Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ул тормышны үлеп ярата

Александр ГУЩИН исеме Әгерҗе халкына яхшы таныш. Аны күпләрегез яхшы музыкант, җырчы, бәйрәмнәр, туйлар алып баручы буларак белә. Күптән түгел без аның рәссам булуын да ишетеп таң калдык. Бу көннәрдә Әгерҗедә "Авангард" Яшьләр үзәгендә аның картиналарыннан күргәзмә эшли. УЛ ГЕЛ ХӘРӘКӘТТӘ Александр белән аралашканда андагы энергиянең ташып торуына, зыялылыгына, төрле...

Александр ГУЩИН исеме Әгерҗе халкына яхшы таныш. Аны күпләрегез яхшы музыкант, җырчы, бәйрәмнәр, туйлар алып баручы буларак белә. Күптән түгел без аның рәссам булуын да ишетеп таң калдык. Бу көннәрдә Әгерҗедә "Авангард" Яшьләр үзәгендә аның картиналарыннан күргәзмә эшли.
УЛ ГЕЛ ХӘРӘКӘТТӘ
Александр белән аралашканда андагы энергиянең ташып торуына, зыялылыгына, төрле яктан үскән белемле, үзенчәлекле талант иясе булуына таң калдык. Бер урында гына утырып әңгәмә кора алмый ул. Гел хәрәкәттә: сөйли-сөйли баянын кулына алып суза һәм җырлап җибәрә. Шул мизгелдә үк кулына гантельләрен ала йә җитез хәрәкәтләр белән турникта шөгыльләнә башлый. Спорт күнегүләрен төгәлләү белән гитарасын чиртә башлый. Кинәт туктый да гөлләренә су сибәргә керешә. Шул ук вакытта әңгәмәне дә дәвам итә. Әйтәм ич, гаять үзенчәлекле, гаҗәеп кызык шәхес ул. Саша белән көнозын әңгәмә корып утырырга мөмкин, гел авызына каратып торуы белән дә шаккатыра. Музыкантның кумирлары да кемнәр бит әле?! "Песняры" ансамблендәге Владимир Мулявин, "Веселые ребята"дан Александр Лерман, мәшһүр артистлар Юрий Антонов, Батыр Шукенев, Майкл Джексон...
МИНЕ ИҖАТ КОТКАРА
Саша романтика, походларга чыгарга ярата.
- Һәр көнне урманнардан әйләнеп кайтам. Табигать матурлыгына сокланып, уйланып йөрим, җаным ял итә урманда. Мин тормышны үлеп яратам. Күпме гомер бирелгәнен беркем дә белми, яшәп калырга ашыгырга кирәк, -ди Саша.
Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
- 28 ел инде аракыны авызга якын да китергән юк. Өч ел элек тартуны да ташладым. Сулыш алу гимнастикасы белән шөгыльләнәм. Теләк булганда, алга максат куеп яшәгәндә һәм вакытны дөрес итеп бүлгәндә барысына да ирешергә була. Бары ялкауланмаска гына кирәк. Аннан соң бүгенге эшне беркайчан да иртәгәгә калдырмаска тырышыгыз, - дип киңәшләрен биреп алды ул газета укучыларга.
Сашаны беркайчан да моңсу, кәефсез күргән юк. Кайчан очратсаң да әллә кайдан елмаеп килә ул.
- Нигә әле кешеләргә кәефең кырылганны күрсәтеп торырга? Тормышта һәркемнең үз проблемасы. Синдә башкаларның эше юк. Шуңа күрә мин авызым тулы кара кан булганда да елмаерга тырышам. Минем дә кәеф төшкән, депрессиягә киткән чакларым була, яшермим, мендәргә капланып елап та алам кайчакта. Мондый авыр чакларда мине фәкать иҗат коткара. Йә мин музыка дөньясына чумам, йә кулыма пумала алып рәсем ясый башлыйм. Музыка һәм рәсем сәнгате - минем "наркотик" ул, - ди Саша.
"ПЕСНЯРЫ"ГА ГАШЫЙК БУЛУ
Мондый сәләт кайдан, кемнән килә Сашага?
Бертуган Павлик, Саша һәм Володя Гущиннарның балачагы әниләренең туган ягы Казахстанда уза. Малайларга сәләт әти-әниләреннән күчә. Әниләре гитарада бик матур уйный һәм җырлый. Әтиләре дә армиядә музыка ротасында хезмәт итә. Рәсем ясарга да ярата.
- Безнең өйдә бөтен стенага рәсем ясалган иде. Хәтта лампочкалар, шкаф ишекләре дә без ясаган рәсемнәр белән тула иде. Бер бүлмәдәге стенаның буеннан буена "Шалкан" әкияте персонажларын ясавыбыз хәтердә калган. Менә шулай рәсем ясарга остарганбыздыр инде, - дип искә ала Саша балачагын.
6 сыйныфта укыганда яшүсмер музыка белән җитди шөгыльләнә башлый. "Песняры" ансамбленә гашыйк була ул. Саша әлеге ансамбль турында газета-журналлардан язмаларны җыеп бара. Тугызынчыда укыганда әлеге ансамбльнең рәсемен өйдә стена тутырып ясап куя. Бер ай дәвам итә аның бу иҗат эше.
МУЛЯВИН ПРИНИЦИБЫ БУЕНЧА ЯШИМ
Балачактан ук музыка җене кагылган Саша белән Володя Семипалатинскида музыка училищесына укырга керәләр.
- Әти никадәр генә безне сәнгатьтән читләштерергә тырышса да булдыра алмады. "Артист тормышы тормышмыни ул, гел чегәннәр кебек күченеп йөрерсез, гаилә тормышыгыз да булмас. Әнә, рәссам булыгыз, ичмасам", ди иде әти. Ләкин безнең күңелгә кереп урнашкан музыканы тиз генә алып атып буламыни?!Без инде ул чакта музыка белән җитди авырган идек, - дип сөйли Саша.
Армиядән кайткач ул Әгерҗедә "Акцент" төркеме оештыра. Анда энесе Володя һәм Виктор Власов була. Егетләрнең чыгышларын бик тиз яратып өлгерәләр Әгерҗедә.
Әмма 90нчы елларда илдә үзгәртеп корулар башлана. Музыкант егеткә кайларда гына эшләргә туры килми. Павлодар филармониясендә дә, Кече Пургада да, Ижауда ресторанда да эшли. Саша Гущин - хәзер Әгерҗедә юбилейлар, туйлар алып баручы. Рус һәм татар мәҗлесләрен музыкаль яктан бик матур бизәүче ул.
Бу көннәрдә "Авнгард" Яшьләр үзәгендә Александрның танылган рәссам Камил Мөхәммәтшин белән берлектә картиналар күргәзмәсе эшли. Килегез, карагыз районыбыз талантларының иҗат җимешләрен! Картиналары арасында яраткан кумирлары - "Песняры" ансамбле һәм Владимир Мулявин да бар.
- Ул гаҗәеп кызыклы шәхес, талантлы музыкант һәм философ иде. Аның яшәү принцибы "мин беркемгә берни тиеш түгел һәм һәм башкалардан да берни сорамыйм". Менә мин дә шул принцип буенча эшлим һәм яшим, - диде Саша саубуллашканда.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев