“Улыгыз сезнеке түгел...” (бер гаилә язмышы)
Нинди оятсызлык бу!
Фәнил аноним номердан смс килгәннән соң, тирән уйга чумды. “Хатыныгыз сезне алдый. Улыгыз сезнеке түгел...” Бу хәлиткеч ике җөмлә... Тормышын астын-аска әйләндергән һәм яраткан кешеләрен сызып ташлаган ике җөмлә...
– Фәнил, Фәнил, дим, син нәрсә чукракмы әллә?! Мин сиңа инде өченче тапкыр бер үк нәрсәне әйтәм, ә син игътибар итмисең, – хатыны Ләйсирә аптырап аңа карады.
...Алар башкалада университетта укыганда танышты. Егет белән кызны Ходай нәкь бер-берсенә яраштырып, охшатып дөньяга китергән, күрәсең. Шундый охшашлар иде алар. Әйтерсең лә, игезәкләр. Яшьләр тәүге очрашуларыннан соң, бер-берсеннән башка яши алмады. Университетны тәмамлаганнан соң кыз белән егет эшне озакка сузмыйча, ярәшеп тә куйдылар. Егетнең әтисе каладагы иң дәрәҗәле уку йортларның берсендә проректор, ә кызныкы – танылган түрә. Моны белгән күпләр, бу туй исәп-хисап буенча, һич кенә дә чын сөю белән түгел, дип пышылдаштылар.
Шәһәр үзәгендә матур һәм зур фатир сатып алды яшьләр. Фәнил, укуын тәмамлаганнан соң, шунда ук әтисенең энесе җитәкләгән оешмага эшкә урнашты, биредә аны башкарма директор урыны көтә иде инде. Ә Ләйсирә исә министрлыкта белгеч булып эшли башлады. Вакыйгалар, якты тәэсирләр һәм даими мәшгульлек эчендә кайнап, алар бары төнлә генә очрашалар, ә иртән һәркайсы үз эше белән китеп бара...
– Фәнил, бик зур яңалыгым бар! Мин... мин шундый бәхетле... сүзсез калдым, хәтта... безнең балабыз булачак! – диде Ләйсирә, дулкынланудан өзек-өзек тавыш белән. Нык тәэсирләнгән чакта, аның тотлыгу гадәте бар иде.
Фәнилнең әлеге сүзләрдән тамагы кипте. Биш ел! Биш ел буе алар бала табу турында хыялланды. Биш ел дәвалану, борчылу, табибларга йөрүләр, туктаусыз тикшеренүләр... һәм аларның хыяллары чынга ашты!
– Ләйсирәм! Бу бит искитмәле! Кич белән ресторанда очрашырбыз. Бу вакыйганы билгеләп үтәрбез. Нинди шат икәнемне күз алдына да китермисең! – диде Фәнил калтыранган тавышы белән трубканы куйды да, чак кына елап җибәрмәде.
...Ләйсирә унбер сәгатькә якын бала тапты. Аллаһка шөкер, бар да уңышлы узды. Биш килограмм авырлыкта кара тутлы, каты тавышлы малай дөньяга килде. Улының кара тәнле булуы Фәнилне гаҗәпләндерде. Ул үзе ак тәнле, кояш нурлары астында янып, шуннан аллергия чыгып, гомере буе газапланды.
– Сары авыруы... – диде яшь шәфкать туташы аның сорауларына каршы һәм Фәнил шуннан соң гына тынычланды.
Тора-бара баланың тәне бераз агарды, ләкин ахыргача түгел. Малайны Дениз дип атадылар. Әнисе шулай теләде, ә Фәнил бәхәсләшмәде. Дениз яшькелт күзле Ләйсирәгә дә, зәңгәр күзле Фәнилгә дә охшамаган. Ул коңгырт күзле, кара чәчле.
– Фәнил, балалар үсә-үсә йөз төрлегә әйләнә. Мин менә кытайга охшаган булып тудым. Дөрес! Минем кашларым юк иде, кылый күзле һәм сары тәнле булып туганмын. Дениз да үзгәрәчәк, үсәчәк, – дип көлде Фәнилнең хатыны.
Ләкин вакыт узды, ә Дениз үзгәрмәде.
Кайчак күңелгә шик-шөбһә кереп ояласа да, Фәнил ул уйларны читкә этәрә, чөнки улын үлеп яратты. Сабыйга бары иң яхшы кием сатып алынды, иң яхшы бүлмә, иң яхшы ризык, бүләкләр, купшы туган көннәр... Фәнил улына бар дөньяны бүләк итәргә әзер булды...
Һәм менә бу смс...
– Фәнил, мин сиңа тагын бер кат әйтәм! Мине бу няня канәгатьләндерми! Ул русча начар белә һәм Денизны карамый да! Иртәгә үк яңа няня табырга кирәк. Фәнил, син мине тыңламыйсың... Синең улыңны караучы юк, ә сиңа барыбер?
Ләйсирә балага бер яшь тулганнан соң, өй бакасына әйләнәм дип эшкә чыкты, ә бала няняга калды. Инде ике няня алышынды аларда. Берсе дә Ләйсирәгә ошамады. Ә Фәнил хатын-кыз эшенә кысылмады.
Теге сәер смс килеп, бер атна үткәннән соң, ул үз-үзен белештермичә йөрде. Тынычланырга тырышып карады. Янәсе, ул җитәкче вазифасында, эшендәге берәү ачудан аны чыгарыннан-чыгарырга тели. Әллә соң акча таләп итәргә җыеналармы? Ләкин шантажист кайда соң? Бернинди таләпләр дә булмады. Ахмак смс.
Дүшәмбе көнне ул улының тарагында калган бер-ике чәч бөртеген алды да, пакетка салды. Исәбе-ДНК тест ясату, барлык шикләрне юкка чыгару...
Ә бүген Фәнил анализ нәтиҗәсе артыннан шәхси клиникага килде. Хастаханә исе аңкып торган ак конвертны алгач, озак кына машинада утырды һәм аңа карап торды. Ачмады, куллары күтәрелмәде аның. Хәер, Фәнилнең үз соравына җавабы күптән билгеле иде. Ир бар көчен бер йодрыкка төйнәп, тиз генә конвертны алды да калтыранган куллары белән кәгазьне ертты. Күз алдында хәрефләр сикерә башлады. Шулчак Ләйсирә шалтыратты, кибеткә барган, килеп алуны сорый.
Гадәттә, ир машинадан төшеп баланы үзе автокреслога беркетә иде. Бу юлы ир урыныннан кымшанмады да. Ләйсирә шаккатып иренә карады.
– Ләйсирә, миңа барысы да билгеле. Син гаиләбезне җимердең. Ничек ышанган идем сиңа. Сине бит алиһәгә тиңләп йөрдем, – диде ул карлыккан, тонык тавыш белән, хатын шунда ук аның нәрсә әйткәнен аңлап алды.
– Каян белдең син аны? Кем әйтте? – диде ул, озак кына сүзсез торганнан соң.
– Мин аноним смс алдым һәм тест ясаттым. Дениз минем улым түгел.
Ләйсирә иренең сүзләренә исе дә китмичә, сумкасыннан кершәнен алды да, битенә яга башлады һәм башын аңа таба борды.
– Син бала теләгән идең, ә монда шулай килеп чыкты... һәм мин уйлап куйдым, нинди аерма бар соң, синекеме, башка берәүнекеме, чит балалар булмый бит. Син аны үзеңнеке итеп тәрбияләдең бит, димәк, ул синеке... – диде хатын әкрен генә Дениз ишетмәсен дип. Арткы утыргычтагы балалар креслосында утырган малай әнисе телефоныннан йотлыгып китеп мультфильм карый иде.
– Ни сөйлисең син, Ләйсирә! Нинди оятсызлык бу! Мин сине андый дип белми идем. Кем соң ул?..
– Нигә оятсыз? – Ләйсирә иренең халәтенә исе китмичә, бармакларына әле яңа ясалган маникюрына сокланып карап утыра бирде. – Мин һәрчак сиңа яхшы мөнәсәбәттә булдым, син яхшы ир. Без яшь, бай, уртак балаларыбыз булачак әле. Булмаса тагын, берничә сабыйны уллыкка да ала алабыз, акчабыз җитәрлек. Кем соң ул дисеңме? Әйе, универда укыганда бер ботаник төрек егете бар иде бит әле, аның белән очраклы рәвештә эш буенча күрештек, ул илчелектә тәрҗемәче булып эшли икән. Күптән мине яратуы турында сөйләде.
Фәнилнең күз алдына шундук аларның курссташы төрек егете Улуш килде... ялтырап торган коңгырт күзле, бик тыныч һәм тәрбияле яшь егет. Менә ни өчен улларына да Ләйсирә Дениз дип кушкан...
– Нәрсә җитмәде сиңа? Нигә? Ничек шундый азгынлыкка бара алдың? – диде Фәнил ачуыннан һәм рәнҗүеннән калтыранып.
– Нигә? Ә беләсеңме, кайчакта кара уылдыкны гел кашыклап ашасаң, ул туйдыра һәм кара ипи өстенә куелган гади казылыкны да ашыйсы килә башлый. Шул гына, – диде дә хатын, әкрен генә көлеп җибәрде. – Дөресен әйткәндә, син һәрвакыт абыең белән эштә идең, миңа да игътибар җитмәде. Улуш миңа шалтырата башлады... – ул тагын көлеп җибәрде.
Фәнилнең күзаллары караңгыланды. Ләйсирә бу сүзләре белән аңардан кахкахәләп көлә бит. Ирнең йөрәген гүя пычак белән кискәләделәр, аннан саркып чыккан кан Фәнилнең күзләрен басты.
Ул Ләйсирәне үлеп яратты, аңа да, улына да табынып яшәде. Болар барысы да уйдырма, аның фантазиясе генә булып чыгамы?! Ничә еллар дәвамында ул үзен хыял диңгезендә кебек хис итеп, алдалап яшәгән була бит.
Хатыны аны яратмый, хыянәт иткән, ә улы бөтенләй аныкы түгел. Фәнил бөтен көче белән газга басты һәм машинасы алга таба ыргылды.
– Фәнил Фәнил! Нәрсә эшлисең син? Тукта, Фәнил! Машинаны туктат!!! Безнең балабыз машинада бит! Мин синнән үтенәм, кирәкми!!! – дип кычкырды Ләйсирә елап. Арткы утыргычтагы Дениз та елап җибәрде...
Бала турында ишеткәч, ир газга тагын да катырак басты, нәфрәтеннән күз аллары караңгыланды. Кинәт ул рульне борырга, машинаны туктатырга тырышып карады. Әмма югары тизлек аркасында автомобиль белән идарәне югалтты... Һәм кинәт бетон дивар, бәрелү... һәм караңгылык...
...Денизны балалар клиник хастаханәсеннән бер ай дәваланганнан соң чыгардылар. Аны Ләйсирәнең сеңлесе Айгизә килеп алды. Сабыйның әти-әни кайда дигән сорауларына җавап бирә алмады яшь кыз. Көче җитмәде. Тома ятим калган малайга ничек дөресен сөйлисең, ди. Фәнилнең туганнары исә малайның үзләренеке түгеллеген белеп алгач, килеп аның хәлен дә белмәде. Ә Айгизәнең әтисе оныгын уйнаштан туган бала дип, кабул итмәде, әнисенең дә Денизда гаме булмады. Үзен генә яраткан, карап торган бу кәттә ханым кечкенә балаларны карар яшьтән узган, үземнекеләрен үстергән, булган, җиткән, дигән сүзләре Айгизәнең колагында әле дә яңгырап торды. Бәхеткә, аның үз фатиры, эше бар. Апасының улы турында үзе кайгырта ала.
– Дениз, сабыем минем, хәзер мин синең әниең дә, әтиең дә булырмын, – диде кыз берни абайламаган сабыйны кочагына кысып.
Фото: http://pixabay.com
Автор: Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев