыю рәвештә яулый алар. Шунысы аеруча куанычлы: бу максатларга алар үзләре генә, мөстәкыйль рәвештә ирешәләр. Тирсә кызы Ләйсән ТӨХВӘТУЛЛИНА - нәкъ шундыйлардан.
Сарсак-Омга лицеенда белем алган ул. Әнисе Тирсә мәктәбендә татар теле укыта. Ләйсән лицейда яхшы укый, җәмәгать эшләрендә һәм төрле спорт ярышларында актив катнаша. Туган авылы Тирсәдәге спорт комплексына гимнастика, аэробика һәм армспорт секцияләренә дә бик теләп йөри. Җиңел атлетика, биюне дә үз итә. Башта район, аннары республикадагы спорт ярышларында катнашып уңышларга ирешә. Районда аэробика, армспорт, озынлыкка сикерү, йөгерү буенча призлы урыннар алган кыз Казанда - республика ярышларында үзен күрсәтә, бик еш призлы урыннар алып кайта. Сарсак-Омга лицеенда да укыганда призлы урыннар өчен районнан һәм республикадан бирелгән Дипломнары һәм медальләре - 35. Ләйсәнгә укыган вакытта ук спорт аэробикасы һәм армрестлинг буенча беренче олылар разряды бирелә.
Мәктәпне тәмамлаганда авыл кызы алдагы тормышын спорттан башка күз алдына да китерми: ул Чайковск физкультура институтына юл тота. Анда да активлыгы белән аерылып тора. Кичләрен сәламәтләндерү аэробикасы, җиңел атлетика буенча тренировкаларга, шәрык биюе түгәрәгенә йөри. Спорт ярышларында бик еш беренче урын ала. Яхшы укыганы, спорт ярышларындагы уңышлары өчен югары стипендия билгелиләр. Аэробика буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме, йөгерү буенча II олылар разряды бирелә. Чайковскида үткән конкурста җиңеп "Мисс Ләйсән" була һәм Анапага путевка белән бүләкләнә. "Мин студент чакта әти-әнидән бөтенләй акча алмадым. Стипендиядән тыш, шәһәрдә үткәрелүче мәдәни чараларда, төрле юбилей, гаилә бәйрәмнәрендә татар, чегән, шәрык биюләрен башкара идем," - ди ул.
Ләйсән хәзер өченче ел 27нче училищеда физкультура укыта. "Үз-үзенә дә, укучыларга да таләпчән, тырыш", - диләр аның турында хезмәттәшләре. Көн саен иртән һәм кичен физик күнегүләр, бию буенча репетицияләр ясый ул. Көндез укучылар арасында булса, кичләрен Боз сараена һәм мәктәпкә ашыга. Анда аны аэробика түгәрәгенә йөрүче туташлар һәм ханымнар көтә. Алар Ләйсән үткәрә торган түгәрәкләргә бик яратып йөриләр.
Укытучы туташ, вакыты тыгыз булуга карамастан, спорт ярышларында катнашып, яңа үрләр яулавын да дәвам итә. Күптән түгел Минзәләдән дартс ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Түбән Камада чаңгы ярышында да безнең училище командасы республика буенча икенче урынны алды. Сабада уздырылган республикадагы һөнәри белем бирүче уку йортларының җитәкчеләре һәм физкультура укытучылары спартакиадасында 60 метрга йөгерүдә икенче урын Ләйсәндә булды. Райондагы традицион Тынычлык эстафетасында, көзге кросста да Ләйсән - һәрчак беренче урында! Волейбол, баскетбол, чаңгы ярышларында да беркайчан да сынатмый.
Ләйсәнгә мондый активлык әнисеннән дә киләдер. Әлфирә ханым, Сабантуйларда йөгерү ярышларында, көянтә белән су ташуда, капчык киеп йөгерүдә катнашып, призлы урыннар ала. Әтисе Хәмит тә спорт белән дус: хоккей, волейбол уйный. Абыйсы Радик та - районда танылган көрәшче.
Сүземне яшьләрнең булганлыгы, мөстәкыйльлеге турында әйтеп башлаган идем. Хәзер инде Ләйсән үзе эшләп алган машинасында җилдерә. Әти-әнисенә булышырга да вакыт таба.
Бик тәвәккәл, кыю, оста, уңган кыз Ләйсәннең эштә дә, тормышта да менәсе биек үрләре күп әле. Ул Әгерҗедә "Фитнес үзәге" ачарга җыена. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Ләйсән!
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев